Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сабантуйга чакырабыз!

1 июльдә табигатьнең гүзәл Попов почмагында район Сабан туе булачак.

Программада:
производство алдынгыларын хөрмәтләү;
милли көрәш;
атлар чабышы, юртаклар узышы;
татар эстрадасы йолдызлары Гүзәл Әхмәтова, Мөнир Рахмаев, Айгөл Рәхимовалар чыгышы;
спорт ярышлары (гер күтәрү, армрестлинг, аркан тартышу һ.б.);
массакүләм уеннар һәм аттракционнар;
районның үзешчән сәнгатьтә катнашучы иң яхшы артистлары чыгышы;
бәйрәм лотереясы.
Күчмә кибетләр, буфетлар эшләячәк, зур күләмдә азык-төлек һәм промышленность товарлары сату оештырылачак.
Бәйрәм сәгать 10 да башлана.
Барлык яңачишмәлеләрне һәм район кунакларын Сабантуйга чакырабыз.
Искәрмә. Милли көрәш буенча төп ярышларга безнең районда яшәүче һәм ел дәвамында республика һәм зона ярышларында район данын яклап көрәшүче Яңа Чишмә районыннан чыккан көрәшчеләр генә кертелә, кунаклар һәм ветераннар авырлык категорияләрен үтми генә аерым көрәшәчәкләр. Гәүдә авырлыгын үлчәү сәгать 9 дан башланачак.
Милли көрәш, гер спорты, армрестлинг, юртаклар узышы һәм ат чабышларында катнашучыларга үзләре белән паспортларын, ИНН, ПСС һәм аларның күчермәләрен алу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев