Тормышлар әйбәтләнә бара

19 сентябрь көнне Чертуш авылында яңа мәдәният йортын ачу тантанасы булып узды. Бу вакыйгага яшьләр нык шатланды, алар ике ел үзләренең ял итү почмагын көткәннәр.
Шимбә көнне шушы авыл һәм тирә-күрше авыл яшьләре яңа дискотека залында күңел ачтылар. Клуб директоры Гөлшат Җиһангирова: "Ике ел без мәктәп бинасындагы "почмак"ны файдаланып тордык, ә анда тыгыз, әллә ниләр майтарып булмый. Биредә исә балаларның бию һәм драма түгәрәкләре бүген үк тулы куәткә эшли башлаячак. Кино күрсәтүчеләр килгәндә фильмнар күрсәтәчәкбез, дискотекалар, бәйрәм концертлары оештырачакбыз. Бүлмә гөлләре үстерергә яратучылар берләшмәсе өчен дә урын җитәрлек, гөл яратучылар узган ел оештылар, ә гөл чүлмәкләренә инде урын тарайды", - дип сөйләде.
Чертуш мәдәният йорты хезмәткәрләренең планнары зурдан: бар халыкны мәдәнияткә җәлеп итеп, ай саен самавыр артында камыр ризыклары белән өлкән яшьтәге хатын-кызларның кич утыруларын уздыру да, алар исә җырлар башкаралар, шуннан сәхнәгә чыгарга да күп калмый. "Өлкәннәр өчен театр студиясе ачуга хәзерләнәбез, - дип сөйли Гөлшат, - бездә яшьләр арасында да, өлкәннәр арасында да талантлы кешеләр байтак". Матди база булмаса, талантларга да үсү мөмкинлеге тарая. Зур планнарның башлангычы бар - Мәдәният йорты ачылган көнне тапшырылган бүләкләр бу нисбәттән бик урынлы.
Яңа клуб ачу тантанасында чертушлыларны район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, ТР да Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарә начальнигы Дмитрий Иванов, "Татарстан" а/ф генераль директоры Гомәр Сөләйманов котлады. Изге теләкләрен ирештереп, алар бүләкләр: ноутбук һәм мең сумлык сертификатлар, фотоаппарат тапшырдылар. Мәдәният йорты бинасын төзүчеләр директорга символик ачкыч тапшырдылар, башлангыч сыйныф укучыларын ал тасма кисәргә чакырдылар.
«Бу мәдәният учагы беренче чиратта алар өчен ачыла», - дип билгеләп үтте Шахмай авыл җирлеге башлыгы Рифкат Миръякупов. Яңа мәдәният йорты сәхнәсенә районның иң әйбәт артистларын җыеп, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре чертушлыларга һәм җыелган кунакларга әйбәт бүләк ясадылар. Балалар сәнгать мәктәбенең балалар төркеме биюләре, "Архангел чибәрләре"нең күңелле җырлары, татар, урыс, чуаш җырларын башкаручыларның матур җырлары тамашачыларны җәлеп итте. Чертушта 230 кеше яши, тамаша залы 100 урынга исәпләнгән, шуңа авылдагы 130 кеше артист булырга тиеш. Белмәссең, яшьләр дә авылда төпләнеп калыр, өлкәннәргә дә яшәве күңеллерәк булыр.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 10:05Атнаның иң яхшы механизаторларына премияләр тапшырылган Район авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының чираттагы атнасына йомгак ясаган.000
-
17 май 2022 - 18:42Машина йөртү хокукларының гамәлдә булуы озайтыла РФ Хөкүмәте карары нигезендә машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булуы өч елга озайтыла.3400
-
17 май 2022 - 13:12Яңачишмәлеләр тарафыннан тавыш бирүгә иң яхшы өч балалар рәсеме куелды 16 майда «Мой путь в ГТО» дип исемләнгән балалар проектлары конкурсының муниципаль этабы тәмамланган.8700
-
17 май 2022 - 12:0316 майда «Алтын ачкыч» балалар бакчасында өмә үткәрелгән Хезмәткәрләр өмәдә актив катнашканнар, чәчәкләр утыртканнар, территорияне төзекләндергәннәр.8100
-
17 май 2022 - 11:59Черемухово мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Корнева Ксения А. М. Бутлеров исемендәге III Республика фәнни - гамәли конференциясе лауреаты булган Проектның оригиналь темасы: «Рус, татар һәм инглизләрнең туй традицияләре: охшашлыклар һәм аерымлыклар».9100
-
16 май 2022 - 20:3719 майда Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе узачак 2022 елның 19 маенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Яңа Чишмәдә чираттагы «Тоннель» операциясе үткәреләчәк.8600
-
16 май 2022 - 19:49Яңа Чишмә районында туып-үскән ханым фронтовик-бабаларын искә ала Түбән Камада гомер итүче Любовь Казакова редакциягә үзенең Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнары турында язган.7600
-
16 май 2022 - 19:46Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче берәү ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.10300
-
15 май 2022 - 10:12Яңа Чишмә районы кызы «Татар кызы - 2022» республика конкурсының ярымфиналына үткән 14 майда Нурлатта «Татар кызы - 2022» республика конкурсының зона этабы булып узган.8800
-
14 май 2022 - 10:19Яңачишмәлеләр «Аҗаган» («Зарница») спорт-патриотик уенының зона этабында 2 урынны яулаганнар Җиңү көненә багышланган спорт-патриотик уен Яңа Чишмә районында 13 майда булып узган. «Аҗаган» уенында җиде район командалары (Яңа Чишмә, Чистай, Чирмешән, Спас, Алексеевск, Әлки һәм Нурлат) көч сынашкан.10000
-
14 май 2022 - 10:15Яңа Чишмә районы укучысы Россия Федерациясенең талантлы балалары реестрына кертелгән Ленино мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Талипова Әлфинә инглиз телендә «Душа России миру шепчет» дип исемләнгән республика шигырь сөйләүчеләр конкурсында җиңүче булган.13100
-
13 май 2022 - 11:56«...Солдатта булган диләр» Яңа Чишмәдә яшәүче, күптән түгел генә армиядән кайткан Георгий Флягин үзенең хезмәте турындагы тәэсирләре белән уртаклаша.18100
-
12 апрель 2021 - 13:27Изге Рамазан ае белән! Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповның район мөселманнарына мөрәҗәгате һәм котлавы.
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
18 май 2022 - 08:08Акбүре авылының «Буыннар мирасы музее» уңышлы гына эшләп килә18 майда илдә Музейлар көнен билгеләп үттеләр.600
-
15 май 2022 - 05:15Анна Петровичева: «Мин кечкенәдән үк әрсез» 15 майда Петровичева Анна Адамовна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.11000
-
16 май 2022 - 19:46Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче берәү ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.10300
-
17 май 2022 - 11:59Черемухово мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Корнева Ксения А. М. Бутлеров исемендәге III Республика фәнни - гамәли конференциясе лауреаты булган Проектның оригиналь темасы: «Рус, татар һәм инглизләрнең туй традицияләре: охшашлыклар һәм аерымлыклар».9100
-
15 май 2022 - 10:12Яңа Чишмә районы кызы «Татар кызы - 2022» республика конкурсының ярымфиналына үткән 14 майда Нурлатта «Татар кызы - 2022» республика конкурсының зона этабы булып узган.8800
-
17 май 2022 - 13:12Яңачишмәлеләр тарафыннан тавыш бирүгә иң яхшы өч балалар рәсеме куелды 16 майда «Мой путь в ГТО» дип исемләнгән балалар проектлары конкурсының муниципаль этабы тәмамланган.8700
-
16 май 2022 - 20:3719 майда Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе узачак 2022 елның 19 маенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Яңа Чишмәдә чираттагы «Тоннель» операциясе үткәреләчәк.8600
-
17 май 2022 - 12:0316 майда «Алтын ачкыч» балалар бакчасында өмә үткәрелгән Хезмәткәрләр өмәдә актив катнашканнар, чәчәкләр утыртканнар, территорияне төзекләндергәннәр.8100
-
16 май 2022 - 15:43Бүген Яңа Чишмә районының элеккеге башлыгы Виталий Макаров үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә Виталий Петрович Макаров Яңа Чишмә районын торгызуга зур өлеш керткән. Бүген, 16 майда, 1983 елдан 1993 елга кадәр безнең Яңа Чишмә районында җитәкче вазыйфаларда эшләгән һәм аны торгызуга зур өлеш керткән Виталий Петрович Макаров үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.7600
-
16 май 2022 - 19:49Яңа Чишмә районында туып-үскән ханым фронтовик-бабаларын искә ала Түбән Камада гомер итүче Любовь Казакова редакциягә үзенең Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнары турында язган.7600
-
17 май 2022 - 13:18Иң мөһиме - кешеләр гомерен саклау Мәктәп директорлары катнашындагы юл хәрәкәте иминлеге (ЮХИ) буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.5700
-
17 май 2022 - 18:42Машина йөртү хокукларының гамәлдә булуы озайтыла РФ Хөкүмәте карары нигезендә машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булуы өч елга озайтыла.3400
-
18 май 2022 - 08:08Акбүре авылының «Буыннар мирасы музее» уңышлы гына эшләп килә 18 майда илдә Музейлар көнен билгеләп үттеләр.600
-
16 май 2022 - 20:3719 майда Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе узачак 2022 елның 19 маенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Яңа Чишмәдә чираттагы «Тоннель» операциясе үткәреләчәк.8600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика