Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

Рус Тат
Көн темасы

Тәртип бозучыларга штраф салынган

2014 елда районның кайбер сәүдә нокталарында алкоголь һәм составында спирт булган продукцияләр әйләнеше һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәләрендә законнар җыелмасын бозу очраклары ачыкланган. 10 кибеттә (шәхси эшмәкәрләр: Г.С. Таһирова, Ә.М. Әхсәнов, Г.Р. Исмәгыйлова, Н.П. Панфилова, Б.И. Поляков, Р.Х. Ибраһимов, Л.С. Добрынина, И.А. Удиряков, Н.А. Белькова, "Агроторг" ҖЧҖ) яраклылык вакыты чыккан...

2014 елда районның кайбер сәүдә нокталарында алкоголь һәм составында спирт булган продукцияләр әйләнеше һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәләрендә законнар җыелмасын бозу очраклары ачыкланган.
10 кибеттә (шәхси эшмәкәрләр: Г.С. Таһирова, Ә.М. Әхсәнов, Г.Р. Исмәгыйлова, Н.П. Панфилова, Б.И. Поляков, Р.Х. Ибраһимов, Л.С. Добрынина, И.А. Удиряков, Н.А. Белькова, "Агроторг" ҖЧҖ) яраклылык вакыты чыккан товарларны сату очраклары ачыкланган. Кибет хуҗаларына җәза - 1000 сумнан алып 10000 сумга чаклы штраф салынган.
Тиешле лицензиясе һәм билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган алкоголь продукцияләрен сату очраклары өчен шэ Г.Г. Нуретдинова 4000 һәм 10000 сум штрафка тартылган. Шулай ук тиешле лицензиясе булмаган килеш алкоголь продукциясе саткан өчен шэ И.А. Удиряков 4 мең сум штрафка тартылган, тиешле билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган алкоголь продукцияләрен саткан өчен А.С. Пустоваловка карата административ эш мировой судка җибәрелгән.
Алкоголь продукциясен ваклап сату турындагы декларацияләрдә төгәл булмаган мәгълүматлар өчен "Фирма "Раздолье" ҖЧҖ-га һәм "Александр" ҖЧҖ-гә күрсәтмәләр бирелгән. Болардан тыш, "Фирма "Раздолье" ҖЧҖ-гә тиешенчә рәсмиләштерелгән документлардан башка алкоголь проФдукцияләрен сату фактларын бетерергә беркетмә язылган. Өйдә әзерләнгән эчемлекләр саткан Ф.Х. Зульмиев һәм В.И. Павловскаялар 3 әр мең сум штрафка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев