Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сыйфатлы азык кына әзерләргә

    Үт­кән пән­җе­шәм­бе көн­не "Коз­лов В.В." КФХ ба­за­сын­да 2012 ел­да юга­ры сый­фат­лы азык хә­зер­ләү һәм АПК оеш­ма­ла­рын­да бы­ел­ның 4 аен­да тер­лек­че­лек­тә­ге эш нә­ти­җә­лә­ре мәсь­ә­лә­лә­ре бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка зо­на се­ми­нар-ки­ңәш­мә­се бу­лып үт­те. Ки­ңәш­мә­не ТР авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры­ның бе­рен­че урын­ба­са­ры Мин­сә­гыйрь Нурт­ди­нов үт­кәр­де. Ев­ге­ний СТА­РОВ

    Се­ми­нар-ки­ңәш­мә эшен­дә рес­пуб­ли­ка­ның 11 ра­йо­ны кат­наш­ты. Ки­ңәш­мә баш­лан­ган­чы ра­йон ку­нак­ла­рын Волчья Бис­тә­се клу­бын­да чәй бе­лән сый­ла­ды­лар, ра­йон сим­во­ли­ка­сы тө­ше­рел­гән кеп­ка­лар тап­шыр­ды­лар, ә ар­тист­лар бик ма­тур кон­церт куй­ды­лар һәм үз җыр­ла­ры бе­лән без­нең як ту­рын­да сөй­лә­де­ләр. М.Г. Нурт­ди­нов ки­ңәш­мә­не ачып, кат­на­шу­чы­лар­ның игъ­ти­ба­рын 2012-2013 ел­лар­да тер­лек­ләр­не кыш­ла­ту чо­ры­на ба­ры тик сый­фат­лы азык кы­на хә­зер­ләү ки­рәк­ле­ген ас­сы­зык­ла­ды. Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов рес­пуб­ли­ка се­ми­на­ры үт­кә­рү ра­йон өчен го­рур­лык, чөн­ки соң­гы се­ми­нар ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә 6 ел элек үт­кән иде, ди­де. Тер­лек­че­лек­тә бил­ге­ле бер үсеш нок­та­сы бар, әм­ма тер­лек­ләр ты­гыз­лы­гы һәм баш­ка күр­сәт­кеч­ләр бу­ен­ча ра­йон әле­гә ал­дын­гы­лар­дан бе­раз ка­лы­ша. Сөт җи­теш­те­рү бу­ен­ча (җан ба­шы­на) без рес­пуб­ли­ка­да өчен­че урын­ны би­ли­без, 1 млн. 300 мең тон­на нефть чы­га­ру­чы нефть ком­па­ни­я­лә­ре яр­дә­ме бе­лән өс­тә­мә кыйм­мәт җи­теш­те­рү бу­ен­ча да ра­йон рес­пуб­ли­ка­да өчен­че урын­да. Ра­йон баш­лы­гы авыл ху­җа­лы­гы то­вар җи­теш­те­рү­че­лә­ре­нә күр­сәт­кән яр­дәм­нә­ре өчен авыл ху­җа­лы­гы ми­нистр­лы­гы­на рәх­мәт бел­дер­де, ә аның га­ди ху­җа­лык бу­лу­ын һәм "Коз­лов В.В." КФХ ту­рын­да сөй­лә­гән­дә, авыл ху­җа­лы­гы биз­не­сын алып ба­ру­да үз алым­на­ры, үсем­лек­че­лек­тә һәм тер­лек­че­лек­тә үз тех­но­ло­ги­я­лә­ре бу­лу­ын бил­ге­ләп үт­те.

    Авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нистр­лы­гы­ның АПК ин­же­нер-тех­ник тәэ­мин итү бү­ле­ге на­чаль­ни­гы На­ил Го­бәй­дул­лин ки­ңәш­мә­дә кат­на­шу­чы­лар­га рес­пуб­ли­ка ху­җа­лык­ла­рын­да азык урып-җыю тех­ни­ка­сы­ның әзер­ле­ге ту­рын­да сөй­лә­де.

    Азык хә­зер­ләү эше­нә тех­ни­ка­ла­ры әзер бул­ма­ган күп­че­лек ра­йон­нар тән­кыйть уты­на то­тыл­ды. Азык урып-җыю ком­бай­ны­на наг­руз­ка зур бул­ган­га эш­не ике сме­на­да оеш­ты­рыр­га ки­рәк.

    ТР Авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры урын­ба­са­ры Нә­җип Ха­җи­пов се­ми­нар­да кат­на­шу­чы­лар­га 2012 ел­ның 4 аен­да тер­лек­че­лек­тә­ге эш нә­ти­җә­лә­ре ту­рын­да сөй­лә­де. Аның чы­гы­шы таб­ли­ца­лар һәм гра­фик­лар бе­лән ны­гы­тыл­ган иде. 2012 ел­га рес­пуб­ли­ка бу­ен­ча 2 млн. тон­на­га якын сөт, 440 мең тон­на ит җи­теш­те­рү, 300 мең баш бо­зау һәм 1 млн. баш дуң­гыз ба­ла­сы алу бу­ры­чы ку­ел­ган. Хә­зер­ге­се ва­кыт­та бер сы­ер­дан 7-8 ки­лог­рамм сөт са­ву­чы ху­җа­лык­лар да бар, ал­дын­гы­лар исә 25әр ки­лог­рамм сөт са­ва­лар. Тер­лек­че­лек про­дук­ци­я­се җи­теш­те­рү­гә то­тыл­ган чы­гым­нар­ны ана­лиз­лау азык­лар­ның күп то­ты­лу­ын күр­сә­тә, шун­лык­тан про­дук­ци­я­нең сый­фа­тын арт­ты­ру һәм аны күб­рәк (отыш­лы эш­ләү) җи­теш­те­рү бе­рен­че чи­рат­та­гы бу­рыч бу­лып то­рыр­га ти­еш. Ки­лә­чәк­тә дәү­ләт эш­ли бел­гән, юга­ры са­вым һәм ар­тым ал­ган то­вар җи­теш­те­рү­че­ләр­гә ге­нә яр­дәм күр­сә­тә­чәк. Күп ке­нә ра­йон­нар­да кар­тай­ган күпь­ел­лык үлән ба­су­ла­ры бай­так, алар­дан күп­тән фай­да юк. Ми­нистр урын­ба­са­ры се­наж са­лу тех­но­ло­ги­я­се мәсь­ә­лә­лә­ре­нә тук­тал­ды, сый­фат­лы азык алу мак­са­тын­нан төр­ле кон­сер­вант­лар фай­да­ла­ныр­га ки­рәк, ди­ел­де. Ху­җа­лык­лар бу­ен­ча ки­те­рел­гән ми­сал­лар азык­лар­да май һәм сер­кә кис­ло­та­сы­ның күп бу­луы ту­рын­да сөй­ли, мал­лар өчен исә алар зы­ян­лы. От­чет­лар бу­ен­ча кал­ган азык­лар 17 азык бе­рәм­ле­ге тәш­кил итә, тик алар­ны сак­лау шарт­ла­ры бо­зыл­ган­га, бу азык­лар ярак­сыз­га чык­кан.

    Ки­ңәш­мә­гә йом­гак ясап, Мин­сә­гыйрь Нурт­ди­нов якын көн­нәр­дә мас­са­кү­ләм азык хә­зер­ләр­гә ке­ре­шү бу­ры­чы куй­ды, шу­шы бу­рыч­ны үти ал­ма­ган яки тех­но­ло­ги­я­не боз­ган җи­тәк­че­ләр­дән ары­ныр­га вәгъ­дә ит­те. Төр­ле ком­па­ни­я­ләр вә­кил­лә­ре азык сал­ган­да фай­да­ла­ны­ла тор­ган төр­ле пре­па­рат­лар ту­рын­да сөй­лә­де­ләр, үз про­дук­ци­я­лә­ре ту­рын­да бук­лет­лар та­рат­ты­лар. Се­ми­нар­да кат­на­шу­чы­лар­га "Коз­лов В.В." КФХ кы­рын­да азык хә­зер­ләү тех­ни­ка­сы, азык­лар­ның сый­фа­тын бил­ге­ләү бу­ен­ча эксп­ресс ла­бо­ра­то­ри­я­нең эше, ә фер­ма­да ки­лә­се кыш­ла­ту­га тер­лек­че­лек би­на­ла­ры­н хә­зер­ләү күр­сә­тел­де. Вла­ди­мир Коз­лов (астагы рәсемдә) ла­герь­да ху­җа­лык­ны алып ба­ру алы­мы ту­рын­да сөй­лә­де. Би­рел­гән күп сан­лы со­рау­лар­дан чы­гып күп җи­тәк­че­ләр­не аның эш тәҗ­ри­бә­се кы­зык­сын­ды­ру­ын ча­ма­лар­га мөм­кин иде. Әй­бәт әзер­лән­гән төш­ке аш­тан соң, се­ми­нар­да кат­на­шу­чы­лар ка­нә­гать­лә­нү хи­се бе­лән өй­лә­ре­нә та­ра­лыш­ты­лар, се­ми­нар­да күр­гән ал­дын­гы тәҗ­ри­бә­не алар үз­лә­рен­дә кул­ла­ныр­лар, мө­га­ен.

    Рәсемдә: В. Козлов, М. Нуртдинов, Н. Хаҗипов һәм Н. Гобәйдуллин (сулдан уңга)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: