Үрләр юлы мәктәптән башланган…

Сишәмбе көнне РМЙ-да Зирекле музее оешуга 30 ел тулуны билгеләп үттеләр. Музей директоры Мидхәт Газыймовны һәм шунда эшләүче коллективны котларга ТР Милли музееннан, район һәм шәһәр музейларыннан хезмәттәшләре килгән иде. Евгений СТАРОВ
Өч сәгать дәвамында юбилей белән котлап җылы сүзләр, музыкаль котлаулар яңгырады, музей директорының биографиясе, гаиләсе, эше һәм мавыгулары турында сөйләүче слайдлар күрсәтелде. Болар бар да "Хранитель древностей" республика клубының чираттагы утырышы кысаларында үтте, ул 1993 елда оешкан, аның утырышларында республиканың мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрен саклауга саллы өлеш кертүче кешеләр турында сөйлиләр. Бу юлы утырыш Мидхәт Газыймовка, музей өлкәсендә аның эшчәнлегенә багышланды. Клуб утырышын милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Галина Нуртдинова алып барды. Беренче булып музейның юбилее уңаеннан анда эшләүче хезмәткәрләрне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов котлады, ул тарихыбызны саклап калу, экспонатлар җыю буенча зур эш башкарганнары өчен аларга рәхмәт белдерде һәм музейга санлы фотоаппарат бүләк итте. ТР Милли музее директорының филиаллар белән эшләүче урынбасары Алсу Хәйруллина М. Газыймовка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Зирекле халык иҗаты музееның эше, Мидхәт Газыймовның биографиясе турындагы тәкъдир итүне (видео ярдәмендә) Галина Нуртдинова алып барды. Аның чыгышын Зирекле лицее директоры Айрат Хамәтвәлиев, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резедә Газыймова тулыландырды. Музей эшендә Зәйтүнә Газыймованың роле турында милли музей хезмәткәре Марина Лоренс сөйләде һәм аңа матур брошка бүләк итте. Газыймовларның ишле һәм тату гаиләсе исеменнән әти-әниләрен олы уллары Алмаз котлады. Әлмәт районыннан килгән күп санлы делегация Мидхәт Газыймовка истәлекле бүләкләр тапшырды, шуннан бер вәкил республикабыз халкы сугышка киткәндә җырлаган көйне гармунда уйнады. Апас, Алексеевск, Кукмара, Зәй, Балтач, Нурлат, Чистай һәм Лаеш районнарыннан музей хезмәткәрләре хезмәттәшләре адресына җылы сүзләр җиткерделәр һәм музей коллекциясен тукылган яңа сөлгеләр, башка экспонатлар белән тулыландырдылар. Хезмәттәшләре үзләре белән музыкаль бүләкләр дә алып килгәннәр: халык уен-коралларында көйләр башкардылар, җырлар җырладылар. РМБ мөдире Гөлсинә Мөбәракшина, Шахмай мәктәбе директоры Камил Хәйруллин, Бөек Ватан сугышы музей-Мемориалы директоры
Михаил Черепанов (казу эшләре алып барганда табылган гвардия билгесе бүләк итте), Россия крайны өйрәнүчеләр Берләшмәсенең региональ иҗтимагый бүлеге әгъзасы Вячеслав Колесников, Балтач районыннан килгән иганәче Рәшит Ильясов (80 нче елларда ул җирле хуҗалык рәисе булып эшләгән), Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов, Бөтендөнья Татар Конгрессының Яңа Чишмә бүлекчәсе җитәкчесе Гомәр Фәсхетдиновлар да музей юбилее белән котладылар. Ирле-хатынлы Шәйхетдиновлар, "Зажигай" төркеме юбилярларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр.
Үзләренең котлауларында барысы да Мидхәт Газыймовны иҗади шәхес, үз эшенә чын күңелдән бирелгән кеше буларак билгеләп үттеләр. Без дә барлык котлауларга кушылабыз һәм Зирекле музее коллективына яңадан-яңа хезмәт уңышлары теләп калабыз.
Рәсемнәрдә:1. Хезмәттәшләре котлый.
2. М. Черепанов М. Газыймовка гвардия билгесе тапшыра.{jcomments off}
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 12:18Яңа Чишмәдә яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән Яңа Чишмә районында яшәүче берәү ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.4800
-
18 май 2022 - 12:15Шахмай мәктәбе укучылары «Тамчы-шоу»да катнашканнар Алар катнашындагы телевизион тапшыруны июнь аенда ТНВ каналында күрсәтәчәкләр.4700
-
18 май 2022 - 12:12Эшмәкәр Насыйх Мортазин акбүрелеләргә процентсыз ссуда бирәчәк Акбүре АҖ башлыгы терлек санын арттырырга теләүче авылдашларына ярдәм итәргә тәкъдим иткән.5200
-
18 май 2022 - 12:09Халыкара музейлар көне алдыннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында бәйрәм чарасы булып узган «Бәйрәмгә Зирекле авылының халык иҗаты музее хезмәткәрләре һәм 5 ел Шахмай музеенда эшләгән элеккеге хезмәттәшебез Гөлнар Сабирова килде, - дип хәбәр итте редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова.5800
-
18 май 2022 - 11:20Яңа Чишмәдә Сабантуй 12 июньдә узачак ТР Президенты Указы белән авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә Сабантуйлар үткәрү көннәре билгеләнгән.6700
-
18 май 2022 - 10:54Мәктәп укучылары өчен соңгы кыңгырау 24 майда яңгыраячак Уку елы тәмамлануга якынлаша һәм 24 майда мәктәп укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.5600
-
18 май 2022 - 10:17Яңа Чишмә районының өч фермеры 12 млн. сумга якын суммада грантлар откан Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә районының өч фермеры 12 млн. сумга якын суммада грантлар откан.6600
-
18 май 2022 - 10:05Атнаның иң яхшы механизаторларына премияләр тапшырылган Район авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының чираттагы атнасына йомгак ясаган.5800
-
17 май 2022 - 18:42Машина йөртү хокукларының гамәлдә булуы озайтыла РФ Хөкүмәте карары нигезендә машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булуы өч елга озайтыла.6500
-
17 май 2022 - 13:12Яңачишмәлеләр тарафыннан тавыш бирүгә иң яхшы өч балалар рәсеме куелды 16 майда «Мой путь в ГТО» дип исемләнгән балалар проектлары конкурсының муниципаль этабы тәмамланган.11700
-
17 май 2022 - 12:0316 майда «Алтын ачкыч» балалар бакчасында өмә үткәрелгән Хезмәткәрләр өмәдә актив катнашканнар, чәчәкләр утыртканнар, территорияне төзекләндергәннәр.10900
-
17 май 2022 - 11:59Черемухово мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Корнева Ксения А. М. Бутлеров исемендәге III Республика фәнни - гамәли конференциясе лауреаты булган Проектның оригиналь темасы: «Рус, татар һәм инглизләрнең туй традицияләре: охшашлыклар һәм аерымлыклар».13300
-
16 май 2022 - 20:3719 майда Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе узачак 2022 елның 19 маенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Яңа Чишмәдә чираттагы «Тоннель» операциясе үткәреләчәк.10000
-
12 апрель 2021 - 13:27Изге Рамазан ае белән! Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповның район мөселманнарына мөрәҗәгате һәм котлавы.
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
18 май 2022 - 08:08Акбүре авылының «Буыннар мирасы музее» уңышлы эшләвен дәвам итә18 майда илдә Музейлар көнен билгеләп үттеләр.5500
-
17 май 2022 - 11:59Черемухово мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Корнева Ксения А. М. Бутлеров исемендәге III Республика фәнни - гамәли конференциясе лауреаты булган Проектның оригиналь темасы: «Рус, татар һәм инглизләрнең туй традицияләре: охшашлыклар һәм аерымлыклар».13300
-
16 май 2022 - 19:46Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче берәү ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.12500
-
15 май 2022 - 05:15Анна Петровичева: «Мин кечкенәдән үк әрсез» 15 майда Петровичева Анна Адамовна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.11700
-
17 май 2022 - 13:12Яңачишмәлеләр тарафыннан тавыш бирүгә иң яхшы өч балалар рәсеме куелды 16 майда «Мой путь в ГТО» дип исемләнгән балалар проектлары конкурсының муниципаль этабы тәмамланган.11700
-
15 май 2022 - 10:12Яңа Чишмә районы кызы «Татар кызы - 2022» республика конкурсының ярымфиналына үткән 14 майда Нурлатта «Татар кызы - 2022» республика конкурсының зона этабы булып узган.11000
-
17 май 2022 - 12:0316 майда «Алтын ачкыч» балалар бакчасында өмә үткәрелгән Хезмәткәрләр өмәдә актив катнашканнар, чәчәкләр утыртканнар, территорияне төзекләндергәннәр.10900
-
16 май 2022 - 15:43Бүген Яңа Чишмә районының элеккеге башлыгы Виталий Макаров үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә Виталий Петрович Макаров Яңа Чишмә районын торгызуга зур өлеш керткән. Бүген, 16 майда, 1983 елдан 1993 елга кадәр безнең Яңа Чишмә районында җитәкче вазыйфаларда эшләгән һәм аны торгызуга зур өлеш керткән Виталий Петрович Макаров үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.10200
-
16 май 2022 - 20:3719 майда Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе узачак 2022 елның 19 маенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Яңа Чишмәдә чираттагы «Тоннель» операциясе үткәреләчәк.10000
-
16 май 2022 - 19:49Яңа Чишмә районында туып-үскән ханым фронтовик-бабаларын искә ала Түбән Камада гомер итүче Любовь Казакова редакциягә үзенең Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнары турында язган.9700
-
17 май 2022 - 13:18Иң мөһиме - кешеләр гомерен саклау Мәктәп директорлары катнашындагы юл хәрәкәте иминлеге (ЮХИ) буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.8300
-
18 май 2022 - 11:20Яңа Чишмәдә Сабантуй 12 июньдә узачак ТР Президенты Указы белән авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә Сабантуйлар үткәрү көннәре билгеләнгән.6700
-
18 май 2022 - 10:17Яңа Чишмә районының өч фермеры 12 млн. сумга якын суммада грантлар откан Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә районының өч фермеры 12 млн. сумга якын суммада грантлар откан.6600
-
17 май 2022 - 18:42Машина йөртү хокукларының гамәлдә булуы озайтыла РФ Хөкүмәте карары нигезендә машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булуы өч елга озайтыла.6500
-
18 май 2022 - 10:05Атнаның иң яхшы механизаторларына премияләр тапшырылган Район авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының чираттагы атнасына йомгак ясаган.5800
-
18 май 2022 - 12:09Халыкара музейлар көне алдыннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында бәйрәм чарасы булып узган «Бәйрәмгә Зирекле авылының халык иҗаты музее хезмәткәрләре һәм 5 ел Шахмай музеенда эшләгән элеккеге хезмәттәшебез Гөлнар Сабирова килде, - дип хәбәр итте редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова.5800
-
18 май 2022 - 10:54Мәктәп укучылары өчен соңгы кыңгырау 24 майда яңгыраячак Уку елы тәмамлануга якынлаша һәм 24 майда мәктәп укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.5600
-
18 май 2022 - 08:08Акбүре авылының «Буыннар мирасы музее» уңышлы эшләвен дәвам итә 18 майда илдә Музейлар көнен билгеләп үттеләр.5500
-
18 май 2022 - 12:12Эшмәкәр Насыйх Мортазин акбүрелеләргә процентсыз ссуда бирәчәк Акбүре АҖ башлыгы терлек санын арттырырга теләүче авылдашларына ярдәм итәргә тәкъдим иткән.5200
-
18 май 2022 - 12:18Яңа Чишмәдә яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән Яңа Чишмә районында яшәүче берәү ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.4800
-
18 май 2022 - 12:15Шахмай мәктәбе укучылары «Тамчы-шоу»да катнашканнар Алар катнашындагы телевизион тапшыруны июнь аенда ТНВ каналында күрсәтәчәкләр.4700
-
16 май 2022 - 20:3719 майда Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе узачак 2022 елның 19 маенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Яңа Чишмәдә чираттагы «Тоннель» операциясе үткәреләчәк.10000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика