Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Музыка- халык байлыгы”

    Шу­шы көн­нәр­дә Яңа Ива­на­е­во мә­дә­ни­ят йор­ты ди­рек­то­ры, "Су­ве­нир" ВИА ха­лык ан­самб­ле­нең алыш­тыр­гы­сыз кат­на­шу­чы­сы, җыр­лар ав­то­ры һәм баш­ка­ру­чы, ба­ян­чы-ак­ком­па­ни­а­тор Юрий Ки­се­лев­ка 50 яшь тул­ды. Юби­лее бе­лән кот­лау­чы­ла­р ара­сын­да аның ту­ган­на­ры, дус­ла­ры һәм хез­мәт­тәш­лә­ре ге­нә тү­гел, ә аның иҗа­тын хөр­мәт итү­че­ләр, бә­я­ли бе­лү­че­ләр дә бар иде. Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА Ги­та­ра­да уй­нар­га өйрәнү серләрен...

    Шу­шы көн­нәр­дә Яңа Ива­на­е­во мә­дә­ни­ят йор­ты ди­рек­то­ры, "Су­ве­нир" ВИА ха­лык ан­самб­ле­нең алыш­тыр­гы­сыз кат­на­шу­чы­сы, җыр­лар ав­то­ры һәм баш­ка­ру­чы, ба­ян­чы-ак­ком­па­ни­а­тор Юрий Ки­се­лев­ка 50 яшь тул­ды. Юби­лее бе­лән кот­лау­чы­ла­р ара­сын­да аның ту­ган­на­ры, дус­ла­ры һәм хез­мәт­тәш­лә­ре ге­нә тү­гел, ә аның иҗа­тын хөр­мәт итү­че­ләр, бә­я­ли бе­лү­че­ләр дә бар иде.

    Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

    Ги­та­ра­да уй­нар­га өйрәнү серләрен Юрий­га олы абый­сы Алек­сандр аң­лат­кан, ә абый­сы исә үзе баш­та ман­до­ли­но­да уй­нар­га өй­рә­нә (әле­ге уен ко­ра­лы әти­се­не­ке бу­ла). Әти­лә­ре дә му­зы­ка уен ко­рал­ла­ры бе­лән ма­вык­кан, ул ба­ян­да уй­на­ган­да, әни­лә­ре аңа ку­шы­лып җыр­ла­ган. Ме­нә шун­дый иҗа­ди га­и­лә­дә үсә Юрий һәм 11-13 яшь­тән үк абый­сы бе­лән бер­гә пар­лап, во­каль-инст­ру­мен­таль ан­самб­ле чы­гы­шы­на ох­ша­тып, уй­ный һәм җыр­лый­лар. Алар­ның шу­шы ма­вы­гу­ла­ры­на авыл ма­лай­ла­ры да тар­ты­ла: Сер­гей Хорь­ков, мә­сә­лән, үзен Ки­се­лев­лар шә­кер­те дип са­ный. Ул ва­кыт­лар­да дус­лар үз төр­кем­нә­ре ту­рын­да ба­ры хы­ял­ла­на­лар гы­на. Авыл­да клуб бу­ла, әл­бәт­тә, әм­ма уен ко­рал­ла­ры ту­рын­да сүз дә бул­мый. Егет­ләр Ека­те­ри­на АМЙ-га йө­ри баш­лый­лар. Алар­ның ма­вы­гу­ла­ры­на клуб мө­ди­ре В.А. Са­вель­е­ва һө­нә­ри як­тан игъ­ти­бар итеп, мон­дый та­лант­лар үзе­без­гә дә бик ки­рәк, ди­гән ка­рар­га ки­лә. Һәм ма­лай­лар­га "Ту­рист" ги­та­ра­сы са­тып ала - Ма­лай­лар өчен бу ги­та­ра­лар шул­ка­дәр авыр иде, - дип сөй­ли Ва­лен­ти­на Анд­ре­ев­на, - мин алар­га ка­еш­лар­ны му­ен ар­кы­лы эләр­гә бу­лы­ша идем, бер­ни­чә сә­гать­ләр бу­е­на үз­лә­ре­нең җил­кә­лә­рен­дә шу­шы "йөк­не" ни­чек­ләр кү­тә­реп то­ра ал­ган­на­ры­на әле дә ап­ты­рыйм. Әм­ма те­ләк бар нәр­сә­дән дә көч­ле­рәк бул­ган. Алар­ның ты­рыш­лы­гы уңыш­ка ки­тер­де: Ека­те­ри­на МЙ-да­гы ап­па­ра­ту­ра­ны Яңа Ива­на­е­во­га кү­че­рер­гә ту­ры кил­де, бе­раз ва­кыт­тан соң алар үз­лә­ре кла­виш­лы инст­ру­мент, ка­гып уй­на­ла тор­ган (бәр­мә) җай­лан­ма са­тып ала­лар. Һәм "Ю­ность" дип атал­ган бе­рен­че ВИА ое­ша, аның сос­та­вын­да Алек­сандр һәм Юрий Ки­се­лев­лар, Ни­ко­лай Ду­дин бу­ла. Шу­лай итеп алар кон­церт­лар би­рә, дис­ко­те­ка­лар үт­кә­рә баш­лый­лар. Авыл хал­кы клуб­ка тар­ты­ла баш­лый, кай­ча­гын­да буш урын­нар да бул­мый. Алай гы­на да тү­гел, ан­самбль бе­лән бер­лек­тә клуб­та тан­та­на­лы шарт­лар­да ни­ках тер­кәү, туу ту­рын­да та­нык­лык­лар, өл­гер­гән­лек ат­тес­тат­ла­ры тап­шы­ру ча­ра­ла­ры (це­ре­мо­ни­я­лә­ре) үт­кә­ре­лә. Кыс­ка­сы, Яңа Ива­на­е­во Ека­те­ри­на авыл со­ве­ты­ның мә­дә­ни үзә­ге­нә әве­ре­лә.

    Егет­ләр үсеп җи­теп, бер-бер арт­лы ар­ми­я­гә ки­тә­ләр. Юрий Мон­го­ли­я­дә хез­мәт итә, аңа ан­да да әле ги­та­ра, әле ба­ян бе­лән сәх­нә­дә чы­гыш ясар­га ту­ры ки­лә.

    Үзе­нең му­зы­каль эш­чән­ле­ген Юрий 1987 ел­да ту­ган авы­лын­да яңа му­зы­ка уен ко­рал­ла­ры бе­лән "Су­ве­нир" ВИА ан­самб­лен­дә һәм яңа сос­тав­та дә­вам итә: ан­самбль җи­тәк­че­се Сер­гей Хорь­ков (син­те­за­тор), Юрий Ки­се­лев (ги­та­ра) һәм Вла­ди­мир Хорь­ков (бәр­мә уен ко­ра­лын­да), хә­зер аны Юрий Ни­ко­нов ал­маш­тыр­ган.

    Ике ту­ган абый-эне­ле Сер­гей һәм Вла­ди­мир Хорь­ков­лар "Әф­ганс­тан" дип атал­ган кай­нар нок­та­да хез­мәт итеп кай­та­лар һәм, әл­бәт­тә ин­де, алар­ның ре­пер­ту­ар­ла­рын­да хәр­би-пат­ри­о­тик те­ма­да­гы җыр­лар да еш яң­гы­рый. Ме­нә шу­ңа да ин­де та­ма­ша­чы­лар ан­самбль кол­лек­ти­вын "әф­ган­чы­лар" дип ата­ган­нар. Ра­йон кү­лә­мен­дә үт­кән бар­лык ча­ра­лар да һәм кон­церт­лар да "Су­ве­нир" ВИА кат­на­шын­нан баш­ка уз­мый, алар­ны ра­йон­да үт­кән бар­лык пат­ри­о­тик ча­ра­лар­га да, Һа­ва-де­сант гас­кәр­лә­ре кө­не­нә Әл­мәт, Яр Чал­лы һәм Тү­бән Ка­ма шә­һәр­лә­ре­нә дә ча­кы­рып то­ра­лар. Елы­на ике-өч тап­кыр Ка­зан­да үт­кән яр­мин­кә­ләр­дә кон­церт прог­рам­ма­сы бе­лән чы­гыш­лар ясый­лар, Әл­мәт­тә дә бу­ла­лар. Му­зы­кант­лар зур һәм шау-шу­лы бәй­рәм­нәр­дә чы­гыш яса­ган­да та­вы­шы­быз то­нык бу­лып, ише­те­лер-ише­тел­мәс ке­нә чы­га, ди­ләр: алар­га ки­рәк. Яз­ма­ның нәкъ ме­нә шул җи­рен­дә ра­йон­да оеш­кан һәм алар ке­бек бу­лыр­га ты­ры­шып ка­ра­ган баш­ка во­каль-инст­ру­мен­таль ан­самбль­ләр ту­рын­да ис­кә алып үтү урын­лы­дыр. Алар өч-дүр­тәү бу­луы ке­бек, әм­ма бил­ге­ле сә­бәп­ләр ар­ка­сын­да ба­ры­сы да тар­кал­ган. Ә "Су­ве­нир" ба­ры­сы да тар­кал­ган. Ә "Су­ве­нир" ан­самб­ле исә ан­да кат­на­шу­чы­лар­ның дәрт­лә­неп эш­ләү­лә­ре ар­ка­сын­да бү­ген­ге көн­дә «ха­лык ан­самб­ле» исе­мен йөр­тә. Алар үз­лә­ре дә, кол­лек­тив бе­лән бер­гә­ләп тә бик күп гра­мо­та һәм дип­лом­нар­га ла­ек бул­ган­нар.

    1997 ел­да Юрий Ки­се­лев сов­хоз­да­гы шо­фер эшен таш­лап, рәс­ми рә­веш­тә сән­гать җи­тәк­че­се бу­лып ур­на­ша, ә өл­кән хез­мәт­тә­шлә­ре Ва­лен­ти­на ла­ек­лы ял­га чык­кач, авыл мә­дә­ни­ят йор­ты ди­рек­то­ры уры­нын­да ка­ла. Баш­ка авыл­лар­дан Яңа Ива­на­е­во мә­дә­ни­ят йор­ты­на ки­лү­че яшь­ләр клуб хез­мәт­кәр­лә­ре­нең ачык йөз­ле, ку­нак­чыл һәм дус­лар­ча мө­нә­сә­бәт­лә­ре­нә шак­ка­та­лар. Мон­да му­зы­каль инст­ру­мен­тларда уй­нап, ку­лы­на мик­ро­фон алып, җыр­чы ро­лен­дә җыр­лап ка­рар­га те­лә­гән һәр ке­ше­гә рөх­сәт би­рә­ләр. Мә­дә­ни­ят йор­ты хез­мәт­кәр­лә­ре яшь­ләр­не үз­лә­ре­нә тар­ту җа­ен та­бар­га ты­ры­ша­лар, һәм бу юк­ка да тү­гел: 200дән ар­тык ке­ше яшә­гән әле­ге авыл­да ха­лык­ның яр­ты­сы ди­яр­лек ар­тист сый­фа­тын­да үзен сәх­нә­дә сы­нап ка­ра­ган. Ә кыз­лар һәм ма­лай­лар, үз­лә­ре дә са­тып алып, ги­та­ра­да уй­нар­га өй­рә­нә баш­ла­ган­нар. Бәй­рәм­нәр­дә иң ак­тив кат­на­шу­чы­лар - клуб һәм ки­тап­ха­нә хез­мәт­кәр­лә­ре ба­ла­ла­ры һәм онык­ла­ры икән. Укыр­га һәм эш­кә дип, авыл­дан кит­кән яшь­ләр ял­лар­да кай­ту бе­лән мә­дә­ни­ят йор­ты­на ашы­га­лар, бер­нин­ди ре­пе­ти­ци­я­сез, ги­та­ра­лар­да уй­нап, төр­ле та­выш­ка җыр­лый­лар, ди­ләр клуб хез­мәт­кәр­лә­ре. - Му­зы­ка-ха­лык бай­лы­гы, һәм аңа юл һәр ке­ше өчен ачык бу­лыр­га ти­еш, - ди Юрий Ки­се­лев үзе бе­лән оч­ра­шып сөй­ләш­кән ва­кыт­та. Ул бу оч­ра­шу­га сәх­нә һәм эш бу­ен­ча хез­мәт­тәш­лә­рен дә ча­кыр­ган иде. - Эш­не бер­гә­ләп баш­ка­ра­быз бит- җа­вап­ны да бер­гә­ләп би­рик, - дип ша­яр­тып та ал­ды әле.

    Ке­ше бу­лып ка­ла бел­гән, эш­не дө­рес оеш­тыр­ган, баш­ка­лар­га ка­дер-хөр­мәт күр­сәт­кән ке­ше­нең, олы яшь­тә­ме ул, ке­че яшь­тә­ме, үзен дә хөр­мәт итә­ләр. Ул көн­не мин әле­ге оч­ра­шу­да нәкъ ме­нә шун­дый кү­ре­неш­кә тап бул­дым. Юрий Ки­се­лев ад­ре­сы­на ип­тәш­лә­ре һәм хез­мәт­тәш­лә­ре авы­зын­нан ба­ры җы­лы сүз­ләр ге­нә ишет­тем. "Ы­ша­ныч­лы һәм туг­ры дус. Бик ях­шы га­и­лә баш­лы­гы һәм, өч егет ата­сы. Их­ти­рам­лы һәм ара­ла­шу­чан авыл­даш. Иҗа­ди һәм ини­ци­а­ти­ва­лы шә­хес. Эш­кә җит­ди, кат­гый ка­раш­та, сәх­нә­дә исә эч­кер­сез, киң кү­ңел­ле, бик ос­та ке­ше", ди­ләр аның ту­рын­да. Мо­ның шу­лай икән­ле­ге­нә ыша­ну өчен 9 фев­раль көн­не Яңа Чиш­мә МЙ да Юрий Ки­се­лев­ның үз иҗат ки­чә­сен­дә бу­лу һәм күз­лә­рең бе­лән кү­рү дә җи­тә­дер, ми­нем­чә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: