Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Төп игътибар – продукциянең сыйфатына

    1 фев­раль­дә Ар­хан­гел АМЙ-да 2013 ел­ның гыйн­ва­рын­да тер­лек­че­лек­тә­ге эш­ләр­гә нә­ти­җә ясау бу­ен­ча ху­җа­лык җи­тәк­че­лә­ре, зо­о­вет­бел­геч­ләр һәм авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры кат­на­шын­да ки­ңәш­мә бу­лып үт­те. Ки­ңәш­мә­не му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов үт­кәр­де.

    Ки­ңәш­мә баш­ла­ныр ал­дын­нан җы­е­лу­чы­лар "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ-нең ту­ды­ру бү­ле­ген һәм сы­ер­лар аб­за­рын ка­рап әй­лән­де­ләр. Тер­лек­че­лек тар­ма­гы мон­да тот­рык­лы та­быш би­рә, көн са­ен 4 тон­на­дан ар­тык сөт са­ты­ла (май­лы­лы­гы 4%тан ар­тык). Бөр­тек фу­ра­жы­на фер­мент­лар өс­тәп ту­лы кыйм­мәт­ле аша­ту оеш­ты­рыл­ган, со­лы са­лат­лан­ды­ры­ла, кир­тә аб­зар­лар­да са­лам эс­керт­лә­ре бай­так, сы­ер­лар да чис­та, ти­е­шен­чә ка­рал­ган. Бо­лар ха­кын­да баш зо­о­тех­ник Алек­сей Ку­чинс­кий сөй­лә­де.

    Ан­нан соң сүз җир­ле МЙ-да дә­вам ит­те. Гыйн­вар­да­гы эш нә­ти­җә­лә­ре­нә ана­лиз бе­лән ра­йон авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се на­чаль­ни­гы Сер­гей Ба­ра­нов чы­гыш яса­ды.

    МЭТ-нең баш са­ны - 15559 (шул исәп­тә сы­ер­лар 5546 баш), ар­тым бер ай­га 214 баш тәш­кил ит­кән. Әле­ге план­да "Та­тарс­тан" һәм "Ку­лон" а/ф, "Са­вель­ев А.А.", "Вә­ли­ев Ф.Р." һәм "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ-лар ях­шы эш­лә­гән­нәр.

    Дуң­гыз­лар­ның баш са­ны да арт­кан һәм 1105 баш тәш­кил итә. "Зу­бов В.С." һәм "Су­во­ров А.С." КФХ-лар­да күр­сәт­кеч­ләр ях­шы.

    Са­рык­лар­ның баш са­ны ра­йон бу­ен­ча 5305 баш тәш­кил итә, шу­ның 90%тан ар­тыг­ра­гы ике КФХ-да - "Коз­лова М.И." һәм "Ар­хан­гельс­ко­е" да, "С­ко­ков Н.А.", "Ка­дый­ров И.К.", "Ки­се­ле­ва Н.А." КФХ-лар­да да са­рык­лар үр­че­тә баш­ла­ган­нар. Бер ай­да 1700 тон­на сөт җи­теш­те­рел­гән, бу 2012 ел дә­рә­җә­сен­нән аз гы­на күб­рәк. "Та­тарс­тан" а/ф-да на­чар­рак эш­ли­ләр, ә ме­нә "Коз­ло­ва М.И.", "Вә­ли­ев Ф.Р.", "Ар­хан­гельс­ко­е", "Са­вель­ев А.А.", "Нур­ха­мә­тов З.М." КФХ-лар­да са­вым ях­шы. Ае­на бер сы­ер­дан ур­та­ча са­вып а­лын­ган сөт 334 ки­лог­рамм тәш­кил итә. "Зу­бов В.С." (418), "Ар­хан­гельс­ко­е" (395) һәм "Коз­ло­ва М.И." (393 кг) КФХ-лар­да са­вым юга­ры. Шул ук ва­кыт­та "Әх­мәт­вә­ли­е­ва Г.Г." КФХ да - 140 кг, "Та­тарс­тан" а/ф-да -219, "С­ко­ков Н.А." КФХ да - 252 кг.

    Чы­гыш ясау­чы бил­ге­ләп үт­кән­чә, сөт са­ву тех­но­ло­ги­я­сен үтә­мәү сә­бәп­ле 40%ка якын сөт юга­ла.

    Иң юга­ры ур­та­ча тәү­лек­лек ар­тым (МЭТ), "Са­дый­ков М.Х." КФХ да - 750 грамм, "Зу­бов В.С." КФХ да - 703, "Та­тарс­тан" а/ф-да - 658, "Ку­лон" а/ф-да - 660 грамм. Иң тү­бә­не "Нур­ха­мә­тов З.М." КФХ-да - 442 грамм, ә ра­йон бу­ен­ча - 655 грамм.

    Дуң­гыз­лар ара­сын­да иң ях­шы ур­та­ча тәү­лек­лек ар­тым "Са­вель­ев А.А." һәм "По­рец­кий С.Н." КФХ-лар­да - 440 грамм, ә "Хорь­ков А.А." һәм "Са­дый­ков М.Х." КФХ-лар­да - 320-350 грамм тәш­кил итә.

    Гыйн­вар­да 626 баш бо­зау һәм бар­лы­гы 60 баш дуң­гыз ба­ла­сы алын­ган.

    Са­ты­ла тор­ган тер­лек­ләр­нең ур­та­ча тап­шы­ру авыр­лы­гы төр­ле: әгәр "Коз­ло­ва М.И.", "Нур­ха­мә­тов З.М.", "А­ни­си­мов О.А.", "Вә­ли­ев Ф.Р." КФХ-лар­да һәм "Та­тарс­тан" а/ф-да авыр­лык­ла­ры 430-510 ки­лог­рамм­нан да ким­рәк бул­ма­ган тер­лек­ләр сат­са­лар, "С­ко­ков Н.А.", "Са­дый­ков М.Х." КФХ-да һәм "Ку­лон" а/ф-да әле­ге авыр­лык ни­ба­ры 130-200 ки­лог­рамм гы­на тәш­кил итә.

    Гыйн­вар ае өчен тер­лек­че­лек­тә­ге икъ­ти­са­дый күр­сәт­кеч­ләр бе­лән ра­йон авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се баш икъ­ти­сад­чы­сы Эн­җе Шәй­дул­ли­на та­ныш­тыр­ды. Фай­да­ла­ны­ла тор­ган 100 га авыл ху­җа­лы­гы җир­лә­ре­нә ка­ра­та сөт җи­теш­те­рү 16 цент­нер тәш­кил итә. Иң юга­ры нә­ти­җә "Са­вель­е­ва Л.И." һәм "Зу­бов В.С." КФХ-лар­да - 60шар цент­нер, ә ме­нә "Ку­лон" а/ф- - 7, "Әх­мәт­вә­ли­е­ва Г.Г." - 4, "Са­дый­ков М.Х." КФХ да - 13 цент­нер.

    Фай­да­ла­ны­ла тор­ган 100 га авыл ху­җа­лы­гы җир­лә­ре­нә ка­ра­та МЭТ ите җи­теш­те­рү 2 цент­нер тәш­кил итә, Л.И. Са­вель­е­ва­да - 13, В.С. Зу­бов­та - 5, М.И. Коз­ло­ва­да - 4,4 цент­нер. Иң тү­бән күр­сәт­кеч­ләр - 0,3­тән алып 1,8 цент­нер­га ка­дәр - "Ку­лон" а/ф, "Әх­мәт­вә­ли­е­ва Г.Г." һәм "Нур­ха­мә­тов З.М." КФХ-лар­да.

    Кон­ди­ци­я­сез тер­лек са­ту­дан бул­ган югал­ту­лар ра­йон бу­ен­ча 4 млн. сум­нан ар­тык тәш­кил ит­кән (шул исәп­тә "С­ко­ков Н.А." - 480 мең сум, "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ - 410 мең сум, "Ку­лон" һәм "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­ла­рын­да 1,3 һәм 1,0 млн. сум).

    Ра­йон авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се­нең са­тып алу­лар бу­ен­ча кон­суль­тан­ты Эн­җе Гый­на­тул­ли­на гыйн­вар­да җи­теш­те­рел­гән про­дук­ци­я­нең сый­фа­ты­на ана­лиз яса­ды. Юга­ры май­лы­лык­та­гы сөт са­ту хи­са­бы­на ху­җа­лык­лар­га өс­тә­мә 200 тон­на сөт языл­ган. "Та­тарс­тан" а/ф-ның Чер­туш бү­лек­чә­сен­дә, "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ һәм "Ку­лон" а/ф-да сөт­нең май­лы­лы­гы 4%тан ар­тыг­рак. Бер кг сөт­нең ур­та­ча са­ту бә­я­се 13 сум 10 ти­ен. Иң тү­бә­не - 11 сум ти­рә­се - "Та­тарс­тан" а/ф-ның Әдәм­сә һәм Сос­нов­ка бү­лек­чә­лә­рен­дә, ә иң юга­ры­сы - 15 сум­нан да ар­тыг­ра­гы - "С­ко­ков Н.А." КФХ-да һәм "Ку­лон" а/ф-да.

    Бы­ел­гы­сы ел­дан баш­лап ба­ры тик юга­ры һәм I сорт­лы сөт­кә ге­нә суб­си­ди­я­ләр би­ре­лә­чәк (якын­ча 1 кг сөт­кә 2 һәм 0,7 шәр сум). Шу­ңа кү­рә нәкъ ме­нә җи­теш­те­ре­лә тор­ган про­дук­ци­я­нең сый­фа­ты­на ае­ру­ча игъ­ти­бар итәр­гә ки­рәк. Ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов ки­ңәш­мә­гә йом­гак яса­ган­да җы­е­лу­чы­лар­ның игъ­ти­ба­рын ме­нә шу­ңа юнәлт­те. Бү­ген "Ку­лон" а/ф бар­лык сөт­не юга­ры сорт бе­лән, "Вә­ли­ев Ф.Р.", "Зу­бов В.С.", "Коз­ло­ва М.И." КФХ-лар да 80-85 шәр про­цент сөт­не юга­ры сорт бе­лән тап­шы­ра­лар. Ә ме­нә "Та­тарс­тан" а/ф-да сөтнең 20%-ы, ә З.М. Нур­ха­мә­тов­та һәм М.Х. Са­дый­ков­та сөтнең 30-33 про­центы II сорт белән тапшырыла, ди­мәк мо­ңа бер ти­ен дә суб­си­дия бул­ма­я­чак, зы­янга эшләү бе­лән бер­гә югал­ту­лар да зур бу­ла ди­гән сүз.

    Ра­йон баш­лы­гы тер­лек­ләр­нең про­дукт­лы­лы­гын ки­ме­тү өчен бер­нин­ди дә сә­бәп­ләр юк, фә­кать фер­мент­лар, ми­не­раль өс­тә­мә­ләр, бар­да­лар, па­то­ка (бә­рәң­ге ба­лы) кул­ла­нып ту­лы кыйм­мәт­ле аша­ту, сы­ер­лар­ны са­ву, аша­ту, ка­рау тех­но­ло­ги­я­лә­рен үтәү һәм да­и­ми конт­роль ге­нә ки­рәк, дип бил­ге­ләп үт­те.

    Азат Мусин

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: