Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кондиционерыгыз юкмы? Дымлы җәймә коткарамы...

    Җәйге кызу, эссе көннәр безне ныклыкка сыный. Яңа Чишмә РҮХ поликлиникасына һәм кабул итү бүлегенә эссе сугудан хәлләре начараеп мөрәҗәгать итүчеләр ешайган. Пациентларның кан басымы түбән, үзләрен начар хис итәләр, һуштан язу хәленә җитәләр, ашкайнату функциясе дә бозыла. Шуңа да без Яңа Чишмә РҮХ табибәсе Гөлшат Гыйльфановага эсседә үз организмыңны...

    Җәйге кызу, эссе көннәр безне ныклыкка сыный. Яңа Чишмә РҮХ поликлиникасына һәм кабул итү бүлегенә эссе сугудан хәлләре начараеп мөрәҗәгать итүчеләр ешайган.
    Пациентларның кан басымы түбән, үзләрен начар хис итәләр, һуштан язу хәленә җитәләр, ашкайнату функциясе дә бозыла. Шуңа да без Яңа Чишмә РҮХ табибәсе Гөлшат Гыйльфановага эсседә үз организмыңны ничек сакларга икәнлеген сораштык, киңәшләр бирүен үтендек.
    Эссе вакытта хроник авыруларга үтә дә сак булырга, табиблар белән профилактик максатта дару кабул итү турында киңәшергә кирәк. Әгәр сез гипертоник, йөрәгегездә ишемия авыруы, шикәр диабеты, калкансыман биз авырулы, симерү чире, ямаш шеш авырулы яки инфаркт белән инсульт кичергәнсез икән - бөркү бинада (өйдә), кояш астында бакчада эшләргә ярамый. Гомумән, шундый һава торышы сакланганда сезгә физик активлык тыела.
    Әгәр сездә стенокардия икән, кесәгездә нитроглицерин төймәсе булсын. Гипертоникларга эчүгә игътибар итәсе, эчкән сыеклык әйләнештәге кан күләмен арттыра, бу исә кан басымы күтәрелүгә китерә. Астма яки җәрәхәтле авыруларга кояш астында озак торырга ярамый. Кояш җылытуыннан бронхиаль астма яки ашказаны җәрәхәте авыруы кискенләшергә мөмкин. Эсселек - уртача яки югары дәрәҗәдә күрә караучы кешеләр өчен бакчада эшләүне өнәми. Бөгелеп, авыр күтәреп эшләүдән күзнең челтәрсыман катламына кан йөгерүе бар, сетчатка үзе катларга аерылырга да мөмкин.
    Өлкәннәр өчен киңәш: бакчада эшләү өчен кулай вакыт сәгать 11 гә чаклы (тәнәфесләр ясап). Әгәр йөрәгегездә авырту сизсәгез, күз алдыгызда таплар югалып биешсә - кичекмәстән эшегезне туктатыгыз. Бу көнгә сез эштән азат.
    Сәламәт кешеләргә дә артык күп эшләмәскә кирәк. Эсселек - йөрәккә һәм кан тамырларына үзе үк нагрузка. Организмның эшкә сәләте түбәнәя, ул артык эштән үзен-үзе саклый һәм аңа биредә булышырга гына кирәк.
    1) Сыеклыкны күбрәк эчегез, өлкәннәргә көнгә - 2-2,5 литр. Иң кулай эчемлек - газсыз шифалы су, куас, лимон согы белән су, лимонлы яшел яки кара чәй. Су артык салкын булмаска тиеш - ангина, ОРЗ эләктерү ихтималы бар.
    2) Күбрәк җиләк-җимеш ашагыз, майлы, кыздырылган, татлы ризыклар урынына җиңел ризыклар: пешкән яки томалап пешерелгән балык, тавык, салкын ашлар, окрошка сайлагыз.
    3) Исерткеч эчемлекләр куллану тыела, тәмәке тартудан тыелып тору киңәш ителә.
    4) Туры кояш нурларыннан сакланыгыз: күләгәдә булырга тырышыгыз, сәгать 12 дән кичке 5 кә чаклы урамда йөрмәвең хәерле.
    5) Өегездә кондиционер бар икән, һава температурасы 23-25 градустан түбән булмаска тиеш. Аннан ераграк тору хәер: йомшак кына җиләс җилдән дә томау төшәргә, салкын тидерергә мөмкин. Кондиционерыгыз юкмы? Ачык тәрәзәләргә юешләтеп элгән җәймәләр булышыр.
    6) Башыгызга киеп йөрергә кирәк, бигрәк тә 55 яшьтән узганнарга. Зонтик белән йөрүдән дә тартынмагыз.
    7) Киемегез ачык төстә, иркен булса һәм чын тукымадан тегелсә әйбәт, аяк киеме ачык һәм уңайлы булу сорала.
    8) 8 сәгатьтән дә аз йокламаска - төнгелеккә тәрәзәгезне ачыгыз, москит челтәр куегыз.
    9) Ничаклы теләсәгез, шулчаклы бүлмә температурасында душ керегез. Дымлы сөлге белән сөртенсәгез дә була.
    10) Сәгать 11 гә чаклы һәм көндезге 4 тән соң кызыну әйбәт. Кояштан саклану кремы турында да онытмагыз. Тән тиресе аграк булган саен, кешегә ныграк сакланырга кирәк. Тире авырулы кешеләргә үтә дә сак булу сорала, чөнки кояш тәэсирендә авырулары кискенләшергә мөмкин.
    11) Руль артында вакытыгызны азрак үткәрегез. Эссе булу аркасында игътибар кими, кайбер реакцияләр бозыла һәм нәтиҗәдә аварияләр саны арта.
    12) Эсседә балаларга аеруча игътибар кирәк. Балалар организмы аңа аеруча да сизгер. Баланың артык җылыну билгеләре - тән кызара, температура күтәрелә, хәлсезлек, укшыта, сәбәпсез капризлар, тын кысылу, көзән җыеру һәм, хәтта, һуш китеп егылу. Беренче билгеләр күренүгә үк баланың киемнәрен салдырырга, урынга яткырырга, бөтен тәнен дымлы салфетка яки чүпрәк белән сөртергә һәм һәр 5-10 минут саен сыеклык эчереп торырга кирәк. Аң киткәндә тиз арада ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Күкрәк балаларына кояшта тору ярамый.
    13) Әлеге гади генә кагыйдәләрне үтәсәгез, хәтта аномаль эссе шартларда да үзеңнең һәм балаларыңның сәламәтлеген саклап калырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: