Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район музейларына Галәм Байрагын мәңгелек саклауга тапшырдылар

Якшәмбе, 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә район мәдәният йортында шушы бәйрәмгә һәм комсомолның 100 еллыгына багышланган “Уйна, гармун!” дип аталган беренче район конкурсы булып үтте.


Анда район авылларыннан үзешчән коллективлар, гармунчылар, баянчылар, шулай ук баян сыйныфы буенча БСМ дә шөгыльләнүчеләр катнашты. Баянга, гармунга һәм аның тагын бер төре – хромкага, шулай ук башка музыка уен коралларына кушылып комсомол турында җырлар, татар һәм чуаш халык көйләре, рус халык җырлары, классик музыкаль әсәрләр яңгырады. Балалар сәнгать мәктәбенең баян сыйныфы укытучылары Марина Минаева һәм Александр Немцов, шулай ук район мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носовалар жюри әгъзалары иде. Галина Носова “Уйна, гармун!”, “Выля, хуткупас!”, “Играй, гармонь!” конкурсын ачып җибәрде һәм тамашачыларны Халыклар бердәмлеге көне һәм шулай ук 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Казан Изге Мәръям Ана иконасы православие бәйрәме белән котлады. Конкурс бәйрәм концерты сыйфатында үтте, ә соңыннан җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Конкурс башланыр алдыннан РМЙ залында тантаналы шартларда Галәм Байрагы эстафетасын тапшыру чарасы булды. Аны Мәскәү кунагы, Галәм Байрагы Халыкара комитеты вәкиле, эстафетада катнашучы Тамара Макаренко район музейлары фондына: Крайны өйрәнү музеена һәм Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеена мәңгелек саклауга тапшыру өчен алып килгән.
Галәм Байрагы, амарант төсендәге боҗрада өч түгәрәкле ак флаг Рерих Пакты символы булып тора, бу тарихта сәнгать һәм фәнни учреждениеләрне һәм тарихи һәйкәлләрне (1935 ел) саклау турындагы беренче халыкара килешү.
 Галәм Байрагы Халыкара комитеты үзе Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) каршындагы хөкүмәтнеке булмаган оешма булып тора, ә чара “Берләшкән Милләтләр Оешмасы: Россиядә 70 ел” Халыкара программасы кысаларында үткәрелде. Тамара Макаренко әлеге комитетның барлыкка килү тарихы белән таныштырды һәм анда үзенең миссиясе турында сөйләде. 
Галәм Байрагы Халыкара комитетына Николай Константинович Рерих исән чакта ук нигез салынган. Бүгенгесе көндә комитет Рерихның тынычлык һәм мәдәни идеяләрен бөтен дөнья буйлап тарата. Әлеге максаттан комитет әгъзалары лекцияләр укыйлар, китаплар һәм башка басмалар бастырып чыгаралар, конференцияләр һәм мәдәни чаралар үткәрәләр. Комитет әгъзалары төрле милләт һәм дин кешеләре, анда буш вакытларында эшлиләр. Мисал өчен, Тамара Макаренко 1941 елда туган. Олы яшьтә булуына карамастан, ул байтак шәһәрдә булырга өлгергән, анда төрле милләт халкына нәрсә ул тынычлык, мәдәният һәм дуслык булуын аңлаткан.
- Әлеге акция белән мин инде биш елдан артык шөгыльләнәм, - ди ул. – Галәм Байрагы нигезе – бу өч бердәмлек билгесе. Ул – иң борынгысы һәм иң киң таралганы. 
Галәм Байрагыннан тыш, район музейлары директорларына “тынычлык, толерантлык, халыклар диалогы, мәдәният һәм цивилизация кыйммәтләрен тормышка ашырган өчен” Дипломнары тапшырылды. Чара азагында Тамара Макаренко барлык катнашучыларга һәм бигрәк тә Яңа Чишмә районында әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде. Тантана азагында Галина Носова Яңа Чишмә районыннан Тамара Макаренкога Рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Ольга Иванова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев