Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Озын гомер, сезгә!

    Чи­рат­та­гы Җи­ңү бәй­рә­мен кар­шы­лап, Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­на­шу­чы­лар са­фы­ның ел­дан-ел си­рә­гәя ба­ру­ын си­зә­без. Шу­лай да кай­бер ве­те­ран­на­ры­быз­ның озын го­мер­ле бу­лу­ла­ры­на сө­е­нә­без. Чөн­ки су­гыш­та кат­на­шу­чы­лар­ның сөй­лә­гән­нә­ре һәр яшь бу­ын өчен бә­һа­сез. Шун­дый­лар­ның бер­се­нә - Че­ре­му­хо­во Бис­тә­сен­дә яшәү­че Алек­сандр Гри­горь­е­вич Зу­ба­тов­ка 1 май­да 90 яшь тул­ды. Рус Волчья авы­лын­нан 18 яшь­лек егет...

    Чи­рат­та­гы Җи­ңү бәй­рә­мен кар­шы­лап, Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­на­шу­чы­лар са­фы­ның ел­дан-ел си­рә­гәя ба­ру­ын си­зә­без. Шу­лай да кай­бер ве­те­ран­на­ры­быз­ның озын го­мер­ле бу­лу­ла­ры­на сө­е­нә­без. Чөн­ки су­гыш­та кат­на­шу­чы­лар­ның сөй­лә­гән­нә­ре һәр яшь бу­ын өчен бә­һа­сез. Шун­дый­лар­ның бер­се­нә - Че­ре­му­хо­во Бис­тә­сен­дә яшәү­че Алек­сандр Гри­горь­е­вич Зу­ба­тов­ка 1 май­да 90 яшь тул­ды.

    Рус Волчья авы­лын­нан 18 яшь­лек егет 1941 ел­ның 17 ию­нен­дә ар­ми­я­гә кит­кән­дә озак­ла­мый су­гыш­ка элә­гер­мен дип һич тә уй­ла­ма­ган­дыр. Ул кол­хоз­да трак­тор­чы бу­лып эш­лә­гән һәм фронт­та аны танк бри­га­да­сы­на танк йөр­тү­че итеп ала­лар, әм­ма аңа пе­хо­та­да хез­мәт итәр­гә ту­ры ки­лә - танк­лар җи­теш­мә­гән.

    Су­гыш баш­лан­ган­нан алып, ул Ки­ев һәм Харь­ков шә­һәр­лә­рен сак­лап, Көнь­як-Көн­ба­тыш фрон­тын­да су­гы­ша, ан­да без­нең гас­кәр­ләр, шул исәп­тә ме­ха­ни­ка­лаш­ты­рыл­ган бер­ләш­мә­ләр, аэ­род­ром­нар дош­ман­ның көч­ле ави­а­ция һө­җү­ме­нә элә­гә. Шун­дый су­гыш­чан һө­җүм­нәр­нең бер­сен­дә Алек­сандр Гри­горь­е­вич яр­чык яра­сы ала. Ста­линг­рад­та гос­пи­таль­дә, ан­нан соң яр­ты ел­лап ди­яр­лек Но­во­си­бирс­ки­да эва­ко­гос­пи­таль­дә дә­ва­ла­на. Ан­нан чык­кач, 1942 ел­да аны Ерак Көн­чы­гыш фрон­ты­на җи­бә­рә­ләр. Ан­да ул ав­то­ро­та­да хез­мәт итә - танк­лар өчен ягу­лык та­шый.

    -Фронт­ка кит­кән­дә, ки­ре кай­та ал­мам дип уй­ла­дым. Бө­тен әй­лә­нә-ти­рә­ ут эчен­дә, адым са­ен үлем… Әти 44тә һә­лак бул­ды, ми­ңа һәм абы­ем Сте­пан­га ту­ган як­лар­га әй­лә­неп кай­тыр­га на­сыйп бул­ган. Фа­шист­лар Гер­ма­ниясе­нең җи­ңе­леп би­ре­лүе, чи­ге­нүе ту­рын­да­гы хә­бәр зур шат­лык алып кил­де. Дош­ман­ның бер­се юк ител­де, тик әле Япо­ния дә бар бит. Һәм без­нең ал­да Ерак Көн­чы­гыш­та шу­шы кан­лы су­гыш­ка соң­гы нок­та­ны кую бу­ры­чы тор­ды. 1945 ел­ның 9 ав­гус­тын­да һө­җүм опе­ра­ци­я­се баш­лан­ды, без Маньч­жу­ри­я­не үт­тек, Ду­нин, Ван­цин, Дунь­хуа шә­һәр­лә­рен ал­дык. Без­нең гас­кәр­ләр­нең ис­кит­кеч ос­та һө­җүм итүе нә­ти­җә­сен­дә 2 сен­тябрь­дә Япо­ния ко­ра­лын таш­ла­ды. Без бу хак­та бел­гәч, ко­чак­ла­ныш­тык, үбеш­тек, ав­то­мат­лар­дан һа­ва­га ут яу­дыр­дык…

    Ул бик ты­ныч, уй­лап һәм бер дә би­зәк­лә­ми­чә сөй­лә­де. Олы яшь­тә бу­лу­ы­на да ка­ра­мас­тан, шу­шы ерак ел­лар ва­кый­га­ла­рын ях­шы хә­тер­ли. Че­ре­му­хо­во Бис­тә­сен­дә, кар­чы­гы авы­лын­да, ул 60 ел­дан ар­тык яши. Унал­ты ел элек ул тол ка­ла. Өчен­че ел ин­де Алек­сандр Гри­горь­е­вич авыл ур­та­сын­да­гы яңа, бар­лык уңай­лык­ла­ры бул­ган өй­дә яши. Аны ве­те­ран­нар­ны то­рак бе­лән тәэ­мин итү прог­рам­ма­сы бу­ен­ча тө­зе­гән­нәр, ул бик ка­нә­гать. Күп­тән тү­гел ин­сульт ки­чер­гән, хә­зер үзен нор­маль хис итә. Та­биб­лар аны 10 көн­дә аяк­ка бас­тыр­ган­нар, кы­зы Ва­лен­ти­на яр­дә­ме бе­лән тиз са­вык­кан. Кы­зы һәм оны­гы Га­ли­на ве­те­ран­ның хә­лен көн са­ен бер­ни­чә мәр­тә­бә бе­ле­шеп то­ра­лар. Ве­те­ран үз аяк­ла­рын­да бул­са да, ху­җа­лык һәм бак­ча эш­лә­рен ан­нан эш­ләт­ми­ләр. Ул элек­тә­ге­чә яшәр­гә ты­ры­ша, йорт­ка чы­га, тә­рә­зә ту­рын­да­гы кар­лы­ган ку­а­гы­на (күп­тән тү­гел кы­зы утырт­кан) су си­бә. Пен­си­я­дә­ге күр­ше­се бе­лән гәп­лә­шеп уты­рыр­га яра­та. Тү­бән Нов­го­род­тан улы Вла­ди­мир да кайт­ка­лый, әти­сен ма­ши­на­сы­на утыр­тып ки­бет­кә алып ба­ра. Ис­ке Шеш­мин­ка­да яшәү­че кы­зы Ни­на да еш кай­та. - Озак яшә­вем­нең се­ре ни­дә ди­сез­ме? Го­ме­рем­дә ку­лы­ма тә­мә­ке ал­ма­дым. Әле дә ис­тә, фронт­та, ма­хор­ка уры­ны­на стар­ши­на­дан икен­че па­ек ши­кәр ала идем - тат­лы ри­зык ярат­тым. Спирт­лы эчем­лек­не дә бәй­рәм­нәр­дә ча­ма­сын бе­леп ке­нә кул­лан­дым, соң­гы 15 ел­да бө­тен­ләй авыз­га ал­ган юк. Иң мө­һи­ме, әле­гә чак­лы яшә­вем - ту­ган­на­рым, якын­на­рым яр­дә­ме бе­лән. Алар бул­ма­са, авы­ру­ны җи­ңә ал­мас идем. Җи­ңү Кө­нен­дә без га­и­лә­без бе­лән ба­ла­ла­рым, онык­ла­рым-онык­чык­ла­рым бе­лән өс­тәл яны­на җы­е­лы­ша­быз. Мин оп­ти­мист, Хо­дай куш­са, ки­лә­се ел­да да бер­гә җы­е­лыр­быз әле.

    Оль­га ИВА­НО­ВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: