Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Президент кулыннан бүләк

    8 март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанның сөт комбинатында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Просто молоко" ҖЧҖ ИК производствосы алдынгылары - хатын-кызлар белән очрашкан һәм дәүләт бүләкләре тапшырган. Бүләкләнүчеләр арасында безнең КМС заводында сөт кабул итүче булып эшләүче Светлана Совкова да бар, заводта ул 25 ел хезмәт куя. ТР-да азык-төлек...

    8 март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанның сөт комбинатында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Просто молоко" ҖЧҖ ИК производствосы алдынгылары - хатын-кызлар белән очрашкан һәм дәүләт бүләкләре тапшырган.
    Бүләкләнүчеләр арасында безнең КМС заводында сөт кабул итүче булып эшләүче Светлана Совкова да бар, заводта ул 25 ел хезмәт куя.
    ТР-да азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерүдә саллы өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. С.Н. Совкованы лаеклы бүләге белән котлап, исәнлек-саулык һәм яңа хезмәт уңышлары телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: