Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сабантуй бәйрәме күңелле узды

5 июньдә Яңа Чишмәдә милли бәйрәм - Сабан туе гөрләде. Ел саен үткәрелә торган бәйрәм гүзәл табигатьле Попов почмагында узды - бәйрәмгә байтак кына кунаклар килгән, район халкы җыелган иде.

Район Сабан туен оештыручылар аны үткәрү урынын шәп әзерләгәннәр. Сабантуй мәйданы үткән елларга караганда да матуррак бизәлгән, яңа сәламләү әләмнәре урнаштырылган сәүдә рәтләре дә арттырылган иде.
Көндез явып узган яңгыр Сабантуй программасына бераз үзгәрешләр кертсә дә, бәйрәм рухын төшерә алмады, чөнки игенчеләр бу вакытта яуган яңгырларга сөенәләр генә, чәчүлекләр өчен аның иң кирәк чагы.
Бәйрәм алдыннан мәйданда яңачишмәлеләр һәм күп санлы кунаклар каршында бәйрәм киемнәре (матур костюмнар) кигән балалар һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Беркемне дә битараф калдырмаган сәхнәләштерелгән тамашалар уйналды. Сабантуй әләмен күтәрү хокукы язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча алдынгы механизатор - "Кулон" а/ф-нан Сергей Насейкинга һәм хезмәт ветераны, 90 нчы елларда "Шешминский" совхозының алдынгы механизаторы булган (нәкъ 25 ел элек ул Сабантуй әләмен күтәргән иде) Петр Милютинга бирелде.
Район Сабан туе кунаклары арасында ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, "Татмелиорация" ТК" ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, ТР прокуроры урынбасары Газинур Галимов, "Татэнергосбыт" ААҖ директоры Рифнур Сөләйманов, Мәскәү өлкәсенең татар диаспорасы вәкиле Ренат Богоутдинов (9 июльдә безнең район Мәскәү өлкәсенең Домодедово Сабан туенда катнашачак), шулай ук район башлыгы исеменнән чакырылган районның мәртәбәле кешеләре - элеккеге җитәкчеләр, хуҗалык, оешма белгечләре, хезмәт ветераннары бар иде.
Бәйрәмне район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде. Сабантуй бәйрәменең чын халык бәйрәменә әверелүен, мәдәниятыбызны баетуга булышлык күрсәтүен билгеләп үтеп, чын мәгънәсендә халыкны уен-көлке, кунакчыллык, төрле ярышлар, көрәшчеләрнең бил алышулары һ.б. белән җәлеп иткән әлеге халык бәйрәме һәрчак күптән көтелгән һәм сөенечле вакыйга булды һәм шулай булып калачак та, диде.
Район башлыгы барысына да изге теләкләрен җиткереп, ныклы исәнлек, бәхет, иминлек теләде. Ул механизаторлар һәм терлекчеләр адресына аеруча зур рәхмәт белдерде, алар "Кулон" а/ф-дан Сергей Насейкин, "Козлова М.И." КФХ-дан Михаил Кряжов, "Скоков Н.А." КФХ-дан Сергей Ушаков, "Игенче" ҖЧҖ-дән Александр Сидоров, "Козлова М.И." КФХ-дан Татьяна Щипанова, "Яңа Чишмә" а/ф-дан Әлфинур Шишкина, "Зубов В.С." КФХ-дан Розалия Фәхретдинова һ.б. бик күпләр. Ул кырларда һәм фермаларда тир түгеп хезмәт куючы авыл хезмәтчәннәренә, пенсионерларга һәм студентларга, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, балаларыбызны дәвалаучыларга, белем бирүчеләргә, тәрбияләүчеләргә, безнең иминлегебез сагында торучыларга, нефть чыгаруда, бизнеста, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә куйган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре ирештерде. Вячеслав Козлов химаячеләргә һәм Сабантуй бәйрәмен оештыручыларга да рәхмәт белдерде.
Барлык яңачишмәлеләрне һәм район кунакларын Татарстан Президенты исеменнән Сәрия Сабурская котлады.
Аннан Сабантуй мәйданында авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын, башка тармакларда эшләүче иң яхшы һөнәр ияләрен хөрмәтләделәр. Районның иң яхшы механизаторы Сергей Насейкинга скутер-мотороллер тапшырылды, макулатура җыю буенча актив эш алып барган өч укучы бала велосипедка ия булды, Волчья Бистәсеннән Антон Баранов аграр колледж филиалында иң яхшы студент дип танылды.
"Иң яхшы һәм төзекләндерелгән АҖ" номинациясе буенча Петропавел АҖ башлыгы Светлана Дворецкая, "Иң яхшы төзекләндерелгән мәктәп" - Черемухово мәктәбе директоры Валентина Курбатова, "Иң яхшы балалар бакчасы" - Яңа Чишмә "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Мария Уламасова, "Кече һәм урта бизнеста иң яхшы субъект" - эшмәкәр Виктор Калмыков, "Район үзәгендә иң яхшы төзекләндерелгән учреждение" - КМС заводы директоры Федор Бурчин, "Иң яхшы авыл Мәдәният йорты" номинациясендә Ленино АМЙ директоры Светлана Питеркина бүләккә ия булдылар.
Алдынгыларны хөрмәтләгәннән соң ат чабышлары һәм юртаклар узышы башлануын игълан иттеләр, күпләр шуны күзәтергә ашыкты, Казан ипподромы хезмәткәре Наталья Цыганова ат чабышлары барышына оста итеп аңлатма биреп торды.
Юртаклар узышында 25 юртак иде (төрле районнардан килгәннәр, безнең район данын "Скоков Н.А.", "Савельев А.А.", "Архангельское" КФХ-лар яклады). Барлыгы 7 заезд булды, ә менә абсолют чемпион Кубогын икенче ел рәттән орлов токымлы "Дударь" юртагында Николай Скоков отты. Менге атлар чабышында безнең районнан Артем Иванов ("Шайн-Хай), ә җирле токым атлар арасында "Танцор" атында Рәмис Нуриев җиңү яуладылар.
Призлы урыннарны яулаучыларның барысы да район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов кулыннан саллы гына акчалата призлар алдылар. Мәйданнан читтәрәк тә байтак кына кызыклы чаралар булды: яңачишмәлеләрне матур итеп бизәлгән төрле ихаталар зур кунакчыллык күрсәтеп каршы алды. Иң бай һәм иң матуры татар ихатасы иде: бу әйтерсең лә заманча түбәле чын йорт. Ә мал-туарга иң бай булганы - керәшен ихатасы: монда бауга бәйләгән кәҗә дә, читлек эчендә куяннар да (аларны сатып алырга да була иде) бар иде, бу өйдә кунакларны өйнең өлкән кешеләре Питюк белән Наште каршылады. Рус ихатасында да карар нәрсә байтак иде, ә өй хуҗаларын Яков һәм Гарпина дип атадылар. Чуаш һәм татар өйчекләрендә кунакларны, традицион ризыклар белән сыйлап, авыл җирлекләре башлыклары каршылады. Һәр ишегалдында милли җырлар яңгырап торды.
Гомумән, Сабан туенда һәр яктан яңгыраган музыка тыңлаучысын тапты, мисал өчен Яңа Иванаеводан "Братья" ВИА үз тирәсенә яшь тыңлаучыларны җыйды. Лена һәм Даша - кызлар үзләрен шулай атадылар - инструменталь музыканы бик тә яраталар икән, ә тере музыканы нәкъ менә монда гына ишетергә мөмкин.
Балалар өчен матур-матур батутлар, горкалар күренә торган урыннарга урнаштырылган иде, ә алар артында балалар мәйданы өчен урын ясалган, монда исә "Жемчужина" бассейны һәм "Олимп" спорт комплексы хезмәткәрләре кечкенәләрне көтә иде.
Сабантуйга бара торган юлда автобуста утырып барганда без малайлар белән таныштык һәм шаярып кына, тәкә алырга барасызмы, егетләр, дип сорадык. Ә алар нык итеп менә ничек җавап бирделәр:
-Мин һәр елны баганадан тәкәне алырга тырышып карыйм, тик булмый шул. Бүген дә тырышып карыйм әле, - диде Яңа Чишмә мәктәбе укучысы Денис. Һәм бу юлы да яңа танышыма, күрәмсең, бәхет елмаймагандыр. Аның каравы икенче бер яңачишмәле - Ринат Шәйхетдинов бәхетле лотерея билеты сатып алды. Төп бүләк - тузан суырткычтан ул канәгать калды. Яңгырдан курыкмаган, аның каравы өенә бүләк белән кайтып китте. Яңгырдан һәм кара болытлардан куркып өйгә кузгалучылар да булгалады, бәхеткә, автобуслар озак көттермәде. Җылы киемнәр киеп, халык кабат Сабан туена килде, яңгырлы көн булса да, бәйрәм дәвам итте. Бәйрәмнең мәдәни һәм рәсми өлеше тәмамлангач, бераз яңгыр явып узды. Тик Сабантуй бәйрәмен яратучыларны ул өркетмәде. Балалар бернигә дә карамастан йомырка салынган кашык кабып узыштылар. Тиздән аларны олыраклар алыштырды. Сулы чиләк-көянтә күтәреп узышучылар да байтак булды, араларында осталары да юк түгел иде. 10-12 яшьлек балаларны күзәтү кызык иде: чиләкләре җиргә тия-тия йөгерсәләр дә, суның тамчысын да түкми йөгерергә тырыштылар. Яңа Чишмәдән 8 яшьлек Ралинә Рамазанова беренче мәртәбә катыктан тәңкә эзләде. Ике мәртәбә йөзе белән катыкка чумса-чумды, ике мәртәбә тәңкәне кабып чыкты. Бу бәйге нигездә 7-10 яшьлекләрне күбрәк җәлеп итте.
Һава торышы үзгәреп китүгә, халык авыш баганадан тәкә һәм вертикаль баганадан әтәч алучыларны карарга ашыкты. Күпләр бу бәйгедә үзләрен сынап карасалар да,уңыш Андреевкадан килгән абыйлы- энеле Писцовларга елмайды. Берсе багана башыннан итекләр алып төшсә (эчендә "Төп приз - мультиварка" дип язылган), икенчесе тәкәне сүтеп ала алды. Күп тапкырлар авыш баганадан тәкә алган Рәфис Якуповка кисәк кенә коеп яуган яңгыр комачаулады, финишка бер метрлап ара калгач, юеш баганада аягы таеп китте, ә менә Шахмай Сабан туенда аңа бәхет елмайды, тәкәне барыбер алды. Сәгать 12 белән көндезге 2 арасында гына да яңгыр берничә мәртәбә килеп яуды, вакытлыча конкурслар өзелеп торды. Шунлыктан багана башына эленгән әтәчне алырга җөрьәт итүчеләр табылмады, "Әтәч- хәзер модада түгел инде", диештеләр.
Ваннага салынган елгыр балыкларны балалар да, олылар да тотарга маташты. Яңачишмәлеләр арасында бик популяр булган бу бәйге шәһәр кунакларын да гаҗәпләндерде. Ике кыз да коену костюмнарыннан чанга төшеп, берәр балык тотты.
-Сабан туенда мин мондый күңелле күренешне бары тик биредә генә күрдем. Бик шәп, бик ошады, - диде аларның берсе - Казаннан кунакка кайткан якташыбыз Айсылу Гатиятуллина. -Ә яңгыр Сабан туена комачаулык итми, ул безнең кәефне генә күтәрә, конкурсларның барысында да катнаштык, бары көрәшкә генә чыкмадык, - диделәр кызлар.
Спорт уеннары: армрестлинг, гер спорты һәм аркан тартышу да үз кешеләрен тапты. Биредә призлар акчалата бирелде. Ярышлар уртасында гер күтәрүчеләрнең җиңүчеләре дә билгеле булды, алар - Юрий Насонов, Вячеслав Кузнецов, хатын-кызлар арасыннан Алинә Хәсәнова, ветераннар арасында - Александр Попков һәм кунаклардан Радик Галимов иде.
Аннан мәйданда чүлмәк ватарга чират хасил булды, нигездә балалар тырышты. Сабантуйда гына үзеңне сынап карарга мөмкин бит. Капчык киеп тә бик оста һәм җитез йөгерделәр. Багана өстенә утырган көндәшеңне капчык белән сугып төшерү дә күңелле, капчыгы исә яңгырда чыланып, авырайган да иде әле. Таякны балалар һәм өлкәннәр чиратлашып тарттылар.
Сабантуй уеннарында катнашуы да күңелле, чөнки җиңүчене приз да көтә әле. Шәп бит! Мәйданда Түбән Камадан килгән артистлар җырлап-биеп Сабантуй кунакларының күңелләрен ачтылар.
Уеннар һәм аттракционнар белән бер үк вакытта көрәшчеләр келәмендә, яңгыр булуга да карамастан, милли көрәш буенча бил алышлар башланды.
Балалар алты авырлык категориясендә көч сынашты. 35 кг-га чаклы авырлыкта 1 урынны Чистай районы Каргалы авылыннан Рушан Билалов яулады, 2 урында Тубылгы Таудан Рифнур Әбдрәфыйков, 3 урында Яңа Чишмәдән Риназ Мусин; 45 кг-га чаклы авырлыкта 1 урында Акъярдан Айзат Галимов, Казаннан Камил Локманов 2 урында, Чаллы Башыннан Айгиз Нуртдинов 3 урында; 55 кг-га чаклы авырлыкта Акъярдан Ранис Шәйхетдинов җиңүче булды, 2 урында Чистайдан Данил Калиниченко, Тубылгы Таудан Рифат Әбдрәфыйков 3 урында; 65 кг-га чаклы авырлыкта Яңа Чишмәдән Рөстәм Хөснуллинга тиңнәр булмады, Илгизәр Саримов - 2 урында, Инсаф Әбүнәгыймов 3 урында (икесе дә Тубылгы Таудан); 65 кг-нан югарырак авырлыкта Акъярдан Илфат Гыйрфанов җиңде, 2 урында Чертуштан Риназ Абдуллин, Тубылгы Таудан Риназ Әбдрәфыйков 3 урында. Балалар арасында Илфат Гыйрфанов абсолют батыр булды һәм аның җилкәсенә Сабантуйның традицион призы - тәкә салдылар.
Кунаклар арасында Чистайдан Радик Сәлахов җиңүче булды, 2 урында Түбән Камадан Динар Гатиятов, 3 урында Чистайдан Илнур Әхмәтвәлиев.
Ветераннар арасында район Сабантуйларында 5 тапкыр батыр калган Илгизәр Гайнуллин җиңде, 2 урында Чистайдан Рәкыйп Гыймадиев, Тубылгы Таудан штанга һәм гер спорты буенча байтак кына республика ярышлары призерларын тәрбияләүче Ринат Гатин - 3 урында. Сабантуйның абсолют батырын ачыклау бәйрәмнең иң югары ноктасы булды. Башта 4 авырлык үлчәмендә җиңүчеләр билгеләнде. 65 кг-га чаклылар арасында Акъярдан Дилүс Гайнуллин хаклы рәвештә җиңү яулады, 2 нче урында - Чертуштан Нәзир Әхмәтвәлиев, өченче батыр, Әдәмсәдән Раил Гыйбадуллин булды; 75 кг-га чаклылар арасында Акъярдан Айнур Госсаметдинов - беренче батыр, Зирекледән Илфат Садыйков - икенче, Әдәмсәдән Илшат Хәкимов өченче батырга чыкты; 90 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә Чаллы Башыннан Ришат Мөхәммәтҗанов - беренче, Тубылгы Таудан Рәдиф Хәлилов - икенче, Акъярдан Илфат Гыйрфанов өченче батыр булды; 90 кг-нан авырраклар арасында Чертуштан Булат Мусинга тиңнәр булмады, Зирекледән Илдар Сафиуллин - икенче, Илгиз Садыйков өченче урынга чыкты.
Быел Булат Мусин Сабантуйның баш батыры булды, бик матур көрәш күрсәтте, чиста отты. Аның җилкәсенә традицион приз - тәкә салынды.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов җиңүчеләрне котлап, аларга акчалата призлар тапшырдылар. 2016 елның Сабан туе менә шулай матур үтте, яңгыр яугалап алса да, халык рәхәтләнеп ял итте. Хәзер игенчеләрнең киеренке эш чоры - азык хәзерләү эше башланып китте һәм бар көчне җәмәгать терлекләрен һәм шәхси хуҗалык малларын азык белән тәэмин итүгә тупларга кирәк. Ай, ай ярымнан уракка да керешәсе, быел иген басулары матур күренә, игенчеләр дә мул уңышка өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев