Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Стажировка файдалы

    3 ноябрьдән 9ына чаклы 15 табибтан торган Татарстан делегациясе Германия клиникаларында стажировка үтте. Делегация составында безнең РҮХ баш табибы Ришат Билалов та барды, ул чит илдә стажировка үтүдә катнашуга республика конкурсы нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан сайлап алынды. Кайткач ул безнең белән Германия һәм илнең сәламәтлек саклау тармагы турында алган тәэсирләре...

    -Безне каршы алучы фирма безгә микроавтобус һәм озата йөрергә тәрҗемәче бирде һәм без атна дәвамында Кельн, Дюссельдорф, Эссен, Бохума һәм башка кечерәк шәһәрләрнең клиникаларында булдык.
    -Башта газета укучыларыбызга Германия турында бераз сөйләп китегез әле, анда ничек яшиләр, ул ил сезгә ошадымы?
    -Германиядә 82 млн. кеше яши, Федерация 16 җирдән (әйтик безнең республика кебек) тора, алар законнар чыгару, салымнар билгеләү һ.б. шундый мәсьәләләрдә зур мөстәкыйльлеккә ия. Федераль үзәккә салымнарның 10%-ы гына китә, калганнары урыннарда (үзләрендә) кала, бу исә җирле үзидарәләрнең үсүенә, чәчәк атуына уңай йогынты ясый.
    Безгә сөйләүләренчә, белем бирү бушлай, шул исәптән югары белем дә, теләсә кайсы илдән теләсә кем килеп белем эсти ала. Тулаем, ил көчле социаль юнәлеше булган бик ачык ил. Германиягә торырга (даими) килгән кешеләргә социаль торак бүлеп бирелә (гаилә башлыгына 45 кв.м, гаилә әгъзаларына 15әр кв.метрдан чыгып). Һәр гаилә әгъзасы ай саен 1300 евро (50 мең сумнан артык) яшәү өчен социаль пособие һәм бушлай медицина иминияте ала. Моңа зур салым ставкалары белән ирешелә, керемнәргә карап салымнар 60%ка чаклы җитәргә мөмкин.
    -Сәфәрегезнең максаты - Германиядәге сәламәтлек саклау системасы белән танышу. Шул хакта тәфсилләбрәк сөйләгез әле.
    -Германиядә сәламәтлек саклау тармагы дөньяда иң яхшыларның берсе булып санала, ул иминиятләштерелгән һәм бу рәхәтлек бик кыйммәткә төшә. Страховка хезмәт хакының 30%-н тәшкил итә (яртысын хезмәткәр үзе түли, яртысын - эш бирүче), бу хезмәткәргә киләчәктә бөтен медицина хезмәтләреннән (теш куйдыруны, илнең башка клиникаларында тернәкләнүне дә кертеп) файдалануны гарантияли һәм медицинада хезмәт күрсәтү бәясе бөтен җирдә бертөрле. Медстраховкага амбулатор дәвалану өчен аптекалардагы дарулар да (75%ка чаклы) керә. Германиядә аерым поликлиникалар юк, төп медицина ярдәме праксисларда - табиблар практикасы офисларында күрсәтелә. Алар бөтен җирдә дә бар. Гаилә докторлары хезмәте киң кулланыла - алар үзләренә 6 яшьтән зуррак балалары белән 1000 гә якын кешене беркетәләр. Сәламәтлеккә кагылышлы бөтен проблемаларны алар хәл итә - тар специальләшкән башка табибка җибәрергәме, әллә хастаханәгә салыргамы? Кабатлап әйтәм, болар бар да түләүсез, үз страховкаң кысаларында башкарыла.
    -Госпитальләрдә дә булгансыздыр, анда хәлләр ничегрәк?
    -Палаталар, нигездә, 1-2 кешелек. Клиникалар заманча соңгы техника белән җиһазланган, бөтен нәрсә белән тәэмин ителгән. Медперсонал бик күп (бездә билгеләнгән нормадан ике тапкыр күбрәк), шуңа да хезмәт күрсәтүнең сыйфаты бик югары.
    Медикларның хезмәт хакы да саллы (3000 еврога чаклы - 120 мең сум), тик җаваплылык та, сорау да зур, 2006 елдан дәүләт дәрәҗәсендә сыйфат менеджменты системасы кертелгән һәм гамәлдә, шуның кысаларында медперсоналның бөтен гамәлләре һәм вазыйфалары вак-төягенә чаклы исәптә һәм ныклы контрольдә.
    Кайчандыр дәүләт күп кенә клиникаларны бушлай диярлек аерым кешеләргә тапшырган, бу көндәшлекне үстерү өчен эшләнгән һәм алар хәзер пациентларны җәлеп итү өчен үзара ярышып эшлиләр. Клиникаларның 40%-ы - чиркәүләрнеке, 40%-ы - шәхси һәм 20%-ы - муниципаль. Шуны әйтми булмый, барлык клиникалар да югары сыйфатлы, югары технологияле медицина аппаратлары белән җиһазланган.
    Тагын бер нәрсә - Германиядә тернәкләндерү клиникалары бик күп, алар көчле җиһазлар белән җиһазланган, аларда хроник авырулар, инвалидлар һ.б. сәламәтлекләрен ныгыталар, дәваланалар (кызганычка каршы, рәсәйдә бу юнәлеш бик зәгыйфь). Клиникаларда тренажерлар, бассейннар, роботлар бар, һәр авыру белән беркетелгән (аерым) табиб-реабилитолог шөгыльләнә. Безгә әйтүләренчә, Германиядә сәламәтлекне саклау буенча җан башына 150 мең сум тотыла икән (Россиядә - 7-8 мең сум).
    -Бу сәфәрегездән тагын нинди тәэсирләр белән кайттыгыз?
    -Бу Европаның халык күп яши торган үзәге, миллионлаган кешесе булган шәһәрләр, тик бер җирдә пробка юк, хәрәкәт җир өсте һәм җир асты юллары белән көйләнгән. Юллары искитәрлек, тигез, чын автобан инде. Юл читләрендә бернинди чүп үләне - кара-кура күрмәссең, һәр җирдә яшеллек, бер буш җир юк, бар җирдә тәртип.
    Кибетләрендә бәяләр бездәгедән кыйммәтрәк, 15 еврога (600 сум) кафеда ашарга мөмкин, менюда щи, борщ, шулпа ише ризык юк, тик икенче итле ризыклары бик туклыклы һәм мулдан. Мин немецларның сыра һәм итле ризыклар яратканын искәрдем. Халкы бик мөлаем, ачык, аралашу культурасы югары.
    -Бу чит илгә баруыгыздан - стажировкадан нинди файда алдыгыз?
    Республикабыз үз алдына үзебездә шундый сәламәтлек саклау системасы булдыру бурычын куя. Бу Татарстан делегациясенең беренче сынап карау сәфәре иде. Хәер, бездә финанс ягы һәм матди тәэмин ителештә аерма зур, шулай да үзебездә шушы тармакның аерым элементларын кертү теләге зур һәм шуның өстендә эшләячәкбез.
    Әңгәмәне Азат МУСИН алып барды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: