Район “РИТЭК“ның 14 грантын откан
25 сентябрьдә “Пирамида“ күңел ачу комплексында “РИТЭК“ АҖ “Лукойл“ ПАО ның социаль һәм мәдәни проектларының IX конкурсында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү чарасы булып үткән. Бүләкләү церемониясендә 14 кешедән торган район делегациясе дә катнашкан. Безнең район 3 миллион сум күләмендә 14 грант откан.
“Экология“ номинациясендә авыл җирлекләре башкарма комитетлары тарафыннан әзерләнгән ике проект өчен сертификатлар тапшырылган, болар: Архангел АҖ – “Барыбыз бергәләп ял итәбез“ һәм Ленино АҖ – “Җиңү паркы чисталык һәм матурлык территориясе“ проектлары. Әлеге номинациядә архангеллылар проекты абсолют җиңүче булган.
“Рухият һәм мәдәният“ номинацияләрендә дүрт грант тапшырылган:“Дуслык салават күпере“ Халыклар дуслыгы фестивале“ проекты өчен Зирекле АҖ башкарма комитетына, “Игелеклелек һәм шәфкатьлелек мәктәбе“ проекты өчен - Шахмай АҖ башкарма комитетына, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә сәламәтлекләре чикле балалар өчен инклюзив белем бирүгә – Яңа Чишмәдәге “Ландыш“ балалар бакчасына “Без бер гаилә“ проекты өчен һәм район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегенә “Бергә - без бер гаилә “ проекты өчен (тәрбиягә (асрамага) бала алган гаиләләр клубы булдыруга).
Авылда физкультура һәм спортны үстерүгә алты проект грант алган: авыл җирлеге территориясендә балалар мәйданчыгы төзү буенча “Балачак ишегалды“ проекты өчен (Петропавел АҖ башкарма комитетына), “Бәхетле бала – сәламәт бала“ проекты (Красный Октябрь АҖ башкарма комитетына), “Без, кечкенә балалар, йөгерергә һәм уйнарга яратабыз“ проекты (Тубылгытаудагы “Тургай“ балалар бакчасына), “Спорт белән бәйле балачак – сәламәт милләт“ проекты өчен ( Черемуховодагы “Каенкай“ балалар бакчасына).
Яңа Чишмәдәге Картлар йорты “Сәламәт булыр өчен – тренажерларда шөгыльлән!“ - дәвалау - физкультура бүлмәсен җиһазландыруга, Үзәк клуб системасы авылда “Авылча фитнес“ тренажер залы өчен грант алганнар.
“Спорт һәм туризм организмны ныгыта“ проекты буенча Красный Октябрь мәктәбенә һәм “Спортка чикләр юк“ проекты өчен “Аҗаган“ яшүсмерләр клубына да грантлар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев