Тәҗрибәле һәм намуслы механизатор
Комбайнчылар арасында хезмәт ярышының беренче бишкөнлегендә “Вәлиев Ф.Р.“ КФХ дан Михаил Козырев алдынгы булды һәм район башлыгы Вячеслав Козлов аңа лаеклы премияне тапшырды.
Михаил Алексеевск аграр колледжының Яңа Чишмә филиалында механик булып эшли һәм ел саен урып-җыю эшләре вакытында комбайн штурвалы артына утыра.
- Безнең филиал инде берничә ел килешү нигезендә Фәргат Вәлиевның фермер хуҗалыгы белән эшли, - диде Михаил Козырев. - Аның комбайннарында ( филиалның үз комбайннары юк) безнең укучылар производство практикасы уза, шулай ук үзебезнекен дә, фермер хуҗалыгы кырларын да җыештырабыз.
Менә инде 11 нче ел рәттән Михаил урып-җыю эшләре вакытында СК-5 “Нива“ комбайнында “Вәлиев Ф.Р.“ КФХ да комбайнчы булып эшли һәм югары нәтиҗәләр күрсәтә.
- Тәҗрибәле һәм намуслы механизатор техниканы һәрьяклап яхшы белә, инде яңа булмаган комбайнны урак өстенә үзе әзерли һәм беркайчан да җитди ватылулар булганы юк, - ди КФХ башлыгы Фәргат Вәлиев.
2017 ел нәтиҗәләре буенча Михаил Козырев (рәсемдә сулда) комбайнчылар арасында республика конкурсында алдынгы булган һәм 100 мең сум премия белән бүләкләнгән.
Агымдагы елда да ул сынатмый. Урып-җыю эшләренең беренче көннәрендә үк 320 тоннадан артык бөртек суктырган. Бу көннәрдә аның бераз “ял“ вакыты, чөнки сабан бодае әле өлгереп бетмәгән һәм ул мастер Иван Янов белән берлектә үзенең төп эшендә – филиалда көзге игеннәрне чәчүгә МТЗ-1221 тракторын әзерли.
Азат Мусин.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев