Мөһим мәгълүмат!
Соңгы вакытта абонентларга билгесез затлардан шалтырату очраклары күбәеп киткән. Мошенниклар газ хезмәте хезмәткәрләре сыйфатында балаларны авария килеп чыгу мөмкинлегенә китерә торган гамәлләр кылырга, шул исәптән газ плитәләре конфоркларын ачарга һәм ачык калдырырга мәҗбүр итә.
Әлеге гамәлләр «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан башкарылмый. Мондый гамәлләр тыела һәм бу төрле фаҗигаләр китереп чыгарырга мөмкин.
Кулланучылардан уяу булуларын һәм мондый очраклар турында кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итүләрен сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев