Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тотрыклы үсешне дәвам итәргә

    12 февральдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 32 нче утырышы булып узды, анда 2013 елгы эш йомгаклары каралды һәм 2014 елга бурычлар билгеләнде. Доклад белән район башлыгы Вячеслав Козлов чыкты. Совет утырышы эшендә Татарстан Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Алексей Песошин катнашты һәм чыгыш ясады.

    Утырыш башланганчы Алексей Песошин район башлыгы белән бергә "Козлова М.И." КФХ-ның яңа товарлыклы-сөтчелек фермасында булды, анда бүгенгесе көндә терлекчелек өчен бөтен шартлар да тудырылган, кул хезмәте бик аз калган, күрсәткечләр дә югары. Аннан алар һәлак булган сугышчы-якташларыбыз һәйкәленә чәчәкләр салдылар, хакимият бинасы фойесында Алексей Песошинны мәгълүматый стеналарда район күрсәткечләре белән таныштырдылар.
    Совет утырышында тагын Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, Татарстанда хайваннар дөньясын саклау, объектларыннан файдалану Идарәсе начальнигы Дмитрий Иванов, Президент Аппараты, Дәүләт Советы һәм ТР Министрлар Кабинетыннан җаваплы хезмәткәрләр, республика министрлыклары һәм ведомстволарыннан вәкилләр, "Просто молоко" ИК, район территориясендә урнашкан нефть компанияләре вәкилләре, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек начальниклары, прокурор, район судьясы, полиция бүлекчәсе начальнигы, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык, предприятие, социаль тармак җитәкчеләре, район эшмәкәрләре катнашты. Утырыш башланганчы Яңа Чишмә районы турында документаль фильм күрсәтелде.
    Районның социаль-икътисадый үсеш йомгаклары турындагы исәп-хисап доклады белән район башлыгы Вячеслав Козлов чыкты. Докладта 2013 елда тулаем территориаль продукт 9,2 млрд. сум тәшкил итте, дип билгеләп үтелде, ул 2012 елгы дәрәҗәдән бераз күбрәк. Эшкәртү производствосының, авыл хуҗалыгы һәм транспортның өлеше арту күзәтелә, бу юнәлешләрдә эш дәвам иттереләчәк.
    Нефть тармагында 550 кеше эшли (бу эшкә яраклы халыкның 8%-ы), ел дәвамында 1,1 млн.тонна нефть чыгарылган, бу 2012 елдагы күрсәткечтән азрак (94%).
    Районда хуҗалык эшчәнлеге алып баручы субъектлар арасында кече һәм урта бизнеска 53,6% туры килә, аларда 1200 гә якын кеше эшли, уртача хезмәт хакы 19,5 мең сум. Алардан 25 млн. сумнан артык салым җыелган. Икътисадның үсешенә кулланучылар секторы да шактый өлеш кертә - 130 сәүдә ноктасында ел дәвамында 919 млн.сумлык товар сатылган. Җан башына товар әйләнеше 65,8 мең сум тәшкил итә (2012 елдагыдан 8,1 мең сумга күбрәк). Халыкның тормыш дәрәҗәсен аның керемнәре чагылдыра - ул җан башына аена уртача 11815 сум тәшкил итә. Район буенча уртача хезмәт хакы - 20365 сум.
    АПК үсешенә йомгак ясап, докладчы, авыл хуҗалыгы оешмаларында 1116 кеше хезмәт куя, ике эре агрофирма, 70 тән артык КФХ уңышлы гына эшләп киләләр, дип билгеләп үтте. Терлекчелектә эшләр җайлы барса да, 100 га авыл хуҗалыгы җирләренә исәпләгәндә, продукция җитештерү һәм терлекләрнең баш саны (плотность) уртача республика күрсәткеченнән шактый түбән. Хуҗалыкларның акчалата выручкасы 651 млн.сум (1 хезмәткәргә - 583 мең сум, 2012 елгы дәрәҗәдән 23%ка күбрәк) тәшкил итә.
    Соңгы елларда районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дә ныклы игътибар бирелә. Бу аз чыгымнар сорый торган нәтиҗәлелеге югары булган җитештерү тармагы. Халыкның гомуми керемнәрен исәпләгәндә, аның 100 млн.сумы шәхси йортлардан сатылган продукциягә туры килә, бу малларның баш саны арту белән дә аңлатыла.
    ШЯХ-ны үстерүдә кредитлар бирү стимул булып тора. Барлыгы 280 млн.сумлык 1644 кредит алынган (100 хуҗалыкка 32 кредит).
    (Ахыры. Башы 1 биттә)
    Демография турында сөйләгәндә район башлыгы халыкның табигый кимүен, туучыларның артуын билгеләп үтте (2013 елда 216 бала туган, бу 2012 елдагыдан 24 кә күбрәк). Докладта төзелеш оешмаларының эшенә анализ ясалды, 6117 кв.м торак сафка бастырылган, 12 км-дан артык суүткәргеч челтәрләр, ФАП-лар, мәктәпләр, МЙ-ры ремонтланган, Чертушта яңа клуб төзелгән.
    - Районнарга ярдәм күрсәтү программасы өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт, - диде Вячеслав Козлов. - Шуның аркасында район үзгәрә, хәер, эшлисе эшләр дә күп әле.
    Докладчы шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау, мәдәният һәм спорт, хокук саклау органнары учреждениеләренең эшләренә җентекле анализ ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. Иң мөһиме - икътисадны үстерү. АПК өлкәсендә исә терлекләрнең баш санын, ит, сөт җитештерүне үстерү һәм авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакларын 13 мең сумга кадәр арттыруны тәэмин итәргә кирәк.
    ШЯХ-ны үстерүгә кредитлар алу буенча эшне активлаштырырга, кече һәм урта бизнесны үстерергә, медицина ярдәменең сыйфатын арттырырга һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек алып барырга кирәк.
    Доклад буенча фикер алышуда район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов, "Кулон-торг" ҖЧҖ директоры Әлфия Сафонова, Архангел авыл җирлеге башлыгы Нина Сердюк һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин катнашты.
    - Үткән 2013 ел Казанда Универсиада үткәрү белән истә калды, - диде үз чыгышында республиканың Премьер-министр вазыйфасын башкаручы Алексей Песошин. - Объектларны әзерләүдә һәм яшьләрнең бөтендөнья форумын үткәрүдә сезнең районның да өлеше зур, бик зур рәхмәт сезгә, диде.
    Гомумән, 2013 ел республика өчен уңышлы булды дип билгеләп үтте ул. Алексей Песошин сәнәгать үсеше, республикада нинди проектлар эшләнгән, торак, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, юллар төзелеше һәм капиталь ремонтлау һ.б. программаларның ничек үтәлүе турында сөйләде. "Билгеләнгән программа кысаларында республикадан ярдәм дәвам итәчәк", - дип искәрде ул. Шулай ук Әдәмсә юллар чатына светофор урнаштыру (бу урында ЮТҺ еш була) һәм Архангел Бистәсендәге Шушма елгасы аркылы куелган күперне республика балансына алу буенча район башлыгы тарафыннан бирелгән сорауларны контрольгә алырга вәгъдә итте.
    Сезнең район республиканың муниципаль берәмлекләре арасында җиденче урынны били, тик ирешелгәннәр белән генә тынычланып калмаска кирәк, - дип ассызыклады Алексей Песошин. - Кече һәм урта бизнесны тагы да максатчан үстерергә, яшь белгечләрне җәлеп итеп "Лизинг-грант", ШЯХ-ны, КФХ һәм гаилә фермаларын үстерү программаларының мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга кирәк.
    Утырыш азагында Алексей Песошин индивидуаль эшмәкәр Людмила Арбузовага, "Татарстан" а/ф-ның Әдәмсә бүлеге токаре Таисия Дорофеевага Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын, Чабаксар авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Наталья Ермолаевага Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Вячеслав Козлов исә РҮХ шәфкать туташы Әсәрия Шәйхетдиновага һәм район мәгариф бүлегенең педагог-психологы Ләлә Усмановага район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: