Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “РИТЭК чыршысы“ гөрләде

    25 декабрьдә район мәдәният йортында сәләтле 200 бала өчен "РИТЭК" чыршы бәйрәме оештырды.

    Араларында БЯСМ-дә тәрбияләнүчеләр - төрле ярышларда призлы урыннар яулаучылар, Балалар иҗат үзәгенә йөрүчеләр, Балалар сәнгать мәктәбенең сәләтле балалары - иҗат конкурсларында җиңүчеләр һәм дипломантлар, "Аҗаган" яшүсмерләр клубыннан 40 бала, 118 нче ҺУ укучылары бар иде. Чыршы бәйрәменә тагын быел район мәктәпләрен тәмамлыйсы 104 укучы чакырылган иде.
    Тамаша залында яңа ел тамашасын карарга килгән башка балаларга да урын табылды. Тамашаны профессиональ артистлар бик оста куйдылар. Алар инде өченче ел рәттән Яңа Чишмәгә киләләр, безнең дусларыбызга әйләнеп беттеләр. Бу юлы да аларның әкият персонажлары шаярттылар, көлдерделәр, бөтен залны үзләренә җәлеп иттеләр. Талантлы чыгышлары, спецэффект, инструменталь музыка, отышлар уйнату, зал белән аралашу - тамашаның күңелле килеп чыгуы балаларның йөзләрендә чагылыш тапты. Артистлар исә балаларның күңелләрен күтәрә беләләр! Тун кигән, ак сакаллы Кыш бабай да үзгә - заманча иде. Соңрак ул Кар кызы белән бергәләп фойеда узган дискотекада балалар белән биеп тә йөрде. Бәйрәм бик күңелле булды, "РИТЭК"тан алынган бүләкләр дә балаларның күңелләрен күтәрде. Алар ел буена җитәрлек энергия алдылар.
    Бәйрәм тамашасыннан башка кызыклы мизгелләрне газетабыз сайтыннан (novoshishminsk.ru) карый аласыз.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: