Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Николай Скоков “Егетләр намуслы эшли“

Бөтен республика буенча кояшлы эссе көннәр уңышны урып-җыю эшләре өчен бик уңайлы. Татарстан буенча тулаем сугып алынган иген күләме 2 млн. тоннадан арткан. Монда безнең район игенчеләренең дә саллы өлеше бар - район буенча тулаем сугып алынган иген күләме 76 мең тонна тәшкил итә.

Район хуҗалыкларының күпчелегендә урып-җыю темплары начар түгел. Алар арасында Николай Скоковның фермер хуҗалыгы да бар, монда бөртекле культураларның яртысыннан артыгы җыеп алынган.
- Безнең хуҗалыкта урып-җыеласы барлык мәйдан 2000 гектарга якын, - дип сөйли Николай Скоков. - Шул исәптә 500 гектары көзге игеннәр, без аларны җыеп алдык инде. Көзге бодай уңышы - гектарыннан 30 ц, ә менә арышныкы - нибары 15 центнер гына (гектарыннан). Бу безнең үткән елда чәчү эшләрен соңлап башкару һәм, өстәвенә, басуларның да начар булуы белән аңлатыла.
Агымдагы елда без үз хаталарыбызны күздә тотарбыз, чәчү оптималь срокларда үткәрелер, нигездә, чиста парга калдырылган җирләрдә.
Хуҗалыкта шулай ук 300 гектар мәйданда берьеллык үләннәрне (вика, солы, арпа) урып-җыюны төгәлләгәннәр, арпа 70% мәйданда урып-җыелган (уңыш гектарыннан 20 ц), чиратта солы (300 гектар) һәм сабан бодае (400 гектар).
Уңыш урып-җыюда биш комбайн (бер "Дон-1500, 3 "Нива" һәм бер "Енисей") мәшгуль. Аларның барысында да үз авыл механизаторлары эшли. Дон штурвалы артында Павел Соловьев, "Нива"ларда бертуганының улы Александр Ерохин белән Николай Ерохин,Виктор Паньшин белән Сергей Ермолаев һәм Сергей Беляев, ә "Енисей"да Илья Арсеньев хезмәт куя.
- Егетләр яхшы эшли, хезмәткә түләү шартлары белән таныштырдык, шуңа да югалтуларсыз эшләргә тырышалар,- дип билгеләп үтте Николай Скоков.
... Без Түбән Камада ЭЭМ органнарында 22 ел хезмәт куйганнан соң туган авылына әйләнеп кайткан Николай Ерохин белән сөйләштек.
- Хәзер мин тиешле еллар эшләгән өчен пенсия рәсмиләштерәм, ә миңа әле 41 генә яшь һәм менә туган авылыма кайтып төпләнергә уйладым, - ди ул. - Эш миңа таныш, армиягә чаклы да комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Гаиләм дә авылга күченеп кайтканга шатлана, гомер буе шәһәрдә яшәсәләр дә, хатынымның әти-әнисе дә безнең белән кайтты, Петропавел Бистәсеннән йорт сатып алдылар.
Николайны дуслары үзара "танкист" дип атыйлар, ул 1995 елда Чечня республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан, иң югары солдат бүләге - "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән.
Бистәдә моннан алдагы көндә яңгыр явып үткән һәм комбайннар кырның җилләнеп, кибүен көтә иде. Әмма иртәнге 9 лар тирәсендә үк инде арпаны турыдан-туры суктыра башладылар.
- Складлар бөртек кабул итәргә әзер инде, бөҗәкләр һәм кимерүчеләргә каршы эшкәртелгән, ә 50 тонна күләмендә арышның беренче партиясен лизинг буенча бурычны каплау өчен элеваторга тапшырдык, -диде Николай Скоков һәм "Бөртек фуражы белән бездә проблема булмаячак, баш саны артып торучы терлекләр өчен сусыл азыклар да җитәрлек булачак", - дип тә өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев