Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мөрәҗәгатьләрне үтәү контрольдә

Агымдагы елның гыйнвар -мартында булып узган гражданнар җыеннарында район хакимияте адресына 99 мөрәҗәгать һәм сорау  керде, аларны үтәү барышы район  җитәкчелеге контролендә тора.

Мөрәҗәгатьләрнең күбесе өстәмә урам яктырткычлары урнаштыруга,  урамнарны һәм авыл юлларын ремонтлау һәм вак таш салуга, кечкенә авылларда интернет-элемтәнең начар булуына һ.б. кагыла. Моннан тыш, район халкы авылларны төзекләндерү  буенча эшләрне көчәйтү буенча да мөрәҗәгать итәләр, чүп-чар чыгарган өчен түләү күләменең артуы турында белдерәләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары торышына игътибар күрсәтәләр.
Июль башларына булган торыш буенча мөрәҗәгатьләрнең  күпчелеге башкарылган. Торак пунктларда 160 тан артык өстәмә  урам яктырткычлары урнаштырылган, урамнарда берничә чакрым арада вак таш түшәлгән, сукбай этләрне нейтральләштерү буенча эшләр башкарылган, тапшырылган сөт өчен үзвакытында исәп-хисап ясау мәсьәләләре контрольгә алынган, Черемухово Бистәсендә чүп-чар чыгарган өчен тариф киметелгән һ.б.
Екатериновка һәм Новопоселенная  Лебедка авылларында балалар мәйданчыкларына  коймалар урнаштыру, шулай ук әлеге авылларда тотрыклы интернет-элемтә булдыру (көйләү) әлегә үтәлү стадиясендә.
Барлык  мөрәҗәгатьләрне һәм сорауларны башкару район җитәкчелеге контролендә тора.


Вячеслав Темников,  район башлыгы  ярдәмчесе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев