Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Социаль программалар гамәлдә булачак

    2016 елда да республикабызда төзелеш, капиталь ремонт, социаль яктан мөһим объектларны: торак, терлекчелек биналарын, юллар һ.б. реконструкцияләү буенча 30- лап программа эшләячәк.

    Бу программалар безнең районда да гамәлдә булачак - шушы максатларга планлаштырылган капиталь салым күләме 300 млн.сум чамасы тәшкил итә.
    Безнең районда төрле программалар буенча төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре нинди күләмдә башкарылачак - шушы сорауны без район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Габетдиновка бирдек.
    -Хәзер республика программалары буенча нинди объектлар төзеләсе һәм аларга күпме акча бүлеп биреләсе мәгълүмдер инде?
    -Әйе, барлык программалар буенча да финанслау күләме билгеле дияргә була, подрядчылар да билгеләнгән, кайбер эшләр алып та барыла инде.
    -Быел районда нинди яңа социаль мәдәни-көнкүреш объектлары пәйда булачак, нинди объектларда капиталь ремонт эшләре үткәреләчәк.
    -Төзелештән башлыйк. Район үзәгендә яңа балалар сәнгать мәктәбе төзи башлыйбыз, ЗАГС та шунда урнашачак. Подрядчысы билгеле - "Шешмастрой" җәмгыяте (җитәкчесе Шәүкәт Сабиров), бу эшкә 96 млн.сум акча тотылачак.
    Ленино авылында 200 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк төзелә. Биредә подрядчы - "Төзүче" җәмгыяте (җитәкчесе Хәлим Билданов). Бу эшкә республика бюджетыннан 12 млн.сумнан артык акча каралган.
    Быел Тубылгы Тауда яңа ФАП һәм Красный Октябрьдә ветеринария пункты төзеләчәк. Подрядчылары билгеле, бу максатларга 2,6 һәм 2,4 млн.сум акча бүлеп бирелә. Бу биналарның тирә-юне дә төзекләндереләчәк.
    Яңа спорт мәйданчыклары төзү эше дә дәвам иттерелә. Быел алар Чуаш Чабаксарында, Әдәмсәдә, Тубылгы Тауда пәйда булачак, финанслау - 4,3 млн.сум тәшкил итә.
    2015 елда район үзәгендә төзелгән мәдәният һәм ял паркының 2 нче чиратын төзү (киңәйтү) эшләре дәвам иттереләчәк. Бу максатларга 7 млн. сум акча каралган.
    Капиталь ремонт планына Зирекледәге балалар бакчасы (3 млн.сум), Чаллы Башындагы балалар бакчасы (4 млн.сум), Әдәмсә клубы (2,8 млн.сум), Яңа Чишмәдәге Картлар йорты (2,2 млн.сум), "Аҗаган" яшүсмерләр клубы (2,3 млн.сум), алты ФАП (Екатерина Бистәсе, Чертуш, Әдәмсә, Черемухово Бистәсе, Чуаш Чабаксары һәм Ленинода - 0,5 млн.сум) һәм ветеринария берләшмәсе (0,5 млн.сум) кертелде. Шулай ук Чуаш Чабаксарында һәм Әдәмсәдә Совет биналарына да капиталь ремонт үткәрү (1,5 млн.сумлык) планлаштырыла.
    Капиталь ремонт үткәрәсе подрядчылар инде билгеле.
    -Районда торак төзелеше буенча эшләр нинди программалар буенча алып барылачак?
    -Бу эшләр берничә программа буенча башкарылачак. Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү буенча программага Яңа Чишмәнең Ленин урамындагы 23,28 һәм 36 нчы йортлар (4,3 млн.сумлык) кертелде. "Арендага торак" программасы буенча 8 йорт төзеләчәк, "Көнбатыш" микрорайонында индивидуаль торак төзелеше дәвам иттереләчәк (хәзер анда бөтен коммуникация - газ, су, электр энергиясе китерелгән).
    -Коммуналь хуҗалык тармагында, электр белән тәэмин итүдә нинди эшләр планлаштырыла?
    -Район үзәгендә суүткәргечләр һәм су алу (җибәрү) җайланмасы төзү (10 млн.сумлык), Чаллы Башында (5,3 млн.сумлык) һәм Әдәмсәдә (1,6 млн.сумлык) су белән тәэмин итү челтәрләренә капиталь ремонт ясау, район үзәгендә Шмидт урамындагы су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү планлаштырылган.
    2014 елдан бирле авыллардагы урам яктырткычларын яңадан торгызу буенча программа эшли. Ул быел да дәвам итә - 10 торак пунктта (Шахмай, Чаллы Башы, Чертуш, Акъяр, Зирекле, Архангел Бистәсе, Чуаш Чабаксары, Горшково, Бакташ һәм район үзәге) 5 млн.сум акча үзләштерелергә тиеш.
    -Авыл җирлекләрендәге юллар торышы һәрчак иң мөһим мәсьәлә булып тора. Районда әлеге юнәлештә күп нәрсәләр эшләнә, 2016 елга ниләр планлаштырылган?
    -Капиталь салымнарның иң күп өлеше нәкъ менә юл төзелешенә туры килә. Агымдагы елда Бакташ һәм Н.П. Лебедка авылларына чаклы вак таш-комлы катнашмалы юл төзү, район үзәгендәге берничә урамда юл-урам челтәрләрен ремонтлау, Петропавел Бистәсенең Звездная урамына, Чуаш Чабаксарында - Чапаев, Чаллы Башында - 1 Май, Кр.Октябрьдә - Спорт, шулай ук Волчья Бистәсе, Н.П. Лебедка һәм Горшково авылы урамнарына вак таш-комлы катнашма салу планлаштырылган.
    -Фермаларны, сенаж траншеяларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программалары бар, алар кайсы хуҗалыкларда төзеләчәк?
    -Әйе, хуҗалыкларның үз акчаларын кертү шартларында әлеге мәсьәләләрдә авыл хуҗалыгы оешмаларына республика ярдәм күрсәтә. Программага "Вәлиев Ф.Р." һәм "Козлова М.И." КФХ-ларында сенаж чокырлары төзү, ә фермаларга капиталь ремонт ясау буенча - "Зубов В.С.", "Скоков Н.А." КФХ һәм "Игенче" ҖЧҖ кертелде. Программаларның барысы да халкыбызның көнкүрешен яхшыртуга, Яңа Чишмә районын төзекләндерүгә юнәлдерелгән.
    -Эчтәлекле әңгәмәгез өчен сезгә, Ринат Хәлфәтович, бик зур рәхмәт.
    Әңгәмәне Азат МУСИН алып барды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: