Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Терлек чалу цехы ачылды

    Элек­ке­ге рай­по ба­за­сы тер­ри­то­ри­я­сен­дә эш­мә­кәр Фә­рит Вә­лиул­лин та­ра­фын­нан тер­лек ча­лу це­хы тө­зел­гән. Шу­лай итеп, кол­ба­са әй­бер­лә­ре җи­теш­те­рү­дә­ге тех­но­ло­гия чыл­бы­ры тө­гәл­лән­гән. Әле­ге цех хез­мәт­лә­рен­нән хә­зер те­лә­ге бул­ган һәр ке­ше фай­да­ла­на ала. Ев­ге­ний СТА­РОВ

    Цех­ны ачу­да ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов, ра­йон баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры На­деж­да Поп­ко­ва, авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры һәм хә­зер­ләү­че­ләр кат­наш­ты. ТР Пре­зи­ден­ты та­ра­фын­нан бү­леп би­рел­гән ак­ча яр­дә­мен­дә һәм эш­мә­кәр Ф. Вә­лиул­лин ты­рыш­лы­гы бе­лән кол­ба­са це­хы яңа­дан тор­гы­зыл­ган, ит ыс­лау эше оешт­ырыл­ган, ә хә­зер та­гын тер­лек ча­лу це­хы тө­зел­гән. Цех­та тер­лек ча­лу өчен бар­лык шарт­лар да бул­ды­рыл­ган. Цех бе­лән янә­шә­дә ма­ши­на­дан тер­лек бу­ша­ту өчен мәй­дан­чык та бар. Цех­та чис­та, сте­на­ла­ры ка­фель пли­тә­дән, түш­кә­ләр­не кү­че­рү өчен тель­фер­лар ур­наш­ты­рыл­ган, ве­те­ри­нар­га эш­ләү өчен би­на да бар. Тер­лек­не ча­лу бе­лән үк ит кол­ба­са це­хы­на, су­ыт­кыч ка­ме­ра­лар­га ке­рә. Әле­ге цех буй­лап экс­кур­си­я­не эш­мә­кәр­нең кы­зы Эль­ми­ра Вә­лиул­ли­на үт­кәр­де. Цех­та за­ман­ча җи­һаз­лар ку­ел­ган, ыс­лау өчен мич­ләр дә бар. Ха­лык һәм авыл то­вар җи­теш­те­рү­че­лә­ре ара­сын­да ит ыс­лау­га со­рау зур. За­каз­лар без­нең ра­йон­нан гы­на тү­гел, күр­ше шә­һәр­ләр­дән дә алы­на, бу ыс­лау эше­нең сый­фат­лы баш­ка­ры­луы ха­кын­да сөй­ли.

    Цех­ны ка­рап үт­кән­нән соң җы­е­лу­чы­лар­ның ба­ры­сы да Со­вет­ның уты­рыш­лар за­лын­да тер­лек ча­лу ка­гый­дә­лә­ре һәм тех­но­ло­ги­я­лә­ре ту­рын­да дәү­ләт ве­те­ри­на­рия күзәтчелеге инс­пек­то­ры Ил­шат Дәү­ләт­шин­ның чы­гы­шын тың­ла­ды­лар. Тер­лек ча­лу мах­сус пункт­лар­да баш­ка­ры­лыр­га ти­еш, әгәр алар юк икән, үз ху­җа­лы­гың­да баш­ка­ру за­рур, тик мо­ны (ча­лу­ны) рөхсәт бирүче документ-лары бул­ган, са­ни­та­рия ка­гый­дә­лә­рен тө­гәл үтәү­че мах­сус мал ча­лу­чы эш­ләр­гә ти­еш. Тер­лек сую ал­дан ветеринария табибында тик­ше­рү үт­кән­нән һәм бе­леш­мә ул ике көн га­мәл­дә) би­рел­гән­нән соң гы­на баш­ка­ры­лыр­га ти­еш. Мал сә­ла­мәт бу­лыр­га, тән тем­пе­ра­ту­ра­сы 39,5 гра­дус­тан арт­мас­ка ти­еш.

    Су­гым сую уры­ны чис­та, тү­шәл­гән, кан һәм эч­ке әгъ­за­ла­рын җыю өчен са­выт­лар бу­лыр­га ти­еш. Мал суй­ган­нан соң кул­ла­ныл­мый тор­ган бар­лык кал­дык­лар үләт баз­ла­ры­на ути­ли­за­ци­я­лә­нер­гә ти­еш. Мал сую уры­нын де­зин­фек­ци­я­ләр­гә ки­рәк. Сат­кан­чы ит­кә ка­бат экс­пер­ти­за үт­кә­реп ке­ләй­мә су­га­сы.

    Ра­йон­ның вет­е­ри­на­рия бер­ләш­мә­се на­чаль­ни­гы Рә­фис Хә­би­бул­лин авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры­ның игъ­ти­ба­рын үз тер­ри­то­ри­я­лә­рен­дә ве­те­ри­нар имин­лек­кә конт­роль ясау за­рур­лы­гы­на юнәлт­те. Рә­сәй­дә күп­тән тү­гел аза­гы үлем бе­лән бет­кән се­бер тү­лә­мә­се (авы­ру) ачык­лан­ган иде. Чы­гыш­та хә­зер­ләү­че­ләр эш­чән­ле­ге­нә бәя би­рел­де. Биг­рәк тә Шәү­кәт Гос­са­мет­ди­нов эш­чән­ле­ге тән­кыйть­кә то­тыл­ды, бер­ни­чә кат шт­раф са­лу­га ка­ра­мас­тан, мал сую уры­нын­да - ан­ти­са­ни­та­рия. Моны АҖ башлыклары контрольдә тотарга тиешләр. Ит­не алу­чы­лар (ту­ры­дан-ту­ры) бил­ге­ле бул­са да, суй­ган мал ите­нә ве­те­ри­нар тик­ше­рү үт­кә­рү­нең за­рур­лы­гы ха­кын­да әйт­те­ләр. Про­дук­ци­я­нең ке­ше­ләр сә­ла­мәт­ле­ге өчен кур­кы­ныч бул­ма­вы­на ина­ныр­га ки­рәк. Үз тер­ри­то­ри­я­лә­рен­дә за­рар­лы ит сат­кан өчен авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры, хәт­та му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы­ның ирек­лә­рен­нән мәх­рүм ите­лү оч­рак­ла­ры бар.

    Ки­ңәш­мә­дә шу­лай ук үзе­без­нең то­вар җи­теш­те­рү­че­ләр­нең Ка­зан яр­мин­кә­лә­рен­дә са­ту итү, ха­лык­тан сөт хә­зер­ләү мәсь­ә­лә­лә­ре ка­рап тик­ше­рел­де.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: