Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Орлык уңышның нигезе

    Игенчеләрнең барысы да авыл хуҗалыгы культураларының уңышы күпчелек орлыкларның сыйфатына бәйле булуын яхшы белә. Халыкта: "Ни чәчсәң, шуны урырсың" дигән гыйбарә тикмәгә әйтелмәгән. Киләсе ел уңышы өчен нинди нигез салына (орлыкларның сыйфаты нинди) - "Россельхозцентр"ның район бүлеге (кыскача әйтсәк, орлыкчылык инспекциясе) җитәкчесе Рәфис Зиниятуллин белән әңгәмәбез шул хакта. -Республиканың авыл...

    Игенчеләрнең барысы да авыл хуҗалыгы культураларының уңышы күпчелек орлыкларның сыйфатына бәйле булуын яхшы белә. Халыкта: "Ни чәчсәң, шуны урырсың" дигән гыйбарә тикмәгә әйтелмәгән. Киләсе ел уңышы өчен нинди нигез салына (орлыкларның сыйфаты нинди) - "Россельхозцентр"ның район бүлеге (кыскача әйтсәк, орлыкчылык инспекциясе) җитәкчесе Рәфис Зиниятуллин белән әңгәмәбез шул хакта.
    -Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан орлыкларның сыйфатына таләпләр куелды - чәчеләсе орлыкларның 85%-ы (ким түгел) югары репродукцияле булырга тиеш, бүлеп биреләсе субсидия күләме дә шуңа бәйле булачак, - диде Р.М. Зиниятуллин. -Хуҗалыклар 15 ноябрьгә чаклы орлыкларны эшкәртеп, тикшертеп, саклауга салырга тиеш иделәр.
    -Районда орлыкларны саклауга салу буенча эшләр ничегрәк тора?
    -ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җиткергән план буенча без 10800 тонна бөртекле сабан культуралары орлыклары (иминият фондын һәм азык-төлек максатларын кертеп), шулай ук 4120 тонна күләмендә күчмә фондка көзге культуралар һәм, үлән чәчелгән мәйданнарның 25%ын һәр елны яңартуны истә тотып, 54 тонна күләмендә күпьеллык үлән орлыклары салырга тиешбез.
    -Шул чаклы орлык бармы соң?
    -Бөртекле сабан культуралары буенча орлыклар җитәрлек салынды, ә күчмә фондка арыш - 60, көзге бодай ихтыяҗның 10 проценты күләмендә салынса, үлән орлыгы 45,5 тонна чамасы бар.
    -Орлыкларның булуы бер хәл, әле бит аларны эшкәртеп, тикшертеп чәчү кондициясенә җиткерәсе дә бар.
    -Бик дөрес. 24 ноябрьгә салынган орлыкның 65%-ы тикшерелгән, шуларның 93%-ы стандарт таләпләренә туры килә. Чүплелеге һәм шытучанлыгы буенча (бигрәк тә арпа) кондициясез орлыклар партиясе бар.
    Бүгенгесе көнгә "Яңа Чишмә" а/ф (аларда барыннан да яхшырак), "Игенче" ҖЧҖ, "Скоков Н.А.", "Вәлиев Ф.Р.", "Садыйков М.Х.", "Әхмәтвәлиева Г.Г.", "Исхаков Р.М." КФХ да орлыклар тулысынча хәзерләнгән һәм тикшерелгән. "Кулон" а/ф-да, "Архангельское", "Козлова М.И." һәм "Зубов В.С." КФХ да орлыклар белән 70%ка якын эш эшләнгән.
    -Ә вак фермерларда хәлләр ничегрәк?
    -Кызганычка каршы, аларның күпчелеге үз орлыкларының торышын белми дә, анализга проба бирмәделәр.
    -Әгәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 85% югары репродукцияле орлык булуын таләп итсә, бу сортны алмаштыру һәм яңарту турында сөйлиме?
    -Әйе, әмма бу мәсьәләдә район хуҗалыклары бик сүлпән шөгыльләнә ("Яңа Чишмә" һәм "Игенче"дән кала). Ә бит югары репродукцияле орлык чәчү уңышны 3-5 центнерга (гектарына) арттыра, өстәвенә өстәмә чыгымнарсыз.
    -Күпьеллык үлән орлыклары буенча ни әйтерсез?
    -Алар 46 тоннага якын салынган. "Яңа Чишмә" а/ф (сатуга да бар), "Игенче" ҖЧҖ, "Козлова М.И.", "Садыйков М.Х.", "Вәлиев Ф.Р.", "Скоков Н.А." КФХ үзләрен тулысынча тәэмин иткән.
    -Ындыр табакларының матди-техник база торышы ничегрәк?
    -Кызганычка каршы, булган орлык чистарткыч машиналар күптән искерде, күпчелек хуҗалыкларда ул яңартылмый диярлек. Оста куллы машинистлар аркасында алар әлегә эшли.
    -Бүген әле орлыклар белән эшләп буламы?
    -Әйе, 15-20 градус суыкларга чаклы орлыкларны эшкәртергә була әле, әлегә мондый мөмкинлек бар. Аннан орлыклар "кышкы йокыга талырга" тиешләр.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: