Төп чыршыны ачу тантанасында конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр
28 декабрьдә РМЙ каршындагы мәйданда тантаналы шартларда районның төп чыршысын ачу чарасы булып үтте.
Агымдагы елда яңа ел алды бәйрәм программасы район үзәге буйлап Кыш бабайлар автойөреше, аларның учреждениеләр һәм оешмалар коллективларын котлауларыннан башланып китте. Аннан соң мәдәният һәм ял паркында яшьләр эшләре бүлеге хезмәткәрләре яңа ел квесты - конкурслар үткәрделәр, ә аннары шугалакта узган шоу-чарасыннан соң Кыш бабайлар РМЙ каршындагы мәйданда үзләренең резиденцияләрен күрсәттеләр һәм монда районның төп чыршысы да ачылды.
РМЙ каршындагы мәйданны Яңа ел чыршысы һәм байтак кына кардан, боздан һәм фанердан ясалган матур-матур сыннар белән бизәгәннәр, шунда ук балалар өчен боз таучыгы да урнаштырылган, ә яктырткычлар белән бизәлеш тагы да шәбрәк килеп чыккан (ул узган еллардагыга караганда да матуррак.
Бу кичтә әлеге мәйданга җыелган яңачишмәлеләр агымдагы елда яңа ел бизәлеше бик матур һәм бәйрәмчә булуын билгеләп үттеләр.
Төп чыршыны тантаналы төстә ачу чарасы яңа ел турындагы дәртле җырлар башкарып, Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары катнашында районның иҗади коллективлары чыгышы белән башланып китте.
Мәйданга җыелучыларны район башлыгы Вячеслав Козлов җылы котлады.
- Без Яңа елны җитештерүнең барлык өлкәләрендә дә яхшы күрсәткечләр белән каршы алабыз, - дип билгеләп үтте ул.
- Хезмәтегез, туган районны яратуыгыз һәм чын күңелдән бирелгәнлегегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең аркада безнең район үсә, тагы да матурая һәм төзекләндерелә бара. Барлык район халкын Яңа ел белән котлыйм,сезгә аяз күк йөзе, ныклы исәнлек, уңышлар һәм барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын телим.
Аннан соң иң яхшы яңа ел алды бизәлеше буенча смотр-конкурска йомгак ясалды. Призлы урыннар алучыларга Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов акчалата сертификатлар тапшырды. Район үзәге оешмалары арасында 1 урын РҮХдә, 2 урынны ТР Казначылыгы, финанс палатасы һәм электр челтәрләре бүлеште, өч учреждение - райгаз, БСМ һәм шэ Ш.Ш. Сабиров - 3 урында. Кулланучылар базарындагы эшмәкәрләр арасында 1 урында шэ Н.П. Панфилова, 2 урында - шэ Л.А. Арбузова, 3 урында - шэ М.М. Әхмәтова. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары арасында Ленино мәктәбе - 1 урынны, Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасы - 2 урынны яулады, 3 урында берьюлы 4 учреждение: Красный Октябрь мәктәбе, Яңа Чишмә гимназиясе, Шахмайдагы «Ромашка» балалар бакчасы һәм Зирекледәге «Йолдыз» балалар бакчасы. Авыл җирлекләре арасында иң яхшы бизәлеш Петропавел АҖдә, 2 урында - Акъяр һәм Архангел АҖ 3 урында - Ленино, Екатерина һәм Тубылгытау авыл җирлекләре.
Райондагы шәхси йортлар арасында да җиңүчеләр билгеләнде, монда да халык үзләренең йортлары алдындагы территорияләрне бик тә матур итеп бизәгәннәр. 1 урын Шахмайдан Ризвановлар гаиләсенә бирелде, 2 урында - район үзәгеннән Ивановлар һәм Шәйхетдиновлар гаиләләре, 3 урында - Чертуштан Җиһингировлар һәм Яңа Чишмәдән Солововлар гаиләләре.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев