Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Солдат язмышы турында 73 елдан соң белгәннәр

    "Герой-пограничникның туганнарын эзлиләр" дигән язма басылып чыгу белән үк без җаваплар алдык. Без "Мемориал" электрон база һәм "Комсомольская правда" газетасы аша Дахау концлагеры әйләнә-тирәсендә эсэсчыларның Хебертхаузен атарга өйрәнү урынында үтерелгән 62 совет сугышчысының туганнарын эзләүләре турында язган идек.

    Бөек Ватан сугышының беренче елларында гына да монда 4000 гә якын солдат һәм офицер атып үтерелгән. Аларның күпчелегенең исемнәре мәңгегә сер булып калачак, тик Ватанны саклаучы 62 сугышчының исемнәрен 70 елдан артык вакыт узганнан соң булса да ачыклый алганнар. Әлеге исемлекне сугышчыларның каберләрен карау буенча Германиянең Халык союзыннан тапшырганнар. Алар арасында Яңа Чишмә авылыннан 23 яшьлек политрук Александр Клюшкин исеме дә бар. Газета укучыларыбызга без сөенечле хәбәр җиткерәбез - аның туганнары табылды!
    Ачыкланганча, редакциядән ерак та түгел (30 метрда) сугышчының бердәнбер исән булган туганы (бертуганының кызы) 83 яшьлек Александра Кузьминична Селиверстова яши икән. Без аның белән очраштык һәм аның герой абыйсы турында байтак кына яңа хәбәрләр белдек. Шура түтинең әбисе Васса Клюшкинаның 10 баласы булган, шуның 8 се бала чакта ук үлгән. Бары тик 1904 елда туган кызы Ольга Григорьевна (ир фамилиясе Шерстобитова) һәм улы Александр Григорьевич (1918 елгы) кына исән калган. Ольга Григорьевнаның үзенең дә 10 баласы булган, тик Шура түти, ике абыйсы һәм ике апасы гына исән калган, бишесе яшьли үлгән. Хәзергесе көндә бары ул гына исән-сау, улы Николай гаиләсе белән гомер кичерә.
    Солдатның үзенең туганы булуын очраклы гына белә ул. Николай, газетадагы мәкаләне укыгач, көтмәгәндә түбәндәгеләрне искә төшерә:
    - Әни, син элек минем апам Лида Клюшиха әбинең нәкъ үзенә охшаганлыгы турында һәрчак әйтә идең?
    - Әйе, шуннан ни?
    - Монда сугышта хәбәрсез югалган ниндидер Клюшкин Александр Григорьевичны эзлиләр. Бәлки ул безнең тугандыр?
    - Шулай булмыйни! Ул бит минем крестный, әнинең абыйсы ич!
    Алты яшьлек Александра Кузьминична Сашаны армиягә озатуларын хәтерендә калдыра, чөнки бу көнне Саша бабасы, әбисе, аның әнисе, әтисе һәм әбисенең апасы белән үз өенең капка төбендә фотога төшәләр. Аларны, шул тирәдә йөрүче бала-чаганы олылар, барыгыз әле, комачауламагыз дип, куып җибәргәннәр. Бу рәсем гаилә альбомында озак сакланган, аны Николай да яхшы хәтерли. Әмма хәзер иске рәсем юк икән, Шура әбекәйнең туганнарының берәрсендә сакланадыр, бәлки.
    - Минем Васса әбием һәм Григорий бабай - Октябрь урамында, ә без әти һәм әни белән Болын урамында яши идек. Без, бала-чагалар, әбигә бик еш кунакка бара идек. Хәтеремдә, крестный кечкенә генә буйлы, ябык гәүдәле иде - әбигә ошаган, бабай исә озын буйлы кеше иде бит.
    Аның әбисе белән бабасы бердәнбер улларын нык яраталар. Уллары армиядән хатны да еш яза, үзе Смоленскида хезмәт итә. Шунда хәрби училищеда да укып чыга, өйләнә (анысын архив документларыннан белә алдык, хатыны -Гайченкова Мария Сазоновна) һәм шунда яшәргә кала.
    Александр яшь хатыны белән әти-әнисе янына кайтып килергә ниятли, тик өлгерә алмый. Шура түти крестнигының хәбәрсез югалуы турындагы хәбәр алгач, әнисенең, әбисе белән бабасының күпме күз яше түгүен әле дә хәтерли. 1942 елның октябрендә үзенең әтисе дә фронтка китә һәм 1945 елны алган яралардан үлә. Гаилә ятимлек ачысын нык татый.
    1945 елны Мария Гайченкова улы белән Яңа Чишмәгә кайта. Ире Александр 1941 елның июлендә, үзенең әти буласын да белмичә, хәбәрсез югала. Өч яшьлек малай (Шура түти төгәл хәтерләми, аны Толя, әллә Витя дип атыйлар) Васса белән Григорий тирәсендә "Әби, бабай" дип бөтерелә. Мария кайнатасы белән кайнанасына июнь башында Александрны Литвага хезмәт итәргә җибәрүләре хакында сөйли. Ул үзе дә ире белән китә. Тик ире, сугыш якынлашканны тоеп, аны Смоленскига кайтарып җибәрә. Ул кайтып җитүгә сугыш башлана. Мария 1941 елның 22 июненнән соң уллары әти-әнисенә нибары бер хат җибәрүен белә. Бер атна Яңа Чишмәдә кунак булгач, яшь хатын китә һәм башка кайтмый. Тормыш дәвам итә. Александрның әти-әнисе һәлак булган уллары өчен гомер буе пенсия (29 сум) алып тора. Григорий дәдәй 1955 елны оныгы Шура кияүгә чыккач, 75 яшендә дөнья куя. 5 елдан соң Шура түтинең әнисе - Ольга Григорьевна да 64 яшендә вафат була. 4 ел аны балалары карый, аңа паралич суга.
    Шура түтинең әбисе - Васса 95 яшькә җитә, соңгы елларында ул оныгы Иван гаиләсендә (Шура әбинең энесе) яши. Үлгәнче бердәнбер улын искә алып яшь түгә. Васса әби улының хатын бик озак сандыкта саклый, кызганыч, ул инде югалган. Бар да: Шураның әбисе, бабасы, әнисе һәм аның улы Иван, апалары Яңа Чишмә зиратында җирләнгәннәр, Шура түтәй аларның каберләрен карап тора.
    Шура түтинең үз язмышы да әнисенекенә охшаш. Бәхетсезлеккә тарып, 43 яшендә ире Михаил һәлак була, 3 яшьтән 14 яшькәчә ятим калган 6 баланы Шура түтәй ялгызы үстереп, кеше итә. Хәзер 4 баласы авылда, бер кызы - Дарьинкада, берсе Болгарда яши. 13 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар, тиздән 16 нчы оныкчыгы туарга тора. Совет офицеры Александр Клюшкинның туганнары илебезнең төрле почмакларында: Казанда, Чаллыда, Болгарда, Украинада, Шушенский авылында яшиләр.
    Туганы турында хәбәрнең вакытында килүенә дә сөенә Шура түти. Үзе үлгәч килсә, туганнары, оныклары герой чик сакчысы турында белми дә калырлар иде. Хәзер шәһәрдә яшәүче туганнары гаилә архивыннан борынгы фоторәсемнәрне эзләп, Интернет аша Шура түтигә "экспертизага" җибәрәләр, бары ул гына әбисен, бабасын, крестнигын һәм башка туганнарын таный ала ич. Ә хәтере исә әле дә әйбәт. 11 сыйныфта укучы оныгы Юля Селиверстова Шура түтигә электрон почта аша герой бабасы турында мәгълүматлар җыеп тапшыра.
    Язма басылган вакытка 11 геройның туган тиешле кешеләре табылган, якташыбыз Александр Клюшкин - уникенче, "КП" исемлегендә ул 39 нчы. Тагын 50 геройның туганнарын табасы калган.
    Ольга ИВАНОВА
    Политрук лейтенант Александр Клюшкин. Фото гаилә архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: