Коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясе утырышында шушы тармакта республика халкының мониторинг буенча мәгълүматы тыңланды.
Сораштырылучыларның 24,9% ы медицина хезмәте күрсәтүнең торышы канәгатьләнерлек түгел дип белдергән. 15 муниципаль районда: Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнарында, Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә яшәүче сораштырылучы халыкның 20%тан артыграгы күрсәтелгән медицина хезмәтләренең сыйфатыннан канәгать түгел. Республика халкының 17,7%-ы торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатыннан канәгать түгел. Аксубай, Югары Ослан, Яшел Үзән, Яңа Чишмә районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләр аеруча канәгатьсезлек белдергәннәр.
Районда утырыш нәтиҗәләре буенча гражданнарның канәгатьсезлегенә сәбәпләрне бетерү буенча чаралар планы эшләнде, 2015-2020 елларга Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы программаны тормышка ашыру нисбәтеннән тиешле өстәмә пунктлар кертелде.Сәбәпләрне бетерү буенча чаралар планы РҮХ баш табибына һәм ТКХ өлкәсенә караган оешма җитәкчеләренә җиткерелде.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев