Көн тәртибендә берничә мөһим мәсьәлә торды. Беренче мәсьәлә - районда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк мәгълүмат бирде. Аның докладын район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин тулыландырды. 2016 елның 1 гыйнварына районда 28 милләттән 13827 кешенең тату яшәве билгеләп үтелде. Аларның 50,9%-ы - урыс, 43,4%-ы - татар, 4,1% - чуаш һәм 1,6%-ы - башка милләт кешеләре. Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру өчен районда барлык кешеләр өчен дә шартлар тудырылган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Габетдинов район халкын сыйфатлы торак белән тәэмин итү һәм ТКХ хезмәтләре күрсәтүнең торышы турында сөйләде. Районда су белән тәэмин итүне яхшырту, урамнарны яктырту, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне торак белән тәэмин итү буенча күп нәрсә эшләнүе билгеләп үтелде. Кайбер АҖ-дә индивидуаль торак төзелеш (Петропавел, Әдәмсә) әйбәт алып барыла,ә менә 2015 елда Акъяр, Акбүре, Архангел, Екатерина һәм Шахмай АҖ-ләрдә төзелеш булмаган.
-Хәзер районда күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту буенча мәсьәләләр бар (мәсәлән, шул ук су белән тәэмин итүдә) һәм тагы да җентекләп һәм аерым шөгыльләнү кирәк, - дип искәрде Вячеслав Козлов.
Алга таба утырышта икътисад бүлеге начальнигы Нина Иванова энергияне саклау буенча программаны үтәү барышы турында информация белән чыгыш ясады.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева 2016 елда районда балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтләндерү һәм мәшгульлеген оештыру турында хәбәр итте. Мәктәп яны лагерьлары эшләячәк, "Факел" лагерында 200 дән артык бала ял итәчәк, шулай ук палаткалардан торган "Йолдызлы десант" лагеры да оештырылачак, барлык АҖ-ләрдә балалар мәйданчыклары эшли.
Совет утырышында шулай ук кайбер норматив-хокукый актлар буенча карарлар кабул ителде.
Җирле үзидарә органнарыннан утырышка чакырылган ветераннарны һәм барлык катнашучыларны район башлыгы Вячеслав Козлов Җирле үзидарә көне белән котлады, аларга ныклы исәнлек, гаилә бәхете, район иминлеге хакына һөнәри үрләр яулауларын һәм яңа уңышларга ирешүләрен теләде.
Аннан соң утырышта җирле үзидарә органнарында эшләүче хезмәткәрләрне һәм депутатларны ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары, ТР муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамоталары, район башлыгының һәм район башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы булып үтте
Нет комментариев