Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район газетасы тарихы: “Хәбәрләр“ ничек чыныккан“

Татарстан АССР барлыкка килүнең әһәмиятле юбилеена "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе коллективы районыбызның крайны өйрәнү эшенә үз өлешен кертергә ниятләде һәм беренчеләрдән булып яңа башланып киткән елда үзенең юбилеен билгеләп үтүче район газетасын булдыру һәм үсеш алу тарихы турында язмалар бастырып чыгара башлый.

Үз тарихында "Яңа Чишмә хәбәрләре" район газетасы үз исемен ике тапкыр алыштырды. Беренчесе, 1933 елда басма оешканда алынган "Клич колхоза" исеме 1958 елда "Заря коммунизма"га алыштырылган. Район таратылгач 1962 елда газета да үз эшен туктата. Байтак вакыт узгач, 1983 елда район кабат оеша, ә 1984 елның 1 гыйнварыннан басма орган да торгызыла, бу юлы инде "Яңа Чишмә хәбәрләре" дигән заманча исем астында.
2018 елда безнең газетага 85 ел тула. 2003 елның язында газетаның юбилеена карата басылып чыккан "Безгә - 70!" дип аталган язмалар циклын актарып, аның барлыкка килүеннән алып "тормыш юлын" күзәтәбез. Редакциядә 1933 елның 4 мартында (№13) чыккан, могҗиза белән исән калган газетаның ксерокопиясе саклана. Аны табу тарихы да (бу хакта алдарак сөйләрбез) бик кызыклы. Әлеге санның беренче битендә алдынгы колхозчыларның I Бөтенроссия съездында яңгыраган Сталин сүзләре (фикерләре) кыстырылган идеологик яктан тотнаклы баш мәкаләләр урын алган. 1933 елда авторларның имзалары нигездә "Игелек теләүче", "Колхозчы", "Белүче", "Машинист", "Шаһит" кебек псевдонимнар астында куелганлыгын белдек. 1936 елдан алып сугышның беренче елларына кадәр барлык хәбәрчеләр фәкать фамилияләрен генә (исемсез) куйганнар.
ТР Дәүләт архивыннан һәм информатизация һәм элемтә министрлыгының Китаплар палатасыннан табылган мәгълүматлар буенча, 1936 елда район газетасы 75 колхозны һәм 26 авыл советын информация белән тәэмин иткән. 1936 нчы елдан газетаның бәясе 5 тиен булган. Газетаның беренче редакторы Москвин була, аннан 5 ел дәвамында аны И.Парфенов, Веселов, Хромцов, Н. Кручинкин, К. Дмитриевлар алыштырган.
(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев