Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Район бюджетын кем ничек тулыландыра

    2015 елның 9 аенда район бюджетына 114,8 млн.сум күләмендә салым һәм салымныкы булмаган керемнәр кергән, ә түләүсез керемнәрне (субсидияләр, дотацияләр) исәпкә алып тулаем керемнәр күләме 393,1 млн.сум тәшкил иткән. "Керемгә карап салына торган" салым Район бюджетына һәм АҖ бюджетына керә торган төп салым булып физик затларның керемнәренә салына торган салым...

    2015 елның 9 аенда район бюджетына 114,8 млн.сум күләмендә салым һәм салымныкы булмаган керемнәр кергән, ә түләүсез керемнәрне (субсидияләр, дотацияләр) исәпкә алып тулаем керемнәр күләме 393,1 млн.сум тәшкил иткән.
    "Керемгә карап салына торган" салым
    Район бюджетына һәм АҖ бюджетына керә торган төп салым булып физик затларның керемнәренә салына торган салым (НДФЛ) тора яки "керемгә карап салына торган" салым.
    Керемнәрнең тулаем күләмендә НДФЛ 68%ны тәшкил итә. 9 айда ул 67,5 млн.сум тәшкил иткән. Төп түләүчеләр булып нефть компанияләре (56,6%), бюджет учреждениеләре (22,6%), авыл хуҗалыгы оешмалары (8,6%), төзелеш оешмалары (2,8%), эшкәртү тармаклары һәм сәүдә предприятиеләре (1,5 шәр %), җәмәгать туклануы (0,9%), урта һәм кече бизнеска караган башка төр предприятиеләр (7,2%) тора.
    Инде билгеләп үтелгәнчә, НДФЛ-ның 57%ы нефтьчеләрдән керә, авыл хуҗалыгы оешмаларыннан - 8,6%. 9 ай эчендә хуҗалыклардан 10,7 млн.сум "керемгә карап салына торган салым" акчалары кергән. Әгәр дә бу акчаларны хуҗалыклар буенча карап анализласак, шактый "чуар" күренеш килеп чыга. "Яңа Чишмә" "Сөт иле" ҖЧҖ 6,5 млн.сум күчергән, "Кулон" а/ф - 2 млн.сумга якын, "Козлова М.И." КФХ - 790 мең сум, "Игенче" ҖЧҖ - 405 мең сум, "Зубов В.С." КФХ - 242 мең сум, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ - 150 мең сум, "Садыйков М.Х." - 145 мең сум, "Скоков Н.А." КФХ - 130 мең сум, алга таба тагы да кимү тәртибендә бара. Шул ук вакытта байтак КФХ да эшчеләр саны бертөрле, ә НДФЛ-да аерма 1,5-2 тапкыр. Моны ничек аңларга? Димәк, эшчеләргә бер бәя (конвертларда) түләнә, ә ведомостьларда исә НДФЛ-ны азрак түләү һәм Пенсия фондына взносларны азрак күчерү өчен башка, тагы да түбәнрәк суммалар күрсәтелә. Нәтиҗәдә бюджет байтак кына күләмдә салымнарны алып бетерми, ә иң мөһиме - хуҗалыкта эшләүче хезмәткәрләр интегә дигән сүз - лаеклы ялга чыккач алар бик аз пенсия алачак. Әле тагын шулай да булырга мөмкин: эшчеләр документаль рәвештә рәсмиләштерелми генә эшкә урнашалар.
    Әгәр дә төзелеш оешмаларыннан кергән НДФЛга анализ ясасак (9 айда барлыгы 3,5 млн.сумга якын), "Алексеевскдорстрой" ҖЧҖ - 2,3 млн.сум, "Төзүче" ҖЧҖ - 900 мең сум акча күчергән, ә "Стройсервис" ҖЧҖ - нибары 72 мең сум, ИП Азарян Э.В. барлыгы 18 мең сум гына акча күчерүен күрәбез һ.б.
    Эшкәртү тармагына керүче оешмалардан барыннан да күбрәк КМС заводы (1,5 млн.сум) күчергән, ИП Нуртдинов Р.А. - 189 мең сум, "Пищевик" ҖЧҖ - 68 мең сум, ИП Курмаева Г.Р. - нибары 24 мең сум, ИП Вәлиуллин Ф.Н. исә 14 мең сум гына "ыргыткан".
    Сәүдә предприятиеләреннән 1,5 млн.сум НДФЛ кергән. Салымнарны даруханәләр, "Пятерочка" һәм "Магнит" кибетләре, ИЭ Гулькова Л.А., М.М. Әхмәтов һәм Н.Г. Галәветдинов намуслы рәвештә түләп баралар, ә менә "Радуга" ҖЧҖ быел "керемгә карап салына торган" салымны күчерүне 10 тапкырга киметкән.
    Җәмәгать туклануы предприятиеләре арасында бик кызыклы чагыштыру килеп чыга. Җәмәгать туклануы предприятиеләренең башка нокталары белән чагыштырганда, "бер "Сакура" ашханәсе генә дә НДФЛ ны күпкә күбрәк түләгән, гәрчә эшләүчеләр саны бер үк төрле диярлек булса да. Димәк, соңгылары, "Сакура"дан аермалы буларак, үз эшчеләренә хезмәт хакын бик аз түли, ә күбрәк "конвертларда" бирәләр дигән фикер туа (ягъни хезмәт хакын ике төрле саныйлар).
    ҖИР САЛЫМЫ
    Җирле бюджетлар өчен әһәмиятле салым булып җир салымы тора. 9 айда АҖ бюджетларына ул 14,9 млн.сум күләмендә кергән.
    Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җир салымы буенча физик затлардан кергән түләүләр нибары 86% күләмендә генә.
    Авыл җирлекләре бюджетлары өчен салымнарның әһәмиятен игътибарга алсак, җиргә түләүләр буенча планда каралган еллык түләүләрне үтәүне тәэмин итү буенча эшне дәвам итәргә; недоимкаларны киметү буенча эшчәнлекне активлаштырырга; инвесторлар тарафыннан җиргә булган түләүләрне үзвакытында башкаруга контрольлек итәргә кирәк.
    УРТАЧА ХЕЗМӘТ ХАКЫ
    Яңа Чишмә муниципаль районының бюджет учреждениеләре буенча 2015 елның 9 аенда уртача хезмәт хакына анализ ясаганда, иң югары хезмәт хакы (аена) сәламәтлек саклау учреждениесендә (21700 сум) икәнен билгеләп үтәргә мөмкин, аннан соң мәгариф бүлекләре - 17230 сум, мәдәният - 15520 һәм яшьләр сәясәте - 10880 сум.
    9 ай нәтиҗәләре буенча хезмәт хакы тулысынча һәм үзвакытында түләнгән.
    ТҮЛӘҮЛЕ ХЕЗМӘТЛӘР КҮРСӘТҮ
    2015 елның 9 аенда районның бюджет учреждениеләре түләүле хезмәтләр күрсәтүдән 3,6 млн.сум күләмендә керем алганнар (еллык планның 66%ы).
    Район башкарма комитетының тармак бүлекчәләре җитәкчеләре түләүле хезмәтләр күрсәтүдән керемнәр дәрәҗәсен арттыру һәм 2015 елга билгеләнгән планнарны үтәү буенча кирәкле барлык чараларны башкарырга тиешләр.
    Бюджетны уңышлы һәм сыйфатлы башкару өчен керемнәр җыю, недоимканы киметү, акчаларны рациональ һәм нәтиҗәле файдалану буенча эшне көчәйтергә кирәк.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: