Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Татарстан кроссы» Яңа Чишмәдә

16 сентябрьдә яңачишмәлеләр массакүләм "Татарстан кроссы - 2017" дип исемләнгән йөгерү көнендә катнаштылар. Әлеге традицион ярышлар халык арасында физик культура һәм спортны пропагандалау максатыннан үткәрелә.

Йөгерүләрдә катнашуга язылу өчен иртән "Олимп" УСЗга спорт киеменнән бик күп сандагы халык җыелды. Алар арасында ярышырга теләк белдергән мәктәп укучылары, студентлар, оешма һәм предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, пенсионерлар бар иде - барлыгы 700 дән артык кеше. Кемдер ГТО нормаларын тапшырырга теләде, кемдер үзенең физик мөмкинлекләрен тикшерде, ә өченчеләре исә бары тик рәхәтлек алу, кәефен күтәрү өчен йөгерде, көне дә бит җылы һәм кояшлы иде.
Ярышлар башланганчы физкультура һәм спортны сөючеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьевалар сәламләде. Алар спортчыларга яхшы кәеф, уңышлы старт һәм җиңүгә зур омтылыш теләделәр. - Финишка кемнең беренче килүенә карамастан, бүген барысы да җиңүчеләр, - диде Ринат Рифгат улы.
Йөгерүгә старт иртәнге сәгать 10 да "Олимп" УСЗ яныннан бирелде. Узган еллардагыча, маршрут Ленин урамы буенча узды, ә йөгерү дистанцияләре 500 дән 3000 метрга чаклы иде. Кроссны 1-4 сыйныф укучылары ачып җибәрде, алар 500 метр арада көч сынашты. Финишка беренчеләрдән булып Камил Хөснуллин килде, аннан Николай Калмыков һәм Азим Юсупов, кызлар арасында Полина Холина, Дарья Быкова, Камилә Сәхабиева. 5-7 сыйныфлар да бик теләп ярышты, алардан соң югары сыйныф укучыларына старт бирелде. 1, 2, 3 урыннарны алучылар: 5-7 сыйныфта укучы малайлар арасында Скоков Александр , Стариков Юрий, Шамазов Газиз, кызлар арасында - Ружьева Полина, Павлова Яна, Иванова Полина. 8-9 сыйныфлар: Кузнецов Данил, Засадихин Виталий, Гайфуллин Линар, Ерашова Ольга, Смирнова Ирина, Кочур Яна. 10-11 сыйныфлар: Лосев Кирилл, Мусин Аяз, Асматуллин Ирек, Козюкова Алена, Роднина Анастасия, Байрачная Ксения.
18 яшьтән 59 яшькә чаклы кызлар һәм хатын-кызлар зурлар арасындагы кроссны ачып җибәрделәр. Безнең редакциядән, көзгә 59 яшен тутыручы Лариса Федорова, йөгерүдә катнашучы 29 хатын-кызны артта калдырып, алтынчы булып килде. Озак та үтми район Советы һәм башкарма комитет, "Теремок" балалар бакчасы, РМЙ, Картлар йорты һ.б. өлкәләрдә эшләүче хезмәткәрләр финишка килделәр. 45 яшьтән алып 60 һәм аннан да олырак булган ир-атлар да, яшьләр кебек үк, сынатмадылар. Әлеге йөгерүдә РҮХ нең баш табибы Рәфис Вафин, бик шәп физик форма күрсәтеп, беренче килде. Аның артыннан Чуаш Чабаксарында яшәүче Василий Тихонов финиш сызыгын узды, аңа гыйнварда 65 яшь тула. Пенсионер яшьтән үк физкультура һәм спортны ярата, җиңел атлетика кроссларында, чаңгы ярышларында катнашудан читтә калмый, ел саен Казанда үтүче "Өченче яшь" спартакиадаларында район данын яклый. Анда Василий Татарстанның барлык муниципаль районнары арасында иң көчле йөгерүчеләр - пенсионерлар бишлегендә тора. Аңа һәм 63 яшьлек Федор Бурчинга (Яңа Чишмә КМС заводы) йөгергәннән соң "Иң өлкән катнашучы" номинациясендә грамоталар һәм медальләр тапшырылды.
Иң яшь катнашучы - 6 яшьлек Софья Попкованы да бүләкләделәр, укучылар арасында җиңүчеләр һәм призерлар да тиешле дәрәҗәдәге грамоталар һәм медальләр алдылар.
Бәйрәмдә кунаклар, җанатарлар, йөгерү ярышын яратучылар өчен чәй эчеп алу мөмкинлеге дә булдырылган иде. Теләге булган һәр кеше "Жемчужина" бассейны хезмәткәрләре тарафыннан корылган палатка янына килеп, кайнар чәй, бал һ.б. тәм-томнар белән тамак ялгап ала алды.
"Татарстан кроссы" бу көнне районның барлык торак пунктларында да узды, барлыгы 2500 дән артык кеше катнашты.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев