Һәркем үз өлешен кертә
Ел саен 2000 елдан алып 8 июньдә без һөнәри бәйрәмебез - Социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үтәбез. Социаль хезмәткәрләр - гражданнарга тиешле ярдәм күрсәтү буенча эшләрне оештыручы, авыр хәлләргә юлыккан кешеләргә шул хәлдән чыгу юлларын эзләүдә үзләренең барлык көчләрен бирүче кешеләр алар. Кызганычка каршы, соңгы елларда катлаулы тормыш авырлыкларына юлыгучы кешеләр...
Ел саен 2000 елдан алып 8 июньдә без һөнәри бәйрәмебез - Социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үтәбез. Социаль хезмәткәрләр - гражданнарга тиешле ярдәм күрсәтү буенча эшләрне оештыручы, авыр хәлләргә юлыккан кешеләргә шул хәлдән чыгу юлларын эзләүдә үзләренең барлык көчләрен бирүче кешеләр алар.
Кызганычка каршы, соңгы елларда катлаулы тормыш авырлыкларына юлыгучы кешеләр саны арта бара, бу исә стресска китерә. Социаль хезмәткәрләр кешеләр проблемасының күпчелек өлешен үз өсләренә алалар. Безгә барысы да - аз тәэмин ителүчеләр дә, җитеш тормышта яшәүчеләр дә килеп мөрәҗәгать итә. Кемдер күбрәк матди ярдәмгә мохтаҗ, кемнеңдер аралашыр кешесе юк, кемгәдер психологик ярдәм кирәк.
Ай саен социаль яклау һәм матди ярдәм күрсәтү буенча республика үзәге филиалы белгечләре тарафыннан 7 меңнән артык кешегә төрле төр пособиеләр һәм компенсацияләр исәпләү эше башкарыла, бу район халкының 48 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, инвалидларны реабилитация үзәкләренә реабилитацияләүгә, пенсионерларны санатор-курорт дәвалануларына җибәрү, Картлар йортына урнаштыру, студентларга социаль стипендияләр билгеләү өчен белешмәләр әзерләү, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшыртуга субсидияләр бүлеп бирү, реабилитацияләүнең техник чараларын тәкъдим итү һәм башка бик күп эшләрне башкаралар.
Социаль яклау учреждениеләрендә һәм бүлекчәләрендә үз һөнәрләренә тугры булган кешеләр эшли. Бүген тармак белгечләренең белемлелек дәрәҗәсенә, социаль әһәмияткә ия нәтиҗәләргә ирешү өчен үз эшчәнлекләрен башкача көйләү осталыгына карата югары таләпләр куела. Матди ярдәм күрсәтү буенча республика үзәге филиалы директоры Людмила Сорокина, филиал белгече Вера Вәлиуллина, социаль яклау бүлеге белгече Наталья Гурьева (ул быел ТРның Социаль яклау отличнигы дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде), "Кайгырту" ХСХКҮ директоры Ольга Попкова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Гөлүсә Иванова кебек белгечләр үз эшләрен намус белән башкаралар. ТР Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгыннан Картлар йортында официантка Ирина Маранова рәхмәт хаты һәм шунда шәфкать туташы булып эшләүче Ольга Шилова Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Хөрмәтле хезмәттәшләрем!
Сезне кешеләр өчен үтә дә кирәкле, авыр хезмәтегезне бәяләү йөзеннән булдырылган һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Сезгә һәрвакыт һөнәри уңышлар юлдаш булсын, сезнең күркәм эшләрегез үзегезгә, йортыгызга бәхет, сәламәтлек, иминлек булып әйләнеп кайтсын, канәгатьләнү, шатлык, ышаныч хисе китерсен, тормыш сукмагыгызның дөрес булуын расласын.
Әлфирә ГАЙФЕТДИНОВА, социаль яклау бүлеге начальнигы
Рәсемдә: Ольга Шилова шунда яшәүчегә хезмәт күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев