Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тамак тук булгач күңелләр дә күтәренке

    Дә­рес­ләр бе­теп өе­нә кайт­кан ба­ла­дан аңа төш­ке аш әзер­ләү­че әти-әни­се га­дәт­тә: "Та­ма­гың ач­мы? Мәк­тәп­тә ир­тән­ге аш­ка нәр­сә аша­дың? Тәм­ле бул­ды­мы?" -дип со­рый. Ба­ла­лар­ның җа­вап­ла­ры да төр­ле, шу­лай да сез "Юк, тәм­сез иде", - ди­гән җа­вап ише­тә­сез икән, мәк­тәп­кә шал­ты­ра­тыр­га яки "Без нәр­сә өчен ак­ча тү­ли­без!" дип та­выш кү­тә­реп йө­ге­рер­гә ки­рәк­ми....

    Дә­рес­ләр бе­теп өе­нә кайт­кан ба­ла­дан аңа төш­ке аш әзер­ләү­че әти-әни­се га­дәт­тә: "Та­ма­гың ач­мы? Мәк­тәп­тә ир­тән­ге аш­ка нәр­сә аша­дың? Тәм­ле бул­ды­мы?" -дип со­рый.

    Ба­ла­лар­ның җа­вап­ла­ры да төр­ле, шу­лай да сез "Юк, тәм­сез иде", - ди­гән җа­вап ише­тә­сез икән, мәк­тәп­кә шал­ты­ра­тыр­га яки "Без нәр­сә өчен ак­ча тү­ли­без!" дип та­выш кү­тә­реп йө­ге­рер­гә ки­рәк­ми. Бе­рен­че­дән, кем нин­ди ри­зык яра­та бит, икен­че­дән, әни ке­ше­ләр ир­тән­ге аш­ның фай­да­лы бу­лыр­га ти­еш­ле­ген бе­лә­ләр бу­лыр. Ба­ла­лар­ны ту­лы кыйм­мәт­ле аша­ту­ны оеш­ты­ру мәсь­ә­лә­се бе­лән ком­пе­тент­лы ке­ше­ләр шө­гыль­лә­нә, алар та­ра­фын­нан ка­ло­ри­я­ләр исәп­лән­гән, ра­ци­он бил­ге­лән­гән.

    17 сен­тябрь­дә без Яңа Чиш­мә го­мум­бе­лем би­рү мәк­тә­бе аш­ха­нә­сен­дә бул­дык, шул мәк­тәп үр­нә­ген­дә ба­ла­лар­ның нин­ди ри­зык­лар бе­лән тук­ла­нуы ту­рын­да сөй­ләр­без.

    Ка­ра­бо­дай бот­ка­сы бе­лән пеш­кән та­вык ите һәм по­ми­дор, ли­мон­лы чәй, прян­нек, ипи. Нор­ма сак­лан­ган, шу­лай да кай­бер ба­ла­лар тә­лин­кә­лә­рен­дә­ге ри­зык­ны ялт ит­кән­че ашап бе­тер­гән, кай­бер­лә­ре ка­ра­бо­дай­ны кал­дыр­ган. Аш­ха­нә пе­шек­че­се Свет­ла­на Шерс­то­би­то­ва үзе­нең яр­дәм­че­лә­ре бе­лән ба­ла­лар­ны сал­ган ри­зык­ны ашап бе­те­рер­гә кыс­тый, сыр­ла­ну­чы­лар ел­ма­еп бот­ка­ны ашап бе­те­рә­ләр.

    Ат­на­га бер көн - сөт­ле ри­зык­лар, бер көн - ба­лык ри­зык­ла­ры, дүрт көн - ир­тән­ге аш ит һәм та­вык бе­лән әзер­лә­нә. Яшел­чә­ләр һәм җи­ләк-җи­меш­ тә би­ре­лә. Бар­лык мәк­тәп аш­ха­нә­лә­рен­дә дә шу­лай­дыр, дип өмет­лә­нә­без.

    2012-2013 уку елы­на мәк­тәп аш­ха­нә­лә­рен­дә ир­тән­ге аш­ның бә­я­се нор­ма­тив бу­ен­ча 17 сум 10 ти­ен тәш­кил итә. Ба­ла­ның һәр ир­тән­ге ашы өчен 5 сум 20 ти­ен суб­си­дия би­ре­лә. Шу­лай итеп, әти-әни­ләр­гә кө­не­нә 11 сум 90 ти­ен тү­ли­се бу­ла. Җәй дә­ва­мын­да мәк­тәп яны учас­ток­ла­рын­да үс­те­рел­гән яшел­чә, бә­рәң­ге, хәт­та җи­ләк-җи­меш­лә­ре бул­ган­га, тук­ла­ну бә­я­се 1 сум 50 ти­ен­гә та­гы ки­ми.

    Ба­ла­лар­ның мәк­тәп аш­ха­нә­лә­рен­дә дө­рес (фай­да­лы) тук­ла­нуы ул төр­ле һәм та­зә ри­зык­лар ашау гы­на ди­гән сүз тү­гел. Мо­ңа әле сы­ек­лык эчү ре­жи­мын үтәү һәм эко­ло­гик чис­та са­выт-са­ба кул­ла­ну да ке­рә - уз­ган ел­ның сен­тябрь ба­шын­да шу­шы мәсь­ә­лә­ләр дә кү­тә­рел­гән иде. Уз­ган уку елы дә­ва­мын­да плас­тик са­выт-са­ба алыш­ты­рыл­ган, күп­че­лек аш­ха­нә­ләр­дә ба­ла­лар ше­шә­ләр­гә ту­ты­рыл­ган су эчә­ләр. Эре­рәк мәк­тәп­ләр­дә һәм ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да су фильтр­ла­ры ку­ел­ган.

    Ра­йон­ның го­мум­бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә кай­нар ри­зык бе­лән тук­ла­ну­ны оеш­ты­ру­ны өй­рә­нү һәм конт­роль­лек итү мак­са­тын­да оеш­ты­рыл­ган мах­сус ко­мис­сия үз эшен да­и­ми баш­ка­рып ки­лә.

    Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: