Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Терлекчелек – акча табуның гарантияле чыганагы

    Үт­кән җом­га­да Волчья Бис­тә­сен­дә Ма­рия Коз­ло­ва­ның фер­мер ху­җа­лы­гы тер­ри­то­ри­я­сен­дә тер­лек­че­лек­не үс­те­рү һәм чә­чү­лек­ләр­не ка­рау мәсь­ә­лә­лә­ре бу­ен­ча ра­йон се­ми­нар-ки­ңәш­мә­се бу­лып үт­те. Ки­ңәш­мә­не му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов үт­кәр­де.

    "Коз­ло­ва М.И." КФХ-ның Бу­ре­вест­ник бү­лек­чә­сен­дә­ге җәй­ге тер­лек­че­лек ла­ге­ры тер­ри­то­ри­я­сен­дә ра­йон авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре һәм бел­геч­лә­ре, авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры са­вым кө­тү­ен ас­рау, аша­ту ра­ци­о­ны, тер­лек­че­ләр­гә эш­ләү өчен шарт­лар бул­ды­ру мәсь­ә­лә­лә­ре бе­лән та­ныш­ты­лар. Җы­е­лу­чы­лар­ның игъ­ти­ба­ры җәй­ге ла­герь­лар­ның тер­ри­то­ри­я­лә­рен чис­та һәм тәр­тип­тә то­ту ки­рәк­ле­ге­нә юнәл­де­рел­гән иде. Бү­лек­чә бе­лән ида­рә итү­че Ев­ге­ний Коз­лов сөт җи­теш­те­рү­не арт­ты­ру бу­ен­ча үз эше ту­рын­да сөй­лә­де. На­чаль­ник урын­ба­са­ры, авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се­нең җи­теш­те­рү - мар­ке­тинг бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ле­о­нид Бо­го­мо­лов җәй­ге тер­лек­че­лек ла­герь­ла­ры­на ку­ел­ган та­ләп­ләр ту­рын­да җит­кер­де. Авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­ла­ры­на һәм ха­лык­ка кре­дит би­рү­нең яңа мөм­кин­лек­лә­ре ту­рын­да Рос­сель­хоз­банк зо­на ида­рә­се ида­рә­че­се Ра­фис Ис­ля­мов сөй­ләп үт­те. Якын ара­лар­да ра­йон­да банк вә­кил­ле­ге ачы­ла­чак.

    Ан­нан соң лю­цер­на кы­рын­да чә­чү­лек­ләр­не ка­рау тех­но­ло­ги­я­лә­рен үтәү, алар­ны авы­ру­лар­га һәм корт­кыч­лар­га кар­шы эш­кәр­тү ки­рәк­ле­ге­нә игъ­ти­бар юнәл­де­рел­де.

    Ал­га та­ба сөй­лә­шү җир­ле Мә­дә­ни­ят йор­тын­да дә­вам ит­те. Ра­йон авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се на­чаль­ни­гы Сер­гей Ба­ра­нов тер­лек­че­лек­тә­ге эш (4 ай­га) нә­ти­җә­лә­ре­нә ана­лиз бе­лән чы­гыш яса­ды. Ту­ла­ем ал­ган­да уңай нә­ти­җә­ләр­не бил­ге­ләп үтеп, док­лад­чы соң­гы ва­кыт­лар­да ра­йон тер­лек­че­лә­ре­нең по­зи­ци­я­лә­рен югал­та ба­ру­ла­рын әй­теп үт­те. МЭТ-нең баш са­ны 15994 баш тәш­кил итә (шул исәп­тә 5093 баш сы­ер), үт­кән ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да ар­тым 649 баш тәш­кил ит­кән. Сы­ер­лар­ның баш са­нын арт­ты­ру­да "Ку­лон" һәм "Та­тарс­тан" а/ф, "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ-ләр ях­шы эш­лә­гән. Шу­лай ук дуң­гыз­лар­ның баш са­ны да арт­кан (1121 баш тәш­кил итә). "Зу­бов В.С." һәм "Су­во­ров А.С." КФХ-лар­да күр­сәт­кеч­ләр ях­шы. Ра­йон бу­ен­ча са­рык­лар­ның баш са­ны - 5209, үт­кән ел­да­гы­дан 179 баш­ка күб­рәк. 4 ай эчен­дә 7143 тон­на сөт җи­теш­те­рел­гән, бу үт­кән ел дә­рә­җә­сен­нән 2 про­цент­ка күб­рәк. "Та­тарс­тан" а/ф һәм "И­ген­че" ҖЧҖ-дә эш на­чар ба­ра, ә ме­нә "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ, "Вә­ли­ев Ф.Р." КФХ, "Нур­ха­мә­тов З.М.", "Са­вель­ев А.А." КФХ-да ар­тым әй­бәт. Бер баш сы­ер­дан ел ба­шын­нан ур­та­ча са­вым 1401 ки­лог­рамм тәш­кил итә. "Зу­бов В.С." (2447 кг), "Нур­ха­мә­тов З.М." (2370), "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ-да (2445 кг) са­вым юга­ры. Шул ук ва­кыт­та "Сит­дый­ко­ва Г.И." КФХ-да - 813, "Та­тарс­тан" а/ф-да - 1010 кг (Әдәм­сә­дә - 656, Акъ­яр­да -733, Сос­нов­ка бү­лек­чә­сен­дә - 797 кг - нык ка­лы­ша­лар). Мө­гез­ле эре тер­лек­ләр­дән иң юга­ры ур­та­ча тәү­лек­лек ар­тым - "Зу­бов В.С." (756 грамм), "Са­дый­ков М.Х." (745), "Коз­ло­ва М.И." (732) КФХ-да. Иң тү­бә­не - "Та­тарс­тан" а/ф-ның Акъ­яр (558), Шах­май (569) һәм Чал­лы Ба­шы (571 грамм) бү­лек­чә­лә­рен­дә. Ра­йон бу­ен­ча бу күр­сәт­кеч 661 грамм тәш­кил итә.

    Дуң­гыз­лар­дан ур­та­ча тәү­лек­лек ар­тым "Са­вель­ев А.А." (442), "По­рец­кий С.Н." (430), "Су­во­ров А.С." (415) КФХ-да, ә "Хорь­ков А.А." (340), "Зу­бов В.С." (344), "Са­дый­ков М.Х." (367 грамм) КФХ-да - ул тү­бән­рәк. МЭТ са­ту­да ур­та­ча тап­шы­ру авыр­лы­гы төр­ле­чә. Әгәр "Нур­ха­мә­тов З.М.", "А­ни­си­мов О.А." һәм "Кы­я­мов Х.Г." КФХ-да 500-550 ки­лог­рам­лы тер­лек­ләр тап­шыр­са­лар, ә ме­нә "Ку­лон" а/ф, "С­ко­ков Н.А." КФХ-да 121 һәм 171 ки­лог­рамм авыр­лык­та тап­шы­ра­лар. 4 ай­да 2247 бо­зау алын­ган, бу 2012 ел­да­гы­дан 98 баш­ка аз­рак. 4 ай­да 626 баш дуң­гыз ба­ла­сы алын­ган, бу­сы уз­ган ел­гы шул чор бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да 74 баш­ка күб­рәк. Төп кө­тү­гә 310 баш­мак та­на кер­тел­гән, бу­сы да уз­ган ел­да­гы­дан 2 баш­ка күб­рәк. Тер­лек­че­лек бу­ен­ча икъ­ти­са­дый күр­сәт­кеч­ләр бе­лән җы­ел­ган ха­лык­ны ра­йон авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се­нең баш икъ­ти­сад­чы­сы Эн­җе Шәй­дул­ли­на та­ныш­тыр­ды. 4 ай­да ак­ча­ла­та вы­руч­ка 147 млн. сум тәш­кил ит­кән, ур­та­ча бер хез­мәт­кәр­гә 127 мең сум­лык про­дук­ция җи­теш­те­реп са­тыл­ган. Әм­ма "Зу­бов В.С." КФХ-да ул 181 мең сум тәш­кил ит­сә, "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ"­ ҖЧҖ-тә ул ни­ба­ры 84. Төр­ле ху­җа­лык­та то­вар про­дук­ци­я­се бер­ни­чә мәр­тә­бә (нык) ае­ры­ла. "Зу­бов В.С." КФХ-да һәр шарт­лы баш тер­лек ху­җа­лык кас­са­сы­на 13 мең 600 сум та­быш ки­тер­сә, "С­ко­ков Н.А." КФХ-да ул - 6. "Коз­ло­ва М.И." КФХ-да сөт җи­теш­те­рү­нең рен­та­бель­ле­ле­ге 74 про­цент тәш­кил итә, "Та­тарс­тан" а/ф-да ул 24 про­цент ми­нус бе­лән.

    Ра­йон бу­ен­ча ту­ла­ем ит җи­теш­те­рү бу­ен­ча рен­та­бель­ле­лек тү­бән. "Та­тарс­тан" а/ф-да җи­теш­те­рел­гән ит иң кыйм­мә­те, би­ре­дә чы­гым­нар ак­ча­ла­та вы­руч­ка­дан 2 мәр­тә­бә ар­тып ки­тә. Җи­теш­те­ре­лә тор­ган тер­лек­че­лек про­дук­ци­я­се­нең үз­кыйм­мә­те юга­ры бу­лу ур­та­ча тәү­лек­лек ар­тым­ның тү­бән, са­выл­ган сөт­нең аз һәм азык­ны ар­тык са­рыф итү ар­ка­сын­да ки­леп чы­га.

    Ра­йон авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се­нең са­тып алу­лар бу­ен­ча кон­суль­тан­ты Эн­җе Гый­нә­тул­ли­на җи­теш­те­ре­лә тор­ган про­дук­ци­я­нең сый­фа­ты­на ана­лиз яса­ды.

    Сөт­нең сый­фа­тын ях­шыр­ту хи­са­бы­на ра­йон ху­җа­лык­ла­ры­на өс­тә­мә рә­веш­тә 178 тон­на сөт исәп­лән­гән. Ве­те­ри­на­рия инс­пек­то­ры Ил­шат Дәү­ләт­шин ху­җа­лык­лар­да эпи­де­ми­я­гә кар­шы ча­ра­лар­ның үтә­ле­ше һәм ки­лә­чәк­кә бу­рыч­лар ту­рын­да чы­гыш яса­ды. Аның чы­гы­шы ва­кы­тын­да җәй­ге ла­герь­лар­ның то­ры­шы слайд­лар­да күр­сә­тел­де. "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы Әдәм­сә бү­лек­чә­се­нең баш­ка­ру­чы ди­рек­то­ры Әд­һәм Сиб­га­тул­лин ад­ре­сы­на сы­ер­лар эчә тор­ган урын­ның пыч­рак, җи­теш­те­рел­гән сөт­нең тү­бән сый­фат­лы бу­луы өчен тән­кыйть сүз­лә­ре яң­гы­ра­ды.

    Чә­чү комп­лекс­ла­рын­да эш­нең нә­ти­җә­ле­ле­ге ту­рын­да­гы ин­фор­ма­ция бе­лән Эн­җе­ Шәй­дул­ли­на чы­гыш яса­ды. Алар "Ку­лон" а/ф-да нә­ти­җә­ле­рәк дип бил­ге­ләп үтел­де. Мон­да җи­теш­те­рү бер чә­чү аг­ре­га­ты­на 29,6 эта­лон гек­тар тәш­кил ит­кән, ә "Та­тарс­тан" а/ф-да ни­ба­ры - 18,2 ге­нә.

    Ки­ңәш­мә ахы­рын­да В.М. Коз­лов ра­йон­да сөт җи­теш­те­рү бу­ен­ча хәл­ләр­гә ана­лиз яса­ды, ху­җа­лык җи­тәк­че­лә­ре һәм авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры­на МЭТ кө­тү­е­нең ит һәм сөт би­рү­чән­ле­ген арт­ты­ру, бар­лык төр ми­лек фор­ма­сын­да­гы ху­җа­лык­лар­да тер­лек­ләр­нең баш са­нын сак­лау, яз­гы кыр эш­лә­рен тиз­рәк тө­гәл­ләү һәм азык хә­зер­ләү­гә әзер­лә­нү бу­ен­ча бу­рыч­лар җит­кер­де.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: