Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Район үзәгендә яңа балалар бакчасы ачыла

    Республика президент программалары аркасында балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка төр социаль объектлар актив төстә сафка бастырыла һәм Татарстанның барлык территориясендә камилләштереп яңача ясала. Татарстанда алар барлыгы 30, алар территорияләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, алар барысы да эшләүләрен дәвам итә. Һәм бу икътисадта гади булмаган хәлне кичергән ил өчен...

    Республика президент программалары аркасында балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка төр социаль объектлар актив төстә сафка бастырыла һәм Татарстанның барлык территориясендә камилләштереп яңача ясала.

    Татарстанда алар барлыгы 30, алар территорияләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, алар барысы да эшләүләрен дәвам итә. Һәм бу икътисадта гади булмаган хәлне кичергән ил өчен уникаль күренеш.
    "Быел без 75 балалар бакчасы ачабыз. 10000 нән артык урын булдырырга планлаштырыла. Республика тарихында беркайчан да шулкадәр төземәдек. Хәзер иң мөһиме - шушы объектлар буш тормасын иде", - диде Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы Сокура авылында балалар бакчасын ачу чарасында.
    Мәктәпләргә капиталь ремонт республика президент программасы бишенче ел эшли. Ел саен финанслау күләме 2,5 млрд.сум тәшкил итә. Быел бу акчаларга урта белем бирү йортларын гына түгел (119 муниципаль һәм 7 коррекцион), ә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен дә (10 балалар бакчасы) ремонтлаячаклар. Бүген 2015 елга мәктәпләрне ремонтлау буенча план үтәлгән диярлек инде.
    Яңа мәктәпләр төзү дә шулай ук республика президент программасы буенча башкарыла. Агымдагы елда Татарстанда барлыгы 13 яңа мәктәп төзеләчәк.
    Өч көннән соң безнең Яңа Чишмә районында быел республика президент программасы буенча төзелгән берьюлы өч яңа объектта өй туе үткәрү көтелә. 1 сентябрьдә Черемухово Бистәсендәге яңа мәктәп укучылар кабул итәчәк, Яңа Иванаевода яңа күп функцияле үзәк үз ишекләрен ачачак, ә район үзәгендә яңа "Алтын ачкыч" балалар бакчасында өй туе булачак. Район өчен тантаналы чарага Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның килүе көтелә.
    Яңа балалар бакчасы янында без балалар бакчасы мөдире Любовь Михеева белән очраштык һәм өй туена хәзерлекнең барышы хакында сораштык.
    -Безнең бакчада 80 урынга дүрт төркем бала булачак (27 августка ата- аналардан балаларын яңа бакчага кабул итүне сорап 77 гариза алынган инде) һәм 26 кеше хезмәт күрсәтәчәк. Кадрлар тупланган инде, аларның күбесенең тиешле белемнәре һәм балалар белән эш тәҗрибәләре бар. Алар бүген төзүчеләр белән бергә объектта эшлиләр.
    Балалар бакчасын "Төзүче" җәмгыяте төзи, җәмгыятьнең прорабы Фәнис Әхмәтшин гел объектта.
    -Бу көннәрдә биредә 50 ләп кеше хезмәт куя, хәзер бизәү эшләрен төгәлләп киләбез, кухня җиһазлары, сантехника монтажлана,- ди ул.
    Шулай ук биредә хәзер территория төзекләндерелә, брусчатка салына, территориядә явым-төшемнән саклагыч түбәле уен мәйданчыклары торгызыла.
    Кухня һәм медицина кабинеты өчен җиһазлар, мебель, текстиль (урын-җир әйберләре) кайтартылды, алар урнаштырыла, эшчеләр кәрнизләр куялар, бүлмәләрдә дизайнер стеналар буяу белән мәшгуль.
    Яңа балалар бакчасында ачык төсләргә буялган зур музыка һәм уен заллары, иркен йокы бүлмәләре, зур тәрәзәләр, якты бүлмәләр. Димәк, яңа бина "хуҗаларына" рәхәт һәм уңайлы булачак.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: