Кызганычка каршы, җитәкчеләр, белгечләр, фермерлар, бөртеккә һәм сөткә сатып алу бәяләренең сизелерлек түбән булуы аркасында, быелгы язны кәефсез каршылыйлар. Ничек кенә авыр булмасын, оптималь сроклар җитү белән чәчү агрегатларын кырга чыгарырга, планлаштырылган чәчүлек мәйданнарны чәчәргә кирәк булачак.
Агымдагы елда район игенчеләренә 32345 гектар мәйданда бөртекле сабан культуралары, майлы үсемлекләр: көнбагыш һәм рапс (3000 шәр гектарда), 4460 гектарда силоска кукуруз һәм 5000 гектарга якын берьеллык үләннәр чәчергә кирәк булачак.
Бөртекле сабан культуралары орлыклары белән хуҗалыклар тәэмин ителгән, 145 тонна кукуруз, 15 тонна көнбагыш һәм 26 тонна рапс орлыклары сатып алырга кирәк.
"Россельхозцентр" район бүлеге лабораториясендә орлыкларга чәчү алды һәм фитопатологик анализ ясау эше тулы куәткә бара. 1 апрельгә булган торыш буенча "Кулон" а/ф" ҖЧҖ, "Агро-Основа" ҖЧҖ, "Козлова М.И." КФХ, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ, "Игенче" ҖЧҖ, "Вәлиев Ф.Р.", "Скоков Н.А.", "Нурхамәтов З.М.", "Садыйков М.Х.", "Зубов В.С." КФХ-да орлыкларның чәчү сыйфаты мәгълүм инде.
Фермерлар Р.М. Исхаков, Д.А. Суворов, Р.Р. Баһауетдинов һәм А.Гаффаровалар традицион рәвештә ел саен чәчү сыйфатын билгеләми торып үз орлыкларын чәчмиләр. Кызганычка каршы, күпчелек вак фермер хуҗалыкларында әлегә орлыклар чәчү алдыннан тикшерелмәгән хәлдә кала. Шытучанлыгы, чисталыгы һәм авырлыгы (1000 орлыкның) кебек күрсәткечләрне белми торып, чәчү нормасын исәпләп чыгару мөмкин түгел.
Соңгы елларда төрле хуҗалыкларның үз тәҗрибәләреннән чыгып районлаштырылган, югары репродукцияле сортлар уңышны бермә-бер арттыруы турында уңай мисаллар булуга да карамастан, элиталы орлыклар сатып алуга игътибар кимеде. Өстәвенә югары репродукцияле орлыклар сатып алу федераль һәм республика бюджетлары тарафыннан субсидияләнә. Узган елгы язгы чәчүдә бары "Козлова М.И." һәм "Козлов В.А." КФХ лар гына үз орлыкларын яңартты. Орлыклар - тере организмнар, аларның яше бар, төрле стрессларга, авыруларга бирешүчән һәм дәвалауга мохтаҗлар. "Россельхозцентр"ның район бүлеге лабораториясендә орлыклар төрле авырулар белән зарарлануга тикшерелә. Әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗалыкка инфекция булу, химик яки биологик фунгицидлар куллануның нәтиҗәле булуы, микробиоашламалар, үсү стимуляторлары өстәү (кертү) мөһимлеге, әлеге партия орлыкларын чәчүнең оптималь сроклары һәм тирәнлеге күрсәтелгән документ бирелә.
Чәчәр алдыннан еш кына бер үк вакытта өстәмә эшкәртеп, орлык салынган складларның ишек-капкаларын ачып җилләтеп - җылы һава кертүче кайбер хуҗалыклар дөрес эшли. Әлеге юлны кулланмасаң, кышкы саклаудан соң орлык көшелендә температура чәчү башланганчы бик түбән кала бирә. Практика күрсәткәнчә, салкын орлыклар начар шыта (тоткарланып) һәм тигез чыкмый.
Чираттагы язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калып бара, һәр көннең кадерен белеп, файдаланып калырга тырышырга. Орлыкларны алмашу, сатып алу, кайтару, аларны зарарсызландыру өчен препаратларны, агулагыч машиналарны тиешенчә әзерләү, орлык саклана торган бина тирәләрен кардан арындыру эшләрен башкарырга кирәк.
Рафис Зиниятуллин, "Россельхозцентр" район бүлеге начальнигы
Нет комментариев