Сабыр төбе – сары алтын

Татьяна Михайловна Зайцева Ленино авылында туын үскән һәм шушы авылда яшәп 96 яшен тутырган. Балачактан кырда, бакчада, хуҗалыкта көченнән килгән бар эшне башкарып, чыныгып үскән. Үсеп буйга җиткәч кияүгә чыккан, ирен фронтка озаткан, карт әнисе һәм дүрт баласы белән торып калган.
Ул чакларны искә алып, ул кырга эшкә җәймә алып баруын сөйли. Күршесе Федор агай аның яшел җәймә сындыруын карап торган да: "Үләннән пешердеңме? " - дип сораган. Федор агай Татьянаны һәм балаларын кызганып, эштән кайткач бер чынаяк бодай оны кертеп биргән. «Үзләренеке дә юк иде инде", - дип сөйли Татьяна Михайловна. - Бер кушуч он бик кадерле булды, ул әле безгә озакка җитте, без аны аз-азлап үләнгә кушып пешердек, җәймәләр тәмлерәк тә, туклыклырак та була, - дип искә алды ул.
Сугыш бетеп ире авылга әйләнеп кайта, тормышлары бераз хәлләнә. Зайцевлар гаиләсендә тагын 8 бала дөньяга килә. Әти-әни колхозда эшли, балалары мәктәптә укыйлар, йорт-өй эшләрендә булышалар. Балаларын яратып тәрбияләсәләр дә, аларга карата таләпчән булалар: "чит кеше әйберенә тимәгез", "сугышмаска, әрләшмәскә" дип өйрәтәләр. Шуңадыр, Ленинодагы малайлар һәм кызлар әрсезләнеп кеше бакчасына алма өзәргә кергәндә араларында Зайцевлар булмый. Бар да аңлы-белемле булып, бернинең дә тиккә генә бирелмәвен белеп үсәләр.
Татьяна Михайловнаның гомере балалар тәрбияләп, колхоз эшен эшләп үтә, балалары үсеп җитә, оныклары туа. 1976 елны гаиләгә зур кайгы килә: кияүләре вафат була, ике елдан бер кызлары да дөнья куя. 7 оныклары ятим кала. Таня әбиләре, иренең һәм туганнарының балаларны ятимнәр йортына тәрбиягә бирергә дигән үгетләүләренә карамастан, үз сүзендә нык тора, балаларны үзендә калдыра. Әлбәттә, җиңел булмый, шулай да тормыш кыенлыкларны җиңәргә өйрәтә. Балаларын да, оныкларын да ул намуслы, лаеклы кешеләр итеп үстерә. Татьяна Михайловнаның бер матур сыйфаты бар - ул кешеләр белән аралаша белә. Ул якын кешесеме яки чит кешеме - анысы мөһим түгел, бар да аның игелекле сүзеннән, күркәм гамәлләреннән канәгать. Шул ук вакытта ул бик сабыр, тыйнак һәм оялчан кеше дә: андыйларны гадәттә юаш, басынкы диләр. Авылдашлары белән дә ул тату яши, беркайчан, беркем белән әрләшми. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны буларак дәүләт аңа барлык уңайлыклары булган торак биргән, тик Таня әбекәй үз йортында, туган почмагында яшәүне өстен күрә. Балалары һәм оныклары исә аны ялгыз калдырмыйлар. Алар аны Чаллыга оныкларына, Ивановага, Себергә балаларына кунакка алып баралар, бер кызы яшәгән Сахалинга гына бара алмаган ул. Хәзер инде оныклары 96 яшьлек әбине ерак сәфәргә алып чыгарга куркалар, юлда авыр булыр диләр, районга, авылга машина белән йөртәләр, шимбә көннәрендә кунакка алып китәләр: мунча кертәләр, сыйлыйлар, рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар. Оныкларының өлкәнрәкләре эштән буш көннәрне әбиләре белән аралашуны, киңәшләшүне бик яраталар, аңа авыл яңалыкларын сөйлиләр, райондагы эшләр, илдәге хәлләр турында да телевизордан карап, газетадан укып үзе дә белә. Хәер, Татьяна Михайловнаның күзләре әйбәт күрә - ул әле дә күзлексез укый, хәтере дә әйбәт - оныкларының балаларын исемләп атый. Туган көнендә - 10 гыйнварда Татьяна Михайловна туганнарыннан, авылдашларыннан күп санлы котлаулар кабул иткән, бу юлы аны котларга Ленино АҖ башлыгы Виктор Веретенников үзе килгән (рәсемдә әбине Сахалин-нан кызы котлый), район җитәкчелеге һәм "Бердәм Россия" партиясе исеменнән аңа изге теләкләр ирештереп, бүләк тапшырган.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 июль 2022 - 15:35Җәй дәвамында «Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафоны барышында 18ләп концерт көтелә Һәркем үз авылы, районы өчен тавыш биреп, әдәби-музыкаль десантны үзләренә чакыра ала.1800
-
7 июль 2022 - 10:523 июльдә Акъяр авылында яшәүче тыл ветераны Әхмәтова Асия Хатыйп кызына 90 яшь тулды Асия әби шушы яшендә дә гаиләнең терәге булып тора. Ул килене Рәисә белән инде 48 ел әни белән кыз кебек яши. Ә инде гаиләдәге - ике онык, оныкларының да хәләл җефетләре һәм балалары шәһәрдән кунакка еш кайталар.2500
-
7 июль 2022 - 10:44Яхшы ашатсаң - сөтле дә буласың Бүген хуҗалыкларда төп мәшәкать - терлек азыгы әзерләү.2500
-
7 июль 2022 - 10:41Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Арттырылган кэшбэкны сумнарда сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товар һәм хезмәткә түләгән өчен 3 ай дәвамында алырга мөмкин.2100
-
7 июль 2022 - 10:37Игътибар: геморрагик бизгәк Бөер синдромлы геморрагик бизгәк (БСГБ) - тән температурасы күтәрелүгә, бөерләрнең, кан тамырларының һәм кайбер башка органнарның зарарлануына китерүче организмның гомум агулануы белән билгеләнүче бик авыр уза торган йогышлы чир.2600
-
7 июль 2022 - 10:30Яңа Чишмә районының алдынгы терлекчеләре Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларына таянып, без бүген 2022 елның 6 ай нәтиҗәләре буенча машина белән сыер савучы уңган операторларның исемнәрен атыйбыз.3900
-
7 июль 2022 - 10:05Талпан энцефалиты нәрсәсе белән куркыныч? Роспотребнадзор искәртә: талпан энцефалиты вирусы (ТЭВ) - үзәк нерв системасы зарарлануын үз эченә алган кискен йогышлы авыру. Авыруның нәтиҗәләре төрлечә: тулысынча савыгудан башлап гарип калу һәм үлемгә дә китерергә мөмкин.2500
-
6 июль 2022 - 13:56«Идел Online» YouTube каналында яңа видео «Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.3800
-
6 июль 2022 - 09:10Яшьләргә җәйге эш турында Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) каникулларда эшләргә теләүче мәктәп укучыларына һәм студентларга вакытлы хезмәт килешүе төзергә тәкъдим итә.5800
-
6 июль 2022 - 08:26Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен киң колачлы акцияне башлап җибәрә: сәүдә үзәгендә иң отышлыларның берсе – Aurum картасы белән барлык сатып алуларга 10% кешбэк.5500
-
5 июль 2022 - 11:56Шахмай балалары җәй рәсемен ясый Асфальтта рәсем ясау - урамда уйнаганда күңелле шөгыль генә түгел, бу - баланың иҗаты да, әйләнә-тирә дөньяны танып белүе дә. Асфальтка рәсем ясау кәгазьдә карандаш белән йөртү түгел бит, биредә бөтенләй башка хис-кичерешләр.5100
-
5 июль 2022 - 11:50Кабул иткәннән соң руль артына утырырга ярамаган дарулар исемлеген төзергә җыеналар Кайбер даруларны кабул иткәннән соң транспорт белән идарә итәргә ярамый. Мәскәүнең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә шул препаратларның исемлеген эшләргә тәкъдим иттеләр.6000
-
12 апрель 2021 - 13:27Изге Рамазан ае белән! Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповның район мөселманнарына мөрәҗәгате һәм котлавы.
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
7 июль 2022 - 09:31Яңа Чишмә районының кайбер хуҗалыклары азык әзерләү белән начар шөгыльләнәләрКалендарьда җәй уртасы һәм районның авыл хуҗалыгы оешмалары бу көннәрдә азык әзерләү белән шөгыльләнәләр. Әмма, кызганычка каршы, барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында да әлеге эшләр оешкан төстә һәм көйле бара дип әйтеп булмый.6400
-
4 июль 2022 - 11:53«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы хәбәрчесе юл-патруль хезмәте инспекторлары белән юлларда патрульлек итте 3 июльдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.22900
-
5 июль 2022 - 11:36Александр Сударкин: «Яхшы хезмәт иттек» Без күптән түгел генә армиядә хезмәт итеп кайткан яңачишмәлеләр турындагы язмаларны тәмамлыйбыз.16400
-
4 июль 2022 - 12:07Яңа Чишмә районы юлларында ЮХКен тупас бозуның 4 очрагы ачыкланган Яңа Чишмә ЭЭБнең дәүләт автоинспекциясе «Каршы полоса» профилактик чарасына йомгак ясаган.15700
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.12400
-
5 июль 2022 - 11:46Автоледи кабат исерек килеш машина белән идарә иткән Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 21 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.11600
-
4 июль 2022 - 12:00Шахмай мәктәбе укучылары эшкә урнаштырылган Укучылар Мәшгульлек үзәге аша вакытлыча Шахмай АҖ башкарма комитетына эшкә урнаштырылган.8500
-
4 июль 2022 - 08:10Яңа Чишмә авыл җирлегенең Сосновка поселогында зиратта зур өмә үткәрелгән Өмәдә барлыгы 30га якын кеше катнашты.8100
-
4 июль 2022 - 08:252022 елның 2 июлендә, Сарапул шәһәрендә татар һәм башкорт халыкларының «Сабантуй» Республика милли бәйрәме узган. Красный Октябрь авыл җирлеге Тубылгытау авыл җирлеге белән берлектә татар ишегалдын тәкъдим итүдә актив катнашкан.7900
-
5 июль 2022 - 08:35Яңа Чишмә районы авыл җирлекләрендә территорияләрне төзекләндерү эшләре бара Акъяр авыл җирлеге үзара салым акчаларына территориядәге чүп үләннәрен чаба.7700
-
4 июль 2022 - 08:13Волчья Бистәсендә яңа балалар мәйданчыгы барлыкка килгән Хәзер авыл үзәгендә халык аеруча да күп, балаларның көлүеннән мәйданчык гөрләп тора, шулай булмыйни, чөнки каникулга әби - бабайларына кайткан балалар шактый. Аларның ялы күңеллерәк булачак.6700
-
5 июль 2022 - 11:09Кооперативларда торак сатып алу тәртибе гадиләштерелә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте тарафыннан торак-төзелеш яки торак-туплау кооперативлары аша фатир сатып алуга ана капиталы акчасын юнәлдеру өчен кирәкле документлар исемлеге кыскартылган, бу хакта тиешле карар кабул ителгән *.6501
-
7 июль 2022 - 09:31Яңа Чишмә районының кайбер хуҗалыклары азык әзерләү белән начар шөгыльләнәләр Календарьда җәй уртасы һәм районның авыл хуҗалыгы оешмалары бу көннәрдә азык әзерләү белән шөгыльләнәләр. Әмма, кызганычка каршы, барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында да әлеге эшләр оешкан төстә һәм көйле бара дип әйтеп булмый.6400
-
5 июль 2022 - 11:16Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе аерым очракларда ир-атларның да ана капиталына сертификат алучы булырга мөмкин булуын искә төшерә.6000
-
5 июль 2022 - 11:50Кабул иткәннән соң руль артына утырырга ярамаган дарулар исемлеген төзергә җыеналар Кайбер даруларны кабул иткәннән соң транспорт белән идарә итәргә ярамый. Мәскәүнең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә шул препаратларның исемлеген эшләргә тәкъдим иттеләр.6000
-
6 июль 2022 - 09:10Яшьләргә җәйге эш турында Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) каникулларда эшләргә теләүче мәктәп укучыларына һәм студентларга вакытлы хезмәт килешүе төзергә тәкъдим итә.5800
-
6 июль 2022 - 08:26Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен киң колачлы акцияне башлап җибәрә: сәүдә үзәгендә иң отышлыларның берсе – Aurum картасы белән барлык сатып алуларга 10% кешбэк.5500
-
5 июль 2022 - 11:56Шахмай балалары җәй рәсемен ясый Асфальтта рәсем ясау - урамда уйнаганда күңелле шөгыль генә түгел, бу - баланың иҗаты да, әйләнә-тирә дөньяны танып белүе дә. Асфальтка рәсем ясау кәгазьдә карандаш белән йөртү түгел бит, биредә бөтенләй башка хис-кичерешләр.5100
-
7 июль 2022 - 10:30Яңа Чишмә районының алдынгы терлекчеләре Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларына таянып, без бүген 2022 елның 6 ай нәтиҗәләре буенча машина белән сыер савучы уңган операторларның исемнәрен атыйбыз.3900
-
6 июль 2022 - 13:56«Идел Online» YouTube каналында яңа видео «Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.3800
-
7 июль 2022 - 10:37Игътибар: геморрагик бизгәк Бөер синдромлы геморрагик бизгәк (БСГБ) - тән температурасы күтәрелүгә, бөерләрнең, кан тамырларының һәм кайбер башка органнарның зарарлануына китерүче организмның гомум агулануы белән билгеләнүче бик авыр уза торган йогышлы чир.2600
-
7 июль 2022 - 10:05Талпан энцефалиты нәрсәсе белән куркыныч? Роспотребнадзор искәртә: талпан энцефалиты вирусы (ТЭВ) - үзәк нерв системасы зарарлануын үз эченә алган кискен йогышлы авыру. Авыруның нәтиҗәләре төрлечә: тулысынча савыгудан башлап гарип калу һәм үлемгә дә китерергә мөмкин.2500
-
7 июль 2022 - 10:44Яхшы ашатсаң - сөтле дә буласың Бүген хуҗалыкларда төп мәшәкать - терлек азыгы әзерләү.2500
-
7 июль 2022 - 10:523 июльдә Акъяр авылында яшәүче тыл ветераны Әхмәтова Асия Хатыйп кызына 90 яшь тулды Асия әби шушы яшендә дә гаиләнең терәге булып тора. Ул килене Рәисә белән инде 48 ел әни белән кыз кебек яши. Ә инде гаиләдәге - ике онык, оныкларының да хәләл җефетләре һәм балалары шәһәрдән кунакка еш кайталар.2500
-
7 июль 2022 - 10:41Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Арттырылган кэшбэкны сумнарда сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товар һәм хезмәткә түләгән өчен 3 ай дәвамында алырга мөмкин.2100
-
7 июль 2022 - 15:35Җәй дәвамында «Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафоны барышында 18ләп концерт көтелә Һәркем үз авылы, районы өчен тавыш биреп, әдәби-музыкаль десантны үзләренә чакыра ала.1800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика