Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ничек яшисең, ветеран?

    Чуаш Чабаксары авылында Лапшова Наталья Прокопьевна яши, аңа быелгысы елның февралендә 94 яшь тулган.

    Үткәннәрне искә алганда Наталья Прокопьевнага әйтерсең лә барысы да әле кичә генә булган кебек тоела: -1941 елда мин Аксубай районының Савруш мәктәбен тәмамладым. Өйгә шатланып, кулыма аттестат тотып кайтып кердем, ә әни: "Кызым, сугыш башланган", - диде. Бу сүзләр башыма барып җитсә дә, йөрәгем кабул итмәде, ышанасым килмәде. Ир-атларны, егетләрне фронтка чакыра башлагач кына моңа төшендем, тиздән минем үземә дә повестка килде. Өйдән Каргалы авылына, аннан Казанга алып киттеләр һәм поездга утырып Мурманск ягына юл алдык. Без үзебезнең районның ике татар кызы белән Ленинград фронтына эләктек. Беребезне шунда ук медсанчастькә җибәрделәр, ә безне кухняга билгеләделәр. Кулыма автомат тотмасам да, яралы һәм һәлак булган егетләрне күп күрдем. Хәзер әнә Украинада һаман "сугышалар", власть бүләләр, шундый матур дөньяда тыныч кына яши алмыйлар.
    Сугыштан соң мин 20 ел хат ташучы булып эшләдем, газета-журналлар, хатлар тутырылган зур сумка күтәреп йөрдем, хәтта күрше авылларга да җәяү бара идем, хәзер барысы да транспортта йөри, ә газеталарга беркем дә язылмый диярлек - телевизор карыйлар, хат язышучы юк - телефоннан гына сөйләшәләр. Хат ташучылар сумкаларында газета һәм хатлар урынына сату өчен товар салып йөриләр: почта ничек булса да яшәргә тиеш бит инде. Телевизорны мин дә карыйм, тик күбрәк укырга яратам. Миңа, ветеран буларак, газеталарны һәм хәтта "Чаян"ны да бушлай яздыралар. Яшәргә ничек рәхәт бит. Дәүләт яңа торак белән тәэмин итте. Баштарак без фатирны шәһәрдән сатып алдык, тик мин анда яши алмадым, мин бит авыл кешесе. Хәзер менә йортны монда - искесе янында төзибез.
    Наталья Прокопьевна миңа үзенең мәрхүм ире Тимофей Васильевич Никитин турында да сөйләп үтте:
    -Ул 86 яшендә вафат булды. Без синең белән йөзгә кадәр яшибез әле, дия торган иде. Ул да сугыш ветераны, фронттан инвалид булып кайтты, авылда клуб мөдире булып эшләде. Үз гаиләм өчен мин һәрвакыт тыныч булдым, ирем искиткеч яхшы кеше иде, беркайчан да кыерсытмады. Балаларыбыз да яхшы, алар җидәү безнең. Алар үсеп җиткәч, безгә хуҗалык эшләрендә дә, хөкүмәт эшендә дә булыштылар: минем урынга күрше авылларга почта тараттылар, клубта әтиләренә дә булыштылар. Хәзер дә мине ташламыйлар: Тимофей үлсә дә, мин ялгыз түгел. Улым Анатолий пенсиягә чыккан гына иде, ул Түбән Камадан авылга күчеп кайтты. Валерий, Аля, Владимир, Галина, Тамара һәм Григорий үзләренең балалары, оныклары белән һәрчак килеп торалар. Минем 11 оныгым һәм 5 оныкчыгым бар.
    Наташа әбекәй аларның барысын да исемнәре белән атады. Аннан соң ул полкташларының, командирларының исем-фамилияләрен искә алды, сугыштан соң ничек яшәгәннәр, алар авылында авыл хуҗалыгы белән кем җитәкчелек иткән, дус- ишләре һәм авылдашлары, авылның хәзерге җитәкчесе турында сөйләде. Һәркайсы турында ул хөрмәт-ихтирам белән искә алды. Юкка гына яшьләр дә аның турында уңай фикердә түгелдер.
    -Наташа әби искиткеч кеше ул, беркайчан беркем турында да начар сүз әйтмәс, гайбәт сөйләмәс, - диде безгә сатучы Валентина.
    -Әйбәт кеше. Балалары да яхшы күңелле, кайгыртучан кешеләр аның, - ди дусты Нина.
    Наталья Прокопьевна үз язмышыннан канәгать, бернигә дә зарланмый, тик менә бер теләге генә бар: яңа йортта бераз яшисе иде дә, балалар кулына калмыйча, аларны җәфаламый гына бакыйлыкка күчәсе иде, ди.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: