Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәлак булганнарны искә алдык

22 июньдә район үзәгендә һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы башлануга 76 ел тулу көненә багышланган митинг узды.

Митингны район башлыгы Вячеслав Козлов ачты, ул бу хәтер һәм кайгы көнендә без яу кырларында һәлак булганнарны, концлагерьларда ятып калганнарны искә алабыз, бу хакта онытырга хакыбыз юк, аларны искә алырга тиешбез, дип билгеләп үтте ул.
Митингта шулай ук районның ветераннар Советы рәисе Александр Скоков һәм яшьләр парламенты лидеры Ирина Иванова да чыгыш ясады.
Һәйкәлгә һәм мәңгелек ут янына чәчәкләр куйганнан соң җыелучылар һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Ә хәтер һәм кайгы көне алдыннан, кич белән 21 июньдә районда "Хәтер шәме" дип аталган акция булып үтте, анда яшьләр оешмалары активистлары һәм ЭЭБ хезмәткәрләре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев