Мәүлет бәйрәме һәм юбилярлар

13 гыйнвардан мөселманнар өчен изге саналган Мәүлет ае башланды. 24 гыйнварда кешелек дөньясы Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтә.Шушы вакыйга уңаеннан 19 гыйнварда Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда авыл китапханәчесе Разыя Кадыйрова белән берлектә гаилә бәйрәме уздырылды. Мәҗлескә бергә 10-15, 50-55 ел бик тату гомер итүче 24 пар гаилә чакырылган...
13 гыйнвардан мөселманнар өчен изге саналган Мәүлет ае башланды. 24 гыйнварда кешелек дөньясы Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтә.Шушы вакыйга уңаеннан 19 гыйнварда Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда авыл китапханәчесе Разыя Кадыйрова белән берлектә гаилә бәйрәме уздырылды. Мәҗлескә бергә 10-15, 50-55 ел бик тату гомер итүче 24 пар гаилә чакырылган иде. Алар 2013 ел дәвамында үзләренең юбилейларын билгеләп үтәчәкләр.Йола буенча Мәүлет бәйрәмен бәйрәм итү башланды, аннан ул Коръән аятьләре һәм сүрәләр уку белән дәвам итте. Бу вазыйфаны Рифгат абый Фәсахов башкарды. Музей директоры юбилярлар белән таныштырды, һәрбер парга җылы сүзләр тапты. Әйтик, Мотыйгулла абый белән Бисал апа Вәлиуллиннар 10 мартта зөбәрҗәт туйларын (55 ел), Рифгат Гаяз улы белән Сәкинә апа Фәсаховлар 2 декабрьдә - алтын туйларын, Мулланур ага һәм Зәйтүнә ханым Сибгатуллиннар - сапфир (45 ел) туйларын билгеләп үтәчәкләр, ә Ленар һәм Әлфия Гафаровлар, Зөлфия һәм Рәфис Зариповлар бергә 10 ел гомер итәләр, алар гөлчәчәк (гөлле) туйларын көтәләр. Минем элеккеге укучым Хәйбуллина Гөлсем Зәкиулла кызы ире Тәбрис Әдиулла улы белән 30 ноябрьдә якут туйларына (40 ел бергә гомер итү) җыеналар.Китапханәче Разыя Кадыйрова татар шагыйрьләренең гаиләгә багышлаган бик матур һәм үтемле шигырьләреннән котлаулар хәзерләгән. Авылның сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе урынбасары Мулланур Сибгатуллин дөнья эшлеклеләренең иң ачык мисалларында һәм фикерләрендә дөнья процессы үсешендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең бәяләп бетергесез ролен ассызыклады.Бисал апа Вәлиуллина кунакларга яшен тизлегедәй үтеп киткән, әмма эзсез калмаган гомер юлы турындагы җырын бүләк итте.Музей дуслары турында әйтеп үтмәсәм, минем сүзләрем тулы булмас иде. Әлеге бәйрәм Биектау районыннан Бадыгова Рәисә (аның әнисе Зирекле урта мәктәбенең 1950/1951 уку елының 1 нче чыгарылыш укучысы, 2012 елның 4 декабрендә вафат булды) һәм Әдәмсәдән Зарипова Алсулар (Әдәмсә урта мәктәбенең элеккеге татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Һәдия Хисмәтулла кызының кызы, 2013 елның 14 гыйнварында җирләнде) күрсәткән ярдәм белән оештырылды.Шулай ук Түбән Камадан Исхакова Салисә, Кыямова Роза, Шаракаева Әминәләр дә матди ярдәм күрсәттеләр.Татар гореф-гадәте буенча, кунаклар да буш кул белән килмәгән. Һәммәсенә дә бик зур рәхмәт.Мәҗлес азагында үлгән әти-әниләре рухына дога кылдык.Кызганыч, чакырылучыларның барысы да катнаша алмады: кайсысының баласы, оныгы грипп белән авырган, кемдер үзе хастаханәдә ята, кайсы операциядән соң, ә нефтьчеләрнең кайсылары график буенча эштә булганнар - тормыш бит. Ә гомер дигәнең бер - береңнең ярдәмен тоеп, үзара аңлашып һәм, гомумән, яхшы кәеф белән дәвам итсен иде.
Музейда яңа очрашуларга кадәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 11:4615 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 14 637 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 96 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 6сы читтән кертелгән, 90ны – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 33 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 63 кеше өйдә дәвалана8300
-
15 гыйнвар 2021 - 11:3314 гыйнварда РМЙда «Бу иске Яңа ел» концерты булып узды РМЙ артистлары Яңа ел бәйрәме хөрмәтенә җырлар һәм биюләр башкардылар8200
-
15 гыйнвар 2021 - 10:43«Ералаш»ка нигез салучы Борис Грачевский вафат «Ералаш»ның сәнгать җитәкчесе, Борис Грачевский вафат булган. Аңа 71 яшь иде.8100
-
15 гыйнвар 2021 - 09:59Мөселманнар җомга көнне нәрсә эшләргә тиеш? «Айларның иң зуры рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры җомга көне». Җомга – мөселманнар өчен иң мөһим һәм изге көн.8200
-
15 гыйнвар 2021 - 08:29Красный Октябрьдә яшәүче Гарифә Заһретдиновага 90 яшь тулган Юбиляр үзенең туган көнен 5 гыйнварда туганнары белән билгеләп үткән4200
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55Өшегән урынны кар белән ышкырга ярыймы? Тәннең салкында өшегән урынын кар белән ышку катгый тыела, дип белдерде Казанның 7нче номерлы хастаханә хирургы Вячеслав Филиппов.12400
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.17100
-
14 гыйнвар 2021 - 11:46Иминиятсез тормыш чорлары стажга кертелә, дип сөйләде безгә РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева Бүгенге көндә пенсияләргә исәп-хисап ясау кагыйдәләрендә шәхси пенсия коэффициентлары (ИПК) эшләгән өчен генә исәпләнми. Әгәр дә рәсми эшкә урнашканда сүз «ак хезмәт хакы» күләменә бәйле эшләп алынган ИПКлар саны турында барса, иминиятсез чорлар «бәясе» фиксацияләнгән булып санала12200
-
14 гыйнвар 2021 - 11:33Татарстанда COVID-19ның 92 яңа очрагы теркәлгән Авыруларның 2се – читтән кертелгән, 90ы – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 30 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 62 кеше өйдә дәвалана.12300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:21Яңа Чишмә районында 15 гыйнвардан «Кар автомобиле - 2021» операциясенең икенче этабы башлана Гостехнадзор органнары тарафыннан үткәрелә торган тикшерүләр юлдан читтә йөрүче мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу турында сөйли.12500
-
14 гыйнвар 2021 - 10:44Казан журналистлары тарафыннан «Миллиард.татар» сайты ачылган Тарих һәм журналистиканы берләштергән медиапроектны ай ярым вакыт эчендә яхшылап эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.11900
-
14 гыйнвар 2021 - 10:19Яңа Чишмә районында 2020 елда булган әһәмиятле вакыйгалар 2020 ел Россиядә Хәтер һәм Дан елы, Татарстанда ТАССРның оешуына 100 ел тулу елы дип игълан ителде12300
-
13 гыйнвар 2021 - 14:3113 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 14 449 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 87 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4се читтән кертелгән, 83е – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 15 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 72 кеше өйдә дәвалана14400
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
27 май 2020 - 10:32Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан почта маркасына штамп сукты. #100летТАССР
-
13 гыйнвар 2021 - 12:07Яңа Чишмә районында коронавируска каршы вакцинация бараЯңа Чишмә районында коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация бара. 13 гыйнварга 25 кеше прививка ясаткан.15500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.17100
-
14 гыйнвар 2021 - 11:21Яңа Чишмә районында 15 гыйнвардан «Кар автомобиле - 2021» операциясенең икенче этабы башлана Гостехнадзор органнары тарафыннан үткәрелә торган тикшерүләр юлдан читтә йөрүче мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу турында сөйли.12500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55Өшегән урынны кар белән ышкырга ярыймы? Тәннең салкында өшегән урынын кар белән ышку катгый тыела, дип белдерде Казанның 7нче номерлы хастаханә хирургы Вячеслав Филиппов.12400
-
14 гыйнвар 2021 - 10:19Яңа Чишмә районында 2020 елда булган әһәмиятле вакыйгалар 2020 ел Россиядә Хәтер һәм Дан елы, Татарстанда ТАССРның оешуына 100 ел тулу елы дип игълан ителде12300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:33Татарстанда COVID-19ның 92 яңа очрагы теркәлгән Авыруларның 2се – читтән кертелгән, 90ы – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 30 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 62 кеше өйдә дәвалана.12300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:46Иминиятсез тормыш чорлары стажга кертелә, дип сөйләде безгә РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева Бүгенге көндә пенсияләргә исәп-хисап ясау кагыйдәләрендә шәхси пенсия коэффициентлары (ИПК) эшләгән өчен генә исәпләнми. Әгәр дә рәсми эшкә урнашканда сүз «ак хезмәт хакы» күләменә бәйле эшләп алынган ИПКлар саны турында барса, иминиятсез чорлар «бәясе» фиксацияләнгән булып санала12200
-
14 гыйнвар 2021 - 10:44Казан журналистлары тарафыннан «Миллиард.татар» сайты ачылган Тарих һәм журналистиканы берләштергән медиапроектны ай ярым вакыт эчендә яхшылап эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.11900
-
15 гыйнвар 2021 - 11:4615 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 14 637 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 96 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 6сы читтән кертелгән, 90ны – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 33 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 63 кеше өйдә дәвалана8300
-
15 гыйнвар 2021 - 09:59Мөселманнар җомга көнне нәрсә эшләргә тиеш? «Айларның иң зуры рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры җомга көне». Җомга – мөселманнар өчен иң мөһим һәм изге көн.8200
-
15 гыйнвар 2021 - 11:3314 гыйнварда РМЙда «Бу иске Яңа ел» концерты булып узды РМЙ артистлары Яңа ел бәйрәме хөрмәтенә җырлар һәм биюләр башкардылар8200
-
15 гыйнвар 2021 - 10:43«Ералаш»ка нигез салучы Борис Грачевский вафат «Ералаш»ның сәнгать җитәкчесе, Борис Грачевский вафат булган. Аңа 71 яшь иде.8100
-
15 гыйнвар 2021 - 08:29Красный Октябрьдә яшәүче Гарифә Заһретдиновага 90 яшь тулган Юбиляр үзенең туган көнен 5 гыйнварда туганнары белән билгеләп үткән4200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика