Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тиздән – язгы чәчү

    Агымдагы елның язгы чәчү компаниясенә чәчү мәйданнарының башлангыч структуралары буенча 11429 тонна бөртекле сабан һәм бөртекле-кузаклы культуралар орлыклары кирәк булачак.

    Гомумән, районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тиешле орлыклар белән тәэмин ителгән, тик кайбер хуҗалыкларда берьеллык үләннәргә һәм азык катнашмаларына кузаклы компонентлар буенча билгеле бер проблемалар бар.
    - 28 мартка булган торыш буенча, "Нурхамәтов З.М." КФХ-дан кала, 500 гектардан артык сөрүлек җирләре булган эре хуҗалыкларның барысы да чәчүлек сыйфатын билгеләү өчен "Россельхозцентр" район бүлегенә орлыклар пробасын тапшырдылар. Вак фермер хуҗалыклар белән әлеге мәсьәлә буенча эшләр шактый начар бара. Р.М. Исхаков, А.Т. Шакиров, И.И.Гарифуллин, Р.Р. Баһаутдинов, Г.А. Сәлахова, Р.Р. Ситдыйков, А.Р. Кадыйрова һәм Л.Р. Артемьева кебек фермерларның орлыкларының чәчүлек сыйфаты билгеле.
    Әгәр дә лабораториядә орлыкларның тулы анализ нәтиҗәләре 7-8 көннән соң билгеле булуын исәпкә алсаң, орлыкларын тикшерүгә тапшырмаган күп санлы фермерларның вакытны озакка сузмауларын сорыйбыз.
    Өстәвенә, үткән елдагы урып-җыю чорында кыен һава шартлары кайбер орлыкларның шыту сәләтен киметүгә китерде. Мондый орлыклар "Татарстан" Агрофирмасы" ҖЧҖ-дә, "Кулон" а/ф" ҖЧҖ-дә, "Архангельское", "Әхмәтвәлиева Г.Г.", "Сәлахова Г.А." һәм "Баһаутдинов Р.Р." КФХ-ларда ачыкланды. Анализ нәтиҗәләре буенча орлыкларның сыйфаты турында документларда өстәмә эшкәртү кирәклеге күрсәтелә. Хәзергесе вакытта мондый эш "Козлова М.И.", "Шакиров А.Т." КФХ-да, "Игенче" ҖЧҖ-дә алып барыла.
    Орлыкларны чәчүгә әзерләүнең икенче мөһим ягы - чәчү алдыннан чәчүлек материалларны зарарсызландыру. Барлык тере организмнар кебек үк орлыклар да төрле авырулар белән зарарлана һәм алар дәвалауга мохтаҗ. Әмма дәвалаганга кадәр диагноз яисә орлыкка фитоэкспертиза үткәрү кирәк, бу эшне хуҗалыклардан кергән гаризалар буенча безнең район бүлеге башкара һәм авыруның төрләре, зарарлану дәрәҗәсе, химик һәм биологик препаратлар куллану буенча тәкъдимнәр күрсәтелгән тиешле документ бирә. "Шакиров А.Т.", "Вәлиев Ф.Р.", "Зубов В.С." КФХ, "Аксу-Агро" ҖЧҖ, "Татарстан" а/ф" ҖЧҖ-дә үз орлыкларына фитоанализ нәтиҗәсе бар.
    Үз вакытында орлык сортын алмаштыру һәм яңарту нәтиҗәле һәм файдалы булуын да онытмаска кирәк. Чәчү өчен күпләп яңадан җитештерелгән орлыктан файдаланганда гектарыннан 3-4 ц уңыш югалту фәнни яктан исбатланган. "Скоков Н.А.", "Зубов В.С.", "Нурхамәтов З.М." КФХ һәм вак фермер хуҗалыкларының күпчелегендә күпләп яңадан җитештерелгән (массовая репродукция), сортсыз орлык күп.
    Күпьеллык үлән орлыклары белән булган проблемалар да бар җирдә дә хәл ителмәгән. Картайган чәчүлекләр булмасын өчен ел саен әлеге культура чәчүлекләрен 20-25% яңарту кирәк. "Татарстан" а/ф, "Кулон" а/ф, "Игенче" ҖЧҖ, "Вәлиев Ф.Р." КФХ үз орлыклары (күпьеллык үлән) белән тәэмин ителгәннәр.
    Мөһим азык культурасы - силоска кукурузны 6100 гектар мәйданда чәчергә кирәк, аңа 170 тонна орлык таләп ителә, аны сатып алырга һәм шытучанлыгына тикшерү үткәрергә кирәк.
    Чәчү эшләрен башлап җибәрүгә бик аз вакыт калып бара, шул арада орлыкчылык буенча калган проблемаларны да хәл итәсе бар, бу - склад биналары стеналарын кардан арындыру, эрегән кар суларының чәчү материалы салынган җиргә үтеп керүенә юл куймау, көннәр җылыта башлау белән орлыкларны һава белән җылыту, кирәк булса, өстәмә эшкәртү, калибрлау үткәрү,орлык агулау машиналарын, индивидуаль саклану чараларын әзерләү, материалларны зарарсызландыру өчен химик һәм биологик препаратлар сатып алу кирәк.
    Рәфис ЗИНИЯТУЛЛИН,
    "Россельхозцентр" район бүлеге
    начальнигы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: