Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Терлекчелеккә – аерым игътибар

    Си­шәм­бе көн­не тер­лек­че­лек­не үс­те­рү­гә ка­гы­лыш­лы мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча се­ми­нар-ки­ңәш­мә бу­лып уз­ды. "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ фер­ма­сы тер­ри­то­ри­я­се­нә җы­е­лу­чы­лар тер­лек­че­лек би­на­ла­рын ре­монт­лау ба­ры­шы бе­лән та­ныш­ты­лар һәм клуб­та бы­ел­гы­сы ел­ның җи­де аен­да тер­лек­че­лек үсе­ше­нә йом­гак яса­ды­лар. Ки­ңәш­мә­не ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов алып бар­ды. Ев­ге­ний СТА­РОВ Се­ми­нар-ки­ңәш­мә эшен­дә ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва, баш­кар­ма ко­ми­тет...

    Си­шәм­бе көн­не тер­лек­че­лек­не үс­те­рү­гә ка­гы­лыш­лы мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча се­ми­нар-ки­ңәш­мә бу­лып уз­ды. "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ фер­ма­сы тер­ри­то­ри­я­се­нә җы­е­лу­чы­лар тер­лек­че­лек би­на­ла­рын ре­монт­лау ба­ры­шы бе­лән та­ныш­ты­лар һәм клуб­та бы­ел­гы­сы ел­ның җи­де аен­да тер­лек­че­лек үсе­ше­нә йом­гак яса­ды­лар. Ки­ңәш­мә­не ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов алып бар­ды.

    Ев­ге­ний СТА­РОВ

    Се­ми­нар-ки­ңәш­мә эшен­дә ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва, баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов һәм аның урын­ба­сар­ла­ры, авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се на­чаль­ни­гы Сер­гей Ба­ра­нов һәм ида­рә бел­геч­лә­ре, авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры, ху­җа­лык җи­тәк­че­лә­ре һәм зо­о­вет­бел­геч­ләр кат­наш­ты. "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ җи­тәк­че­се Ев­ге­ний Бе­лог­ла­зов тер­лек­че­лек би­на­ла­рын ре­монт­лау һәм фер­ма­лар­ны кыш­ка хә­зер­ләү ба­ры­шы ту­рын­да сөй­лә­де. Ту­ды­ру би­на­сын­да, ат­лар фер­ма­сын­да ин­де ре­монт ясал­ган, транс­пор­тер­лар­га һәм баш­ка тер­лек­че­лек би­на­ла­ры­на ре­монт эш­лә­ре дә­вам итә. Ра­йон баш­лы­гы фер­ма тер­ри­то­ри­я­лә­рен­дә тәр­тип бул­ды­ру һәм агым­да­гы ре­монт эш­лә­рен тиз­лә­тү ки­рәк­ле­ге­нә ба­сым яса­ды. Се­наж баз­ла­рын тер­лек­ләр­дән сак­лау өчен кир­тә­ләү һәм ян­гын­га кар­шы кур­кы­ныч­сыз­лык ка­гый­дә­лә­рен тай­пы­лу­сыз үтәү ки­рәк­ле­ге­нә дә игъ­ти­бар би­рел­де. Ар­хан­гел Мә­дә­ни­ят йор­тын­да ки­ңәш­мә бул­ды, ан­да бы­ел­гы­сы ел­ның җи­де аен­да тер­лек­че­лек үсе­ше­нә йом­гак ясал­ды. Әле­ге мәсь­ә­лә­не ка­рап тик­ше­рә баш­ла­ган­чы Вя­чес­лав Коз­лов җы­е­лу­чы­лар игъ­ти­ба­рын урам­нар­да­гы һәм өй ти­рә­лә­рен­дә­ге тәр­тип­кә (чүп үлән­нә­ре үс­ми) юнәлт­те. Фер­ма­лар­ны кыш­ка хә­зер­ләү ту­рын­да сөй­лә­гән­дә би­на­лар­ны һәм кир­тә аб­зар­лар­ны йо­гыш­сыз­лан­ды­ру (де­зин­фек­ци­я) ки­рәк­ле­ге­нә игъ­ти­бар би­рел­де, әле­гә бу эш сүл­пән ба­ра.

    Ки­ңәш­мә­дә Сер­гей Ба­ра­нов 24 нче фор­ма­га ана­лиз бе­лән чы­гыш яса­ды. Док­лад­чы, го­му­мән, җи­де ай­да тер­лек­че­лек­тә­ге үсеш нә­ти­җә­лә­ре - уңай, дип бил­ге­ләп үт­те, әм­ма июль аен­да ра­йон ху­җа­лык­ла­ры уз­ган ел­га ка­ра­ган­да на­чар­рак эш­лә­гән­нәр.

    Җи­тәк­че­ләр, бел­геч­ләр, тер­лек­че­ләр үз­лә­ре дә тер­лек­че­лек­нең һәр көн­не ак­ча бас­ты­рып чы­га­ру­чы бас­ма ста­нок икән­ле­ген аң­лар­га ти­еш­ләр, ху­җа­лык һәм ке­ше­ләр имин­ле­ге, ир­кен тор­мы­шы нәкъ ме­нә шул ста­нок­ның ни­чек эш­лә­ве­нә бәй­ле. 2012 ел­ның 7 ен­да МЭТ са­ны 538 баш­ка арт­кан, ә са­рык­лар са­ны 407 баш­ка ки­ме­гән. Бу "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ дә нә­сел са­рык­ла­рын (өл­гер­гән­гә ка­дәр­ге­ләр) са­ту ар­ка­сын­да бул­ган. Хәл­ләр са­рык­лар бә­рән­нә­гәч ке­нә уңай як­ка үз­гә­рер­дер. "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сын­да (205), "Вә­ли­ев Ф.Р." КФХ да (53), "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ дә (30), "Са­вель­ев А.А." КФХ да (23 баш) МЭТ са­нын арт­ты­ру­га иреш­кән­нәр, фер­мер­лар Ба­ро­ва һәм Ис­ха­ков­та тер­лек­ләр са­ны, ки­ре­сен­чә, ки­ме­гән. Җи­һаз алу­да яр­дәм күр­сә­тел­гән фер­мер­лар­ның тер­лек­лә­ре са­ны план­да ка­рал­ган­га ту­ры ки­лер­гә ти­еш. Дуң­гыз­лар са­ны бу­ен­ча ху­җа­лык­лар­да ар­тым кү­зә­те­лә, уз­ган ел­га ка­ра­та 276 баш­ка күб­рәк, әм­ма ра­йон­да дуң­гыз­лар­ның го­му­ми са­ны ни­ба­ры 922 баш кы­на тәш­кил итә. Дуң­гыз­лар са­ны бу­ен­ча ар­тым биг­рәк тә фер­мер­лар По­рец­кий, Су­во­ров һәм Хорь­ков­та зур.

    Җи­де ай­да сөт җи­теш­те­рү 13607 тон­на арт­кан яки 109 про­цент­ка. Сөт җи­теш­те­рү бу­ен­ча иң зур үсеш­кә "Вә­ли­ев Ф.Р." КФХ­да иреш­кән­нәр - 68%. Июль аен­да сөт җи­теш­те­рү 156 тон­на­га арт­кан. Июль­дә "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы (плюс 82), "Зу­бов В.С." (17), "Вә­ли­ев Ф.Р." (15) һәм "С­ко­ков Н.А." (12 тон­на) КФХ-лар ях­шы эш­лә­гән­нәр.

    Го­му­мән ра­йон бу­ен­ча ит җи­теш­те­рү 2011 ел дә­рә­җә­се­нә ка­ра­та 116 про­цент тәш­кил ит­кән, әм­ма дуң­гыз ите җи­теш­те­рү­дә җи­теш­сез­лек­ләр бар әле - 2011 ел­га ка­ра­та бар­лы­гы 94 про­цент кы­на, ә дуң­гыз ите са­ту уз­ган ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да ба­ры 14 про­цент кы­на тәш­кил ит­кән. Шу­ны да бил­ге­ләп үтәр­гә ки­рәк, күп ху­җа­лык­лар ("Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ, "И­ген­че" ҖЧҖ, "С­ко­ков Н.А.", "Са­вель­ев А.А." КФХ-лар) кеч­ке­нә авыр­лык­та­гы (үс­мә­гән) тер­лек­ләр тап­шы­ра­лар, шул ук ва­кыт­та "Коз­лов В.В." һәм "А­ни­си­мов О.А." КФХ-да МЭТ­нең ур­та­ча тап­шы­ру авыр­лы­гы 500 ки­лог­рамм­нан ар­тык тәш­кил итә, "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сын­да - 450 кг.

    Үр­чем алу бу­ен­ча ху­җа­лык­лар ях­шы­рак эш­лә­гән­нәр. Бар­лы­гы 2011 ел­да­гы­дан 656 баш­ка күб­рәк бо­зау ал­ган­нар. "Та­тарс­тан" (плюс 384 баш) һәм "Ку­лон" аг­ро­фир­ма­ла­рын­да (плюс 185) үр­чем алу бу­ен­ча ях­шы эш­лә­гән­нәр.

    "Нур­ха­мә­тов З.М." КФХ да (ми­нус 2) ки­ме­гән. Ту­ла­ем ал­ган­да, бы­ел бо­зау­лар­ның сак­ла­ны­шы ях­шыр­ган, әм­ма әле­ге план­да эш­ләр­гә ки­рәк әле.Төп кө­тү­лек­кә та­на­лар кер­тү 125 баш­ка арт­кан. Бу өл­кә­дә "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ, "Зу­бов В.С.", "Коз­лов В.В.", "Нур­ха­мә­тов З.М.", "С­ко­ков Н.А.", "Са­вель­ев А.А" КФХ-лар ях­шы­рак эш­ли­ләр. Дуң­гыз­лар үр­че­ме бу­ен­ча, июль­дә дуң­гыз ба­ла­ла­ры 31 баш­ка ким­рәк алын­ган. 24 нче фор­ма бу­ен­ча ана­лиз яса­ган­да эк­ран­да слайд­лар күр­сә­тел­де, ан­да кай­бер ху­җа­лык­лар­да тер­лек­че­лек тар­ма­гын алып ба­ру то­ры­шы ча­гыл­ды­рыл­ды.

    Авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се икъ­ти­сад­чы­сы Эн­җе Шәй­дул­ли­на 7 ай­да тер­лек­че­лек­не үс­те­рү бу­ен­ча авыл то­вар җи­теш­те­рү­че­лә­ре­нең икъ­ти­са­дый күр­сәт­кеч­лә­ре­нә ана­лиз бе­лән чы­гыш яса­ды. Ул тер­лек­че­лек про­дук­ци­я­сен са­ту­дан кер­гән ак­ча 164 мил­ли­он сум тәш­кил ит­те, дип бил­ге­ләп үт­те. 1 гек­тар­га ке­рем "Вә­ли­ев Ф.Р." КФХ-да 1797 сум­нан баш­лап, "Зу­бов В.С." КФХ-да 7300 сум­га чак­лы (4 тап­кыр­га күб­рәк) үз­гә­реп то­ра. Әгәр "Зу­бов В.С." КФХ-да 1 баш шарт­лы тер­лек­кә ак­ча­ла­та ке­рем 19700 сум алын­ган бул­са, "Коз­лов В.В." КФХ-да - 16700, "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ-дә - 15200 сум, ә ме­нә "Са­дый­ков М.Х.", "С­ко­ков Н.А." КФХ-да, "И­ген­че" ҖЧҖ-дә ул 12 мең сум­га да җит­ми. Җи­теш­те­рү­гә кит­кән чы­гым­нар ке­рем­нәр­дән бер­ни­чә тап­кыр­га арт­кан­да ни­чек итеп тер­лек­че­лек­не үс­те­рер­гә мөм­кин?! Ра­йон бу­ен­ча та­быш бар­лы­гы 15 млн. 166 мең сум, ә рен­та­бель­лек 8,1 про­цент тәш­кил ит­кән.

    "Коз­лов В.В." КФХ ях­шы эш­лә­гән, ан­да 8 млн. сум­нан ар­тык та­быш алын­ган, рен­та­бель­ле­лек 51 про­цент тәш­кил итә. Җи­теш­те­рел­гән про­дук­ци­я­нең 1 су­мы­на дәү­ләт 53 ти­ен до­та­ция тү­ли. Ур­та­ча хез­мәт ха­кы (7 ай эчен­дә) 9108 сум тәш­кил ит­кән, "Са­дый­ков М.Х." КФХ-да хез­мәт ха­кы дә­рә­җә­сен үт­кән ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да - 10 про­цент­ка, "С­ко­ков Н.А." КФХ-да 6 про­цент­ка ки­мет­кән­нәр, хә­ер, мо­ңа ни­гез шарт да юк. Сөт җи­теш­те­рү, ни­гез­дә, та­быш­лы, әм­ма азык­ны ар­тык са­рыф итү, тү­бән сый­фат­лы сөт тап­шы­ру ар­ка­сын­да ху­җа­лык­лар бик күп югал­та. Ра­йон бу­ен­ча сөт­нең 27 про­цен­ты икен­че сорт бе­лән са­ты­ла. "Та­тарс­тан" а/ф-ның Чер­туш, Акъ­яр бү­лек­чә­лә­рен­дә 33 про­цент сөт II сорт бе­лән ба­ра, "Нур­ха­мә­тов З.М." КФХ-да - 47 про­цент, "Са­дый­ков М.Х." КФХ-да сөт­нең 20 про­цент­тан ар­ты­гы икен­че сорт бе­лән ки­тә. Шул ук ва­кыт­та "Коз­лов В.В." КФХ-да про­дук­ци­я­нең 79 про­цен­ты юга­ры­да сорт­тан тап­шы­ры­ла, "Зу­бов В.С." КФХ-да 89, "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ"­дә - 67, "Вә­ли­ев Ф.Р." КФХ-да - 65 про­цент. Бу сөт үт­кәр­геч­ләр бул­ма­ган ху­җа­лык­лар, ә "Ку­лон" а/ф бар сө­тен дә юга­ры сорт­тан са­та. Сүз дә юк, сый­фат­лы сөт өчен тү­ләү дә юга­ры - 12-15шәр сум, ә II сорт өчен 9-10 сум. Сөт­нең сор­ты тү­бән бу­лу ар­ка­сын­да югал­ту­лар 1 тон­на өчен 2-2,5 мең сум тәш­кил итә, ягъ­ни, әгәр ху­җа­лык кө­не­нә 2 тон­на сөт тап­шыр­са, ае­на 120-150 мең сум (!) югал­та ди­гән сүз. Җи­тәк­че­ләр­гә һәм бел­геч­ләр­гә ме­нә шул ту­ры­да уй­ла­ныр­га ки­рәк.

    Ан­нан Сер­гей Ба­ра­нов ра­йон ху­җа­лык­ла­рын­да тер­лек­че­лек­не алып ба­ру, җәй­ге ла­герь­лар­ның то­ры­шын ча­гыл­дыр­ган слайд­лар­ла аң­лат­ма бир­де. "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы­ның Акъ­яр, Шах­май бү­лек­чә­лә­ре, "И­ген­че" ҖЧҖ җи­тәк­че­лә­ре һәм бел­геч­лә­ре тән­кыйть уты­на то­тыл­ды.

    Ки­ңәш­мә­дә чы­гыш ясап, ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов ра­йон тор­мы­шын­да­гы кай­бер баш­ка мәсь­ә­лә­ләр­гә дә ка­гыл­ды. Уңыш­ны урып-җыю ту­рын­да сөй­лә­гән­дә, күр­сәт­кеч­ләр­нең шак­тый ае­ры­луы бил­ге­ләп үтел­де. Әгәр "Ку­лон" аг­ро­фир­ма­сын­да бер ком­байн сук­тыр­ган бөр­тек 1272 тон­на тәш­кил ит­сә, "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сын­да ни­ба­ры 539 тон­на гы­на. Мәй­дан­нар­ны са­лам­нан чис­тар­ту­га, аны дө­рес һәм җи­ре­нә җит­ке­реп өс­керт­ләү­гә, ку­ку­руз­ны урып-җы­ю­га, ын­дыр та­бак­ла­ры­ның эше­нә, ор­лык­лык ма­те­ри­ал хә­зер­ләү­гә игъ­ти­бар би­рел­де. Һәр җир­дә көз­ге куль­ту­ра­лар чә­чү эше­нә ке­ре­шер, туң­га җир сө­рү темп­ла­ры арт­ты­рыр ва­кыт җит­те. Бар­лык ху­җа­лык­лар пай җир­лә­ре өчен исәп-хи­сап ясар­га ти­еш­ләр. Ки­ңәш­мә аза­гын­да Вя­чес­лав Коз­лов кат­на­шу­чы­лар­ның ба­ры­сын да "Мәк­тәп­кә җы­е­ныр­га яр­дәм ит!" ак­ци­я­сен­дә кат­на­шыр­га ча­кыр­ды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: