"Яңа Чишмә" а/ф-ның Чаллы Башы бүлекчәсе территориясендә хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләшүнең төп темасы көзге культуралар чәчү турында иде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Җыелучыларның барысы да арыш чәчү барышын карады һәм агымдагы елда көзге культураларны чәчү үзенчәлекләрен тикшерделәр. Быел алар 16870 гектар мәйданны билиячәк һәм хәзер нәкъ менә арыш чәчәр вакыт. Ә көзге бодайны 25 августтан 5 сентябрьгә чаклы чәчәргә кирәк.
"Яңа Чишмә" а/ф-ның баш агрономы Рамил Низамов агрофирмада көзге игеннәрне чәчү буенча эшләр торышы белән таныштырды, чәчү эшләре фәкать уңышы мул булучы сортларның югары репродукцияле, агулаган орлыклар белән генә алып барылуын билгеләп үтте. Чәчүлекләргә гектарына 100 кг исәбеннән ашламалар кертү дә планлаштырылган.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов һәм районның баш агрономы Ильяс Фәсхетдинов көзге культуралар чәчеләсе мәйданнарда элек ни чәчелгән булуның мөһимлеге турында (чиста пар җирләре яки кузаклы культуралар) сөйләделәр. Мисал өчен, агымдагы елда фермер Лилия Артемьеваның чиста пар җирләрендә чәчелгән көзге бодай уңышы гектарыннан 40-45 ц һәм аннан да күбрәк булыр дип көтелә.
Хуҗалыкларның барысы да агуланган, шытучанлыкка һәм чүплелеккә тикшерелгән орлыклар (күчмә фондтан булса яхшырак) чәчәргә тиешләр, берничә сортны сайларга кирәк, орлыкларны күмдерү тирәнлеге 4-5 см (арыш өчен) һәм 5-6 см (көзге бодай өчен) булырга тиеш һәм чәчкәннән соң туфрак өстен тыгызларга (катоклау) кирәк, чөнки җир кантарлы һәм коры.
Вячеслав Козлов киңәшмәгә йомгак ясады. Ул хуҗалык җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары игътибарын басу культурасына (басу читләрен, багана тирәсендәге, юл кырыендагы чүп үләннәрен чабып алуга), ындыр табаклары эшенә (хезмәт хакы эш төренә карап түләнергә тиеш), саламнарны җыештырып алуга (еракта урнашкан басуларда аны ваклап җирдә калдырырга һәм сөрергә, бу 3-4 тонна органик яисә 50 кг минераль ашлама кертүгә тиң), шулай ук хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерде.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев