Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Нәсел дәвам итә

    Һәр ке­ше үзе­нең әти-әни­се, ба­ба­сы һәм ба­ба­сы­ның ба­ба­сы ка­бе­рен зи­я­рәт кы­лыр­га ти­еш. Әм­ма ба­ры­сын­ың да мөм­кин­леге юк шул. Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­наш­кан һәм яу кы­рын­да һә­лак бу­лып, үз­лә­ре­нең ту­ган авыл­ла­рын­да яки шә­һәр­лә­рен­дә­ге ка­бер­лек­ләр­дә җир­лән­ми, шак­тый ерак­та, ту­ган­нар ка­бер­ле­ген­дә җир­лән­гән сол­дат­лар­ның ба­ла­ла­ры, онык­ла­ры һәм онык­чык­ла­ры мон­нан мәх­рүм ител­гән.

    Ва­лен­ти­на Анд­ре­ев­на Донс­ко­ва­ның йө­рә­ге дә бай­так ел­лар ты­ныч­лык та­ба ал­ма­ган. Һәр ел­ның 9 ма­ен­да аның кү­ңе­ле ка­я­дыр аш­кын­ган: фронт­та һә­лак бул­ган ка­дер­ле әти­се­нең ка­бе­ре кар­шы­на бер ге­нә тап­кыр бул­са да тез­лә­неп ба­са­сы ки­лә аның. Һәр­ва­кыт күз яшь­лә­ре бе­лән ул үзе­нең ба­ла­ла­ры­на бо­лай ди­гән: "Тор­мы­шым­да тө­гәл­ләп бе­тер­мә­гән эш­ләр бар. Әни­ем үл­де, әти­нең ка­бе­рен­дә бу­ла ал­ма­ды. Мин дә си­ге­зен­че дис­тә­не вак­ла­дым…" Әле­ге уй ба­ла­ла­ры­на да тын­гы­лык бир­мә­гән. Алар әби­се Прас­ковья Анд­ре­ев­на­ның ире­нең үлү ту­рын­да­гы кә­газь­не ка­дер­ләп сак­ла­вын ях­шы хә­тер­ли. Алар ба­ба­сы­ның исе­мен "Хә­тер ки­та­бы"­ннан эз­ләп та­ба: "Анд­рей Ива­но­вич Ба­за­ров - Стар­шеш­минск янын­да­гы Ка­ра­та­ев­ка авы­лын­да ту­ган, 1941 ел­да Чис­тай ра­йо­ны хәр­би ко­мис­са­ри­а­ты та­ра­фын­нан фронт­ка ча­кы­рыл­ган, 1943 ел­ның 11 ию­лен­дә Бел­го­род өл­кә­се­нең Яков­левс­кий ра­йо­ны Ра­ко­во авы­лы янын­да һә­лак бу­ла һәм шун­да җир­лә­нә". Фа­ми­ли­я­се, исе­ме, ата­сы­ның исе­ме, һә­лак бул­ган уры­ны һәм кө­не үлү ту­рын­да­гы кә­газь­дә языл­ган мәгъ­лү­мат­лар­га ту­ры ки­лә. Һәм шул ча­гын­да алар Бел­го­род­та­гы Ра­ко­во авы­лы­на ба­рып, ба­ба­сы­ның ка­бе­рен эз­ләр­гә, ба­ба­сы су­гыш­кан урын­нар­ны кү­рер­гә ки­рәк, ди­гән ка­рар ка­бул итәләр. Ин­тер­нет аша алар ра­йон ха­ки­ми­я­те­нә хат юл­лый­лар, Ра­ко­во авы­лын­нан җир­ле край­ны өй­рә­нү­че В. Гу­то­ров бе­лән элем­тә­гә ке­рә­ләр, аның бе­лән бик озак хат алы­ша­лар. Ул Анд­рей Ба­за­ров­ның кай­да җир­лән­гә­нен тө­гәл ачык­лый: Ра­ко­во авы­лы ти­рә­сен­дә һә­лак бу­лу­чы­лар­ның ба­ры­сы да җир­ле зи­рат­та ту­ган­нар ка­бер­ле­ген­дә җир­лән­гән. АҖ баш­лы­гы А.А. Ми­лост­ный ча­кы­руы бу­ен­ча Лю­ба үзе­нең әни­се бе­лән 2012 ел­ның 9 ма­ен­да, ни­һа­ять, Ва­тан өчен һә­лак бул­ган әти­се һәм ба­ба­сы ал­дын­да үз бу­ры­чын үтәр­гә дип юл­га җы­е­на­лар, Анд­рей Ба­за­ров Курск ду­га­сын­да Про­хо­ров­ка янын­да танк­лар бе­лән су­гыш ва­кы­тын­да һә­лак бу­ла. 50 көн дә­вам ит­кән Курск өчен су­гыш­лар­да без­нең 850 мең­нән ар­тык сол­дат һәм офи­цер һә­лак бу­ла. Фронт учас­то­гын­да (500 км җир һәм һа­ва­да) ике як­ка да 4 млн.нан ар­тык ке­ше, 70 мең­нән ар­тык ко­рал һәм ми­но­мет, 13 мең­нән ар­тык танк һәм үз­йө­реш­ле ору­дие, 12 мең са­мо­лет кер­тел­гән бу­ла. Авыл­ның өл­кән ке­ше­лә­ре алар­га Ут­лы (Ог­нен­ный) ду­га­да бар­ган су­гыш­лар­да (бу су­гыш­ны алар шу­лай дип атый­лар) зәң­гәр күк йө­зе һәм ко­яш уры­нын­да то­таш ка­ра тө­тен сте­на­сы, нык шарт­лау та­выш­ла­ры гы­на иде, ди­ләр. Авыл хал­кы Ва­лен­ти­на Анд­ре­ев­на бе­лән Лю­ба­ны бик җы­лы кар­шы­лый­лар, алар­га хөр­мәт күр­сә­тә­ләр. Авыл­ла­рын фа­шист­лар­дан азат итү­че­гә, алар­ның бә­хет­ле ки­лә­чә­ге өчен ба­шын са­лу­чы­га күр­сә­тә ал­ма­ган хөр­мәт­не алар су­гыш­чы­ның кы­зы­на, оны­гы­на күр­сә­тер­гә ты­ры­ша­лар. Бу кай­гы-хәс­рәт - ур­так бит. Ва­лен­ти­на Анд­ре­ев­на ми­тинг­та чы­гыш ясый:

    - Әти­ем фронт­ка 1941 ел­ны ки­тә, мин әле ул ча­гын­да анам ка­ры­нын­да гы­на бул­ган­мын, шу­ңа да аны хә­тер­лә­мим. Шу­лай да ул ми­ңа 7 ай бул­ган чак­та гос­пи­таль­дән соң аз­га гы­на өе­нә кай­тып кит­кән чак­та ми­не ку­лы­на ала ал­ган. Ан­нан ка­бат фронт­ка кит­кән. Әни­ем әти­ем­нең һә­лак бу­луы ту­рын­да хә­бәр­не кыр­да - урак ур­ган ча­гын­да ал­ган. Ул шун­да ук җир­гә егыл­ган, ая­гы­на ба­са ал­мый­ча, хәс­рә­тен­нән үлән­нәр­гә ябы­ша-ябы­ша чак­рым ча­ма­сы юл­ны шу­ы­шып өе­нә кайт­кан. "Бар да әй­бәт бу­лыр, Прас­ковья, Анд­рей кай­тыр. Ул бит без­нең көч­ле, ба­тыр, ул үлем­не җи­ңә­чәк", - дип ты­ныч­лан­дыр­ган аны кай­на­та­сы. Тик Анд­рей гы­на кайт­ма­ган. Авыл хал­кы: олы­сы-ке­че­се Ва­лен­ти­на Анд­ре­ев­на­ны тын да ал­мый тың­лый. Ми­тинг­тан соң, ве­­нок­лар сал­гач, авыл җир­ле­ге баш­лы­гы, Ва­лен­ти­на Анд­ре­ев­на һәм Лю­ба бер­гә­ләп авыл зи­ра­ты­на, ту­ган­нар ка­бер­ле­ге­нә ба­ра­лар. Га­ди ге­нә һәй­кәл янын­да авыл мәк­тә­бе­нең ка­дет клас­сы уку­чы­ла­ры ка­ра­выл то­ра, ан­да чә­чәк­ләр, ве­нок­лар са­лын­ган. Лю­ба ка­бер­гә кы­зыл ка­нә­фер чә­чәк­лә­рен­нән зур бер бәй­ләм са­ла. Ва­лен­ти­на Анд­ре­ев­на ка­дер­ле ке­ше­се­нең ка­бе­ре­нә тез­лә­неп, ту­ган җи­рен­нән алып кил­гән бер­ни­чә уч туф­рак си­бә. Ике­се дә нык дул­кын­ла­на: "ты­ныч йок­ла". Без исән чак­та, нә­се­лең дә­вам ит­кән­дә, без си­не оныт­ма­быз, - ди­ләр алар.

    Ан­нан алар­ны "бот­ка­га" ча­кы­ра­лар. Ел са­ен 9 май­да авыл хал­кы учак ягып бот­ка-кулеш пе­ше­рә, өс­тәл әзер­ли һәм бер­гә­ләп һә­лак бул­ган­нар­ны ис­кә ала икән. Алар ис­тә­ле­ге ме­мо­ри­ал гра­ни­ты­на да уеп языл­ган, тор­гы­зыл­ган чир­кәү та­шын­да һәм кың­гы­рау­лар­да да эз са­лын­ган. Иң мө­һи­ме - алар ха­лык хә­те­рен­дә. Бу көн­не 9 май­да Лю­ба­ны һәм аның әни­сен За­ви­до­во авы­лы­на, Яков­лев һәм Тө­зү­че шә­һә­ре­нә (ра­йон­ның үзәк усадь­ба­сы) алып ба­ра­лар, би­ре­дә Про­хо­ров янын­да бар­ган танк­лар су­гы­шы ис­тә­ле­ге итеп бик зур ме­мо­ри­аль комп­лекс тор­гы­зыл­ган, Рә­сәй­нең өчен­че су­гыш кы­рын­да - Про­хо­ров­ка­да Җи­ңү Һәй­кә­ле - Звон­ни­ца, по­се­лок­ның үзен­дә ха­лык ак­ча­сы­на из­ге апос­тол­лар Петр бе­лән Па­вел чир­кә­ве тор­гы­зыл­ган. Рәх­мәт­ле бел­го­род­лы­лар һәр җир­дә җан­на­ры-тән­нә­ре бе­лән бө­ек су­гыш­чы ба­тыр­лы­гын хөр­мәт­ли­ләр. Шу­ны күр­гән, үзе­нә, Лю­ба­га, ире­нең, би­ре­дә һә­лак бул­ган бар­лык сол­дат­лар­ның як­ты ис­тә­ле­ген сак­лап хөр­мәт­лә­гән­не той­ган, Ва­лен­ти­на Анд­ре­ев­на ты­ныч­ла­нып ка­ла. Ул өе­нә шу­шы көн­не кү­рә ал­ма­ган әни­се, әти­се ал­дын­да­гы бу­ры­чын үти алу­ы­на сө­е­неп кай­та.

    Бы­ел җәй Курск су­гы­шы­на 70 ел ту­лу бил­ге­ләп үте­лә­чәк, Ва­лен­ти­на Анд­ре­ев­на бе­лән Лю­ба­ны ту­ган­нар ка­бер­ле­ген­дә яңа исем­ле һәй­кәл ачы­лу тан­та­на­сы­на ча­кыр­ган­нар. Анд­рей Ба­за­ров га­и­лә­се­нең кү­ңе­лен­дә яши. Яңа­чиш­мә­ле­ләр Лю­бовь Ва­силь­ев­на бе­лән Вла­ди­мир Вик­то­ро­вич Ми­хе­ев­лар­ның улы карт ба­ба­сы­ның исе­ме бе­лән атал­ган (онык-чыклар үзләре дә җидәү).

    Анд­рей ин­де үсеп буй­га җит­кән, җит­лек­кән. Әле та­гын ба­ба­сы­ның онык­чы­гы - Анас­та­сия Ми­хе­е­ва да бар. Бу­ын­нар ара­сын­да­гы элем­тә­не сак­лап, нә­сел дә­вам итә.

    әтисе, бабасы кабере янында Фотолар гаилә архивыннан

    Оль­га ИВА­НО­ВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: