Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Һөнәре - тормыш тоткасы

    Яңа Чишмә урта мәктәбе директоры Ольга Лазарева инде 4 ел шушы белем бирү учреҗдениесен җитәкли һәм укыту-тәрбия процессында мәктәп югары планкасын югалтмый.

    Мәктәпнең быел БДИ нәтиҗәләренең әйбәт булуы белән аерылып торуы һәм "Яңа уку елына иң әйбәт хәзерлек өчен", "2013-2014 уку елы йомгаклары буенча иң әйбәт белем бирү учреҗдениесе" буларак грамота һәм акчалата сертификат алуы моңа дәлил булып тора. Укытучылар көне алдыннан без Ольга Ивановна белән укытучы һәм мәктәп директоры буларак аның эше, мәшәкатьләре турында сораштык-сөйләштек.
    -Сез мәктәптә ничә ел эшлисез һәм ни сәбәпле педагог буласы иттегез?
    -Мин мәктәптә 19 ел эшлим инде, шуның өч елы гына декрет ялына туры килә. Педагог булырга балачактан хыялландым, чөнки мин тормышта үрнәк алган беренче педагог - ул рус һәм немец телләреннән укыткан бабам Артемьев Петр Степанович булды. Аннан кала сыйныф җитәкчем - Демидова Зинаида Петровна шәп укытучым булды. Ул математикадан укытты. Мин аны нык яраттым. Бәлки шуңадыр математика минем яраткан фәнемә әйләнде һәм мин, гәрчә немец теле ошаса да, нәкъ менә математика укытучысы булып киттем.
    -Балалар белән эшләүдә сезнең өчен иң мөһиме нәрсә? Укучылар тәрбияләүдә максат һәм идеаллармы?
    -Мөгаен, гаделлек принцибыдыр. Укучыларым Укытучылар көнендә тикмәгә генә "Гаделлек укытучысы" дигән язулы махсус "медаль" тапшырмыйлардыр. Гаделлек принцибы: беләсең, эшлисең, димәк, син молодец. Булдыра алмыйсың икән, тырышырга кирәк. Минемчә, замана балаларын җәлеп итәрлек иң төп максат һәм идеяләр - бу ата-аналарга, өлкәннәргә карата ихтирам тәрбияләү. Хәзер бу төшенчә бетеп бара. Шуның белән бергә ватанны ярату хисе дә тәрбияләнә, безнең мәктәп тә патриотик юнәлештә эш алып бара.
    -Сез укучыларыгызның укуга омтылышларын арттыру өчен ниләр эшлисез?
    - Мин төрле методикалар кулланып, дәресләрне төрлерәк итәргә тырышам. Әйтик, хәзер без сингапур алымын кулланабыз. Шушы кызыклы методикадан элементлар алам. Ул балаларда адаптация күнекмәләре тәрбияли.
    -Идеаль дәресне Сез ничек күз алдына китерәсез?
    -Барысының да өй эшен үтәп килүен. Бер кат аңлатуга теманы барысының да аңлавын. Һәм шушы теманы аларның миңа аңлата алуларын. Үзләренең дә эшләүләрен.
    Дәреснең 80%ында балалар эшләсә, аңлатса, сөйләсә, 20% ын гына укытучы сөйләсә - ул бик шәп дәрес булыр иде. Мин моны бик дөрес пропорция дип саныйм, дәрестә гел укытучыларның гына сөйләп торганын яратмыйм. Үзебезнең педагогларга да гел әйтә киләм: укучының үзен эшләтергә кирәк, үз фикерен әйтә белүенә омтылыгыз, дим. Минем укучыларым үткән тема өстендә эшләгәндә мөстәкыйль рәвештә яңасына икенче дәрестә өйрәнеләсе яңа темага чыгалар. Чишәләр, чишәләр дә, кинәт кенә башларына килә - менә бит ул яңа тема.
    -Үзегезнең укытучылык практикасында һәм директорлык итү чорында иң зур уңышка ирешүегезне нидән күрәсез?
    -Белмим дә инде. Миңа калса, дәресне мин аңлаешлы итеп аңлатам һәм балалар да мине аңлыйлар. Ә ирешкән казаныш... мисал өчен, быел минем укучыларымның БДИ да математикадан уртача баллары район, республика һәм хәтта рәсәй дәрәҗәсеннән дә югары иде. Бу хәл сөендерә. Быел уңышлар буенча "ТР да иң яхшы 100 авыл мәктәбе" рейтингында безнең мәктәп 65 нче урынны били. Бу зур казаныш дип саныйм мин. Әлеге йөзлектә безнең районнан башка мәктәп юк.
    Безнең балалар ел саен фән олимпиадаларында катнашалар һәм ел саен диярлек минем математика буенча призлы урын алучым бар. Мәсәлән, үткән уку елында минем укучым Алена Шилова муниципаль дәрәҗәдә призер булды. Ел саен балалар "Көнгерә", "Аю баласы" дип аталган халыкара конкурсларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Патриотик тәрбия бирү буенча үткәрелгән чараларда диплом яки грамота алмаган бер генә ел да юк безнең. Стенага эленгән өчесен әле быел гына яуладык ("Җиңү", "Патриот", "Аҗаган" конкурсларында). Яшьләр бүлеге грант отты һәм безгә бүләк ясады - каршылыклар полосасы урнаштырды, чөнки без һәрчак аның юнәлеше буенча үткәрелгән конкурсларга барабыз. Яшьләр бүлеге белән без даими хезмәттәшлек итәбез.
    -Сезнең мәктәп төзекләндерүгә дә зур игътибар бирә бит.
    -Әйе. Матурлык - ул безнең иң мөһим максатларның берсе. Без аны беренче директордан соң да саклап, шушы матурлыкны дәвам итәргә тырышабыз.
    -Сезнең җилкәдә, директор буларак, зур җаваплылык тора. Директорлык эшендә нинди кыенлыкларыгыз бар?
    -Балалар белән эшләве яхшы анысы, тик менә хуҗалык өлеше бераз комачаулый дияр идем. Киләчәк заман мәктәбендә, мин үзем аны ничек күз алдыма китерүем буенча, мин һичшиксез директорны әлеге вазыйфадан азат итәр идем шикелле.
    Мондый фикер ике төрлегә әверелә: әгәр уку буенча мәктәп югары дәрәҗәдә булсын дип тырышасың икән, димәк, хуҗалык өлеше "аксаячак", әгәр дә инде, киресенчә, төп тырышлыгыңны "хуҗалыкка" юнәлдерсәң, уку өлеше артта калачак.
    (Ахыры 2 биттә)
    (Ахыры . Башы 1 биттә)
    Киләчәктәге мәктәптә минем новаторлык идеясы нәкъ менә шул ике функцияне бүлү, заманча мәктәптә аның җитәкчесе, әйтергә кирәк, ике куян артыннан куарга тиеш түгел.
    - Киләчәктәге мәктәпне сез тагын ниндиерәк булыр дип күзаллыйсыз? Ул нәрсә бирергә тиеш?
    -Киләчәктә без балаларны теләсә нинди тормыш хәлләрендә дә җайлаша алырлык балалар итеп күрәбез. Стресс хәленә эләккәндә дә, алар аннан чыга белергә тиешләр. Яки, бездә тәрбияләнүче нинди генә төркемгә эләкмәсен, ул анда аралаша белергә тиеш.
    -Мәктәпкә бару юлында сез нәрсә турында уйлыйсыз?
    -Мәктәп турында мин иртәнге сәгать 5 тә үк уйлый башлыйм инде. Иртә таңнан, кояш күренүгә, мин планнар кора башлыйм, бүген мәктәптә миңа нәрсәләр эшләргә туры киләчәк: "Әйтик: миңа бүген мәктәп бакчасына ашлама алып кайтырга кирәк һ.б.". Мин дәрес турында түгел, ә мәктәпнең хуҗалык өлешендәге мәсьәләләрне хәл итү хакында уйланам. Мәктәпкә килүгә үк башымда бер план: менә хәзер монда дәрескә керәм, педагог янына, мин бит әле остаз сыйфатында укытучыларның дәресләренә дә керергә тиешмен, тик миңа бөтенләй башка нәрсә турында да уйларга кирәк шул әле. Ә класска кергәч, бөтен проблемаларны читкә куеп, дәрес турында гына уйлыйм. Мин инде уңга-сулга борыла алмыйм, дәрестә - мин бары укытучы. Шушы 45 минут үтүгә, башта гел уй бөтерелә, эш-мәшәкать баштан чыкмый: кайдан табыштырырга, кайдан алырга?
    -Мәктәптән кайтканда нәрсә турында уйлыйсыз?
    -Хәзер өйгә кайтам да мәктәп проблемаларын хәл итүне дәвам итәм,- дип уйлыйм. Шалтыратуларга җавап бирү, мәгариф бүлегеннән телефоннан бирелгән эшне йөкләү. Миңа әле тегесе, әле бусы кирәк, диләр. Өйгә кайтам дию сүздә генә кала. Аш ашаганда да колагымда телефон була. Кичке 7 гә чаклы гел шалтыратып торалар. Мин берәр җиргә чыга башласам, балаларым: "Әни, телефоныңны калдырма", - диләр. Шуңа карамастан, дәрескә хәзерләнү - минем өчен изге эш. Хәзерлексез бервакытта да дәрескә кергәнем юк.
    -Димәк, сез вакытны һәрнәрсәгә җитешерлек итеп дөрес бүлә беләсез?
    -Тырышам инде, тик үз балаларыма вакыт бик аз кала. Шөкер, алар - мөстәкыйль, мин аларны шуңа өйрәтәм дә. Балаларым әниләренең шундый җаваплы эштә эшләүләрен аңлыйлар. Математикадан мәсьәләләрне үзләре чишәләр. 1-4 сыйныфта мин бераз булыштым, хәзер инде зурлар, әнидән башка да булдыра алалар. Икесе дә уку алдынгысы, олысы Евгений быел БДИ тапшырачак, Алексей - 6 сыйныфта. Кирәк чагында - ирем дә ныклы терәгем.
    -Үзегезнең биш сыйфатыгызны атагыз әле?
    -Таләпчән, мөстәкыйль, җаваплы, хәер, кайчакларда эч пошкалый. Тик бераз хәл алу өчен азга гына булса да йомшарырга да кирәк. Тик аннан үзеңне кулга алып, кабат баштан-аяк эшкә чумасың.
    Ольга ИВАНОВА
    алып барды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: