Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Рамил Якупов:“Киләчәкне күздә тотып эшлибез“

    Хуҗалыклар үзгәреш кичергәннән соң Чуаш Чабаксары авыл җирлегендә "Игенче" җәмгыяте оешты, аны оештыручыларның оста һәм грамоталы җитәкчелек итүе аркасында ул уңышлы гына эшләп килә. Хуҗалыкта терлекчелек һәм үсемлекчелек тармагы табышка эшли, салымнар, хезмәт хаклары түләүдә бурычлары да юк, кадрлар да алышынып тормый.

    Хәзергесе вакытта хуҗалыкта ниләр белән шөгыльләнәләр, "Игенче" ҖЧҖ-не оештыручыларның берсе Рамил Якупов безгә шул хакта сөйләде.
    -Хәзер ныклап торып сенаж салабыз, планның 70%ы, бу 3000 тонна дигән сүз, инде салынды, 300 тонна печән хәзерләдек, пай җирләре өчен халыкка 200 тонна печән тараттык. Картайган күпьеллык үлән басуларын (300 га мәйдан) сөрәбез, анда органик ашлама чыгарабыз, черемәне 10 мең тонна чыгарырга планлаштырабыз.
    Хуҗалыкта 130 баш ат, 750 баш МЭТ бар, шуның 200 башы - савым сыерлары. 1 сыердан көнгә 25 литр сөт савыла. Бөтен сөт югары сорт белән тапшырыла.
    Төзелеш эшләре дә төгәлләнү алдында: ЗАВ-40 агрегаты беренче ашлыкны кабул итәргә әзерләнә. Бу бөртек чистарту комплексы сәгатенә 40 тонна ашлык эшкәртеп чыгарачак. Барлыгы 3-4 мең тонна ашлык эшкәртү планлаштырыла. 7 мең тонна азык сыйдырышлы сенаж чокыры ясалып бетү алдында.
    Без төзелә торган объектларны үзебез дә карап әйләндек: һәрберсенә бетон җәелгән юл илтә, димәк, транспорт сазга батмаячак. Сенаж чокырының әзер өлешенә инде азык салынган. -Азык хәзерләүдә (ә ул мул) эшчеләр коллективы бик көйле эшли, - дип дәвам итте сүзен Рамил Якупов. -Печән чабуда Владимир Якимкин тырышып эшләде - КСК-100 чапкычында 3 мең тонна үлән хәзерләде, пресс-җыйгычта Петр Петров, МТЗ тракторында (төягечтә) Сергей Иванов намуслы хезмәт куйса, Николай Николаев КамАЗ белән яшел массаны ташып торды. МТЗ-да Аркадий Никифоров һәм Владимир Иванов әйбәт эшлиләр, Юрий Мельников К-701 тракторы белән тыгызлап тора. ДТ-75 тракторында Евгений Ендуганов һәм Александр Сидоров пар җирләрен эшкәртәләр. Эретеп ябыштыручы Максим Носковның да һәр участокта кирәге чыгып тора.
    -Димәк, сездә кадрлар җитәрлек?
    -Хәзер бездә 75 эшче, теләүчеләр тагы да күбрәк: безгә авыл яшьләре күп килә, тик барын да эш белән тәэмин итә алмыйбыз. Вакытында бирелгән әйбәт хезмәт хакы - авыл кешесе өчен зур стимул. Быел гына алынган яңа техника да кызыктыра. Без 4 техника сатып алдык: яңа "Макдон" комбайны, прицеплы КамАЗ, ике МТЗ-1221 һәм кулланышта булган "ДОН" комбайны. "Макдон" өчен дәүләттән дә ярдәм алдык. Калганнарына документлар хәзерлибез.
    -Ни өчен әле урып-җыюга керешергә ашыкмыйсыз?
    -Безнең җирләр чәчү өчен соңрак өлгерә, шунлыктан без чәчүгә иртәрәк керешә алмыйбыз. "Омский" сортлары чәчәбез, алар төньяк культуралары булганга, безнең климат өчен ярашлы. Шуңа да урып-җыюны соңрак башлыйбыз.
    -Бөртеклеләрне урып-җыяр чак җитте. Бу эшләрне үзегез башкарып чыга аласызмы, бу вакытка эшләрен тәмамлаган башка хуҗалыкларны ярдәмгә чакырасызмы?
    -Бездә кешеләр дә, техника да җитәрлек. Өч "ДОН", бер "СК-5", бер "Макдон" комбайны кырга чыгачак. Барлык техника уракка әзер. Безнең 200 гектар люцернаны орлыкка аласы, 780 гектар сабан бодае, 520 гектар арпа, 300 гектар көзге бодай урып-җыясы бар. Уңыш мул булырга вәгъдә итә, көннәр матур торса, 20 көндә эшне төгәлләргә өметләнәбез.
    -Рамил Сәлихҗанович, күптән түгел Зәй районында үткән семинарда мин Сезнең җентекләп ниндидер банкаларны, яңа техниканы караштыруыгызга игътибар иттем. Тирес чистарту агрегаты белән кызыксынгач, авыр сулап читкә китүегезне дә искәрдем. Менеджер да моңа игътибар итеп: "Бу кешенең кәефе кырылды", - дип өстәде.
    -Әйе, техника "текә", тик без әлегә аны ала алмыйбыз. Мин тагын яңа сорт орлыклар, үсемлекләрне тукландыру өчен яңа препаратлар белән кызыксындым, чәчкеч карадым, ул әйбәт, билгеле, тик аны капшап карап, ышанычлы булуына инанмый торып, сатып алмыйбыз әле.
    -Андый авыл хуҗалыгы семинарлары ел саен үтә бит, бу чаралар Сезгә ни дә булса бирәме соң?
    -Беренчедән, мин анда дусларым белән очрашам - тәҗрибә уртаклашабыз, стендлар янында районнардагы хуҗалыкларның эш нәтиҗәләрен чагыштырып карыйбыз. Икенчедән, аннан бик күп реклама алып кайттым, кышын - бушрак вакытта хезмәттәшем Раил Вәлиуллин белән өйрәнәчәкбез, эксперимент үткәрәчәкбез.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: