Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда яңа авыл хуҗалыгы оешмасы пәйда булды

Безнең районнан энергияле һәм эш сөючән эшмәкәр Михаил Дегтярев авыл хуҗалыгы производствосы, аерым алганда, сөтчелек терлекчелеге белән шөгыльләнергә ниятләгән һәм крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган.

Зирекле авыл җирлеге территориясендә ул җир участогын арендага алып, 200 башка терлекчелек фермасының ярым җимерек хәлдәге бинасына капиталь ремонт ясаган (яңартып корган). Монда тәрәзәләр, ишекләр, түбә тулысынча яңартылган, металлдан зур утар төзелгән, вак ташлы юл ясалган, электр һәм су белән тәэмин итү системасы үткәрелгән. Эш өчен кирәкле техника да сатып алынган.
Бинага барлык кирәкле технологик җиһазлар (тирес чыгару, су эчертү, сөт саву) урнаштырылган. Әлеге эшләрне башкару өчен Михаил Дегтяревка "Яңа гына эш башлаучы фермер" да откан грант акчалары да булышкан.
Яңа фермерга сүз белән дә, эш белән дә күршесе - Өргәнчә фермеры Марат Садыйков та ярдәм иткән. Җәйге чорда терлекләрне туклыклы кышлату өчен тиешле күләмдә азык әзерләнгән. Сыерларны (92 баш) республикадан читтә урнашкан өлкәләрдән алып кайтканнар һәм бүгенгесе көндә хуҗалык һәр көнне безнең КМС заводына 700 килограммга якын сөт сата. Буаз сыерлар үрчем дә китерә башлаган - инде өч бозау туган.
Яңа фермер хуҗалыгы оешу белән эшчеләр дә кирәк булган, шулай итеп 8 яңа эш урыны булдырылган. Ферма мөдире, сыер савучылар һәм терлек караучылар көн саен вахтада күрше Благодатное авылыннан килеп йөриләр, эш шартларыннан һәм хезмәт хакыннан зарланмыйлар.
Фермерның планнарында алда производствоны тагы да киңәйтү - инде тагын бер бинаны яңартып төзи башлаганнар, монда бозаулар абзары һәм тудыру бүлеге булачак.
- Бу киләчәктә терлекләрнең баш саны артуга һәм терлекчелек продукциясенең дә артуына өмет уята, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. - Безнең районда шундый эш сөючән булдыклы кешеләр күбрәк булса иде.
Фермер Михаил Дегтяревка уңышлар телик!
Азат Мусин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев