Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район бюджеты расланды

Яңа Чишмә муниципаль район Советының 14 декабрьдә узган 20 нче утырышында бертавыштан 2017 елга район бюджеты расланды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

Утырыш башланганчы җыелган халык вакытсыз арабыздан киткән Чабаксар авыл җирлегеннән сайланган район Советы депутаты Якупов Рамил Сәлихҗан улын бер минутлык тынлык белән искә алды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакованың "2016 елда районның социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2017-2019 елларга бурычлар турында"гы докладын тыңлап, аның буенча фикер алышканнан соң, район Советы карар чыгарды:
- районның социаль-икътисадый үсеш Стратегиясен тормышка ашыру буенча беренче чиратта торган чаралар планын үтәргә;
- район территориясендә инвестиция активлыгын күтәрергә;
- кече һәм урта бизнес үсеше өчен уңайлы эшмәкәрлек мохиты тудырырга.
"2017 елга, пландагы 2018 һәм 2019 елларга район бюджеты турында"гы доклад белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина чыгыш ясады.
Аның докладыннан соң район Советы депутатлары бюджетның фаразланган керемнәр һәм чыгымнар күләмен расладылар, ул 395594,18 мең сум тәшкил итәчәк.
Утырышта шулай ук 2017 елга район Советы эшенең перспектив планы расланды, аны район башлыгы урынбасары Надежда Попкова җиткерде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семенякның "Социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмаларга муниципаль ярдәм программасы"ның үтәлеше турындагы мәгълүматын тыңлаганнан соң, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә социаль хезмәт күрсәтүләр тармагын үстерү өчен шартлар тудырырга тәкъдим ителде.
- Мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова биргән мәгълүматны тыңлаганнан соң, район Советы:
- мәдәният учреждениеләре күрсәтә торган хезмәтләр һәм үткәрә торган чараларның сыйфатын яхшыртуны;
- мәдәният учреждениеләре белгечләренең квалификациясен күтәрүне;
- Туган якны өйрәнү музее өчен конференц-зал һәм фондны саклау өчен өстәмә бина булдыру мәсьәләсен хәл итүне тәкъдим итте.
Киңәшмәдә Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы турында Нигезләмәгә, муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль хезмәт (вазыйфа) урынына калган шәхесләр тарафыннан вазыйфаи бурычларын башкарганда мәнфәгатьләр бәхәсенә китерү мөмкинлеге булган шәхси кызыксыну туу турында хәбәр итүләр тәртибе турында Нигезләмәгә, муниципаль берәмлекләр Уставына үзгәрешләр кертелде.
Депутатлар тарафыннан шулай ук муниципаль милекне хосусыйлаштыруның фаразланган планы, муниципаль милекне арендага бирү тәртибе һәм башкалар турындагы мәсьәләләр дә расланды.
Аннан бүләкләү тантанасы булды. Район Советының узган утырышында Әнвәр Залаковка Яңа Чишмә районының Мактаулы гражданины исемен бирү турында карар кабул ителгән иде, әлеге утырышта аңа тантаналы төстә күкрәк билгесе һәм 1 нче номерлы таныклык тапшырылды. Үз чиратында Әнвәр Мәхмүт улы сүз алып;
- Үз гомеремдә мин бик күп төрле бүләкләр алдым, шул исәптә дәүләт тарафыннан бирелгәннәре дә, әмма, минем өчен үз якташларымнан алынган бүләктән дә кадерлесе юк.
- Районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Нина Иванова (сайлау системасында ул 30 елдан артык эшли) сайлау кампанияләрен әзерләү һәм үткәрү буенча намуслы эшләве өчен РФ ҮСК-нең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Ветераннар советы рәисе Александр Скоков Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Сайлау системасы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Лариса Остолопова (Волчья Бистәсе) ТР ҮСК-нең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
"Өмет. Ышаныч. Мәхәббәт" Халыкара Гаилә династиясе фестивалендә 2 урын алган Карповлар гаиләсе Диплом белән бүләкләнде.
"Әтиләр Советы эшчәнлеген иң яхшы оештыручы" дип исемләнгән Республика конкурсында 2 урын өчен Валерий Кузнецов Диплом белән бүләкләнде.
Шуның белән утырыш үз эшен төгәлләде.
Бүләкләнүчеләрнең фоторәсемнәрен газетабызның novoshishminsk .ru сайтыннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев