Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Туганнары, җавап бирегез!

    Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалының эзләнүләр төркеме әгъзасы Рәхимулла Гарифуллин (Яшел Үзәннән) геройларча батырлык күрсәткән өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән ТАССРның Яңа Чишмә район хәрби комиссариаты тарафыннан хезмәткә чакырылган һәм фронтка җибәрелгән якташлар турында редакциягә яңа мәгълүматлар җибәргән. Гайфетдинов Исмаил Җәләлиевич, 1905 елны Ерыклы авылында туган, гвардия майоры,...

    Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалының эзләнүләр төркеме әгъзасы Рәхимулла Гарифуллин (Яшел Үзәннән) геройларча батырлык күрсәткән өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән ТАССРның Яңа Чишмә район хәрби комиссариаты тарафыннан хезмәткә чакырылган һәм фронтка җибәрелгән якташлар турында редакциягә яңа мәгълүматлар җибәргән.
    Гайфетдинов Исмаил Җәләлиевич, 1905 елны Ерыклы авылында туган, гвардия майоры, ВКП (б) әгъзасы, яраланган, 18 - Армиянең сәяси часть буенча командир урынбасары. "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале, 2 дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән.
    Гурьянов Михаил Степанович, 1918 елны Рус Чабаксары авылында туган, старшина, миномет расчеты командиры. "1 дәрәҗә Ватан сугышы партизанына", "Батырлык өчен" медальләре, һәлак булганнан соң - 1944 елның октябрь аенда 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. 1944 елның 4 сентябрендә сугышта һәлак булган.
    Гуткин Фаддей Иосифович, 1924 елны Полоцк шәһәрендә (Белоруссия) туган, гвардия лейтенанты, укчылар взводы командиры. Үлгәннән соң 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, Ленинград өлкәсендә туганнар каберлегендә җирләнгән. Әтисе Гуткин Иосиф Фаддеевич Яңа Чишмәдә, Совет урамында 143 нче йортта яшәгән.
    Дубровин Яков Петрович, 1916 елны Ленино авылында туган, старшина, артполк орудиесе командиры. ВКП(б) әгъзасы, 1941 елны яраланган. Выборг янында Маннергейм линиясен өзү өчен барган сугышларда катнашкан өчен 3 дәрәҗә Дан ордены, 1945 елны 2 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. 1995 елны вафат булган. Әдәмсә авылында җирләнгән.
    Кукарин Петр Григорьевич, 1924 елны Благодатное авылында туган, рядовой, 1943 елны каты яраланган, сапер, 2 нче Украина фронты. Разведрота белән берлектә эш итеп Ойлы-Варлуй районын (Венгрия) 350 минадан зарарсызландырган. Шушы батырлыгы өчен 3 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. Венгриядә һәлак булган, шунда ук җирләнгән.
    Лапшин Леонид Андреевич, 1923 елда Яңа Чишмәдә туган, ВКП (б) әгъзасы, өч тапкыр җиңелчә яралана, гв. өлкән лейтенанты, танк батальоны взводы командиры, 27 армиядә, 2 Украина фронтында сугышкан. 1 дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнгән.
    Насыйбуллин Нәгыйм Насыйбулла улы, 1914 елда Тубылгы Тау авылында туган, ике тапкыр яралана, гвардия өлкән сержанты, танкларга каршы истребительләр дивизион орудие командиры, 18 Армия, 4 Украина фронты. "Сталинградны саклаган өчен" медале, 2 һәм 3 дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән.
    Пантелеев Павел Николаевич, 1925 елда Волчья Бистәсендә туган, гвардия өлкән сержанты, танк корпусы штабында канцелярия эшләрен алып бару мөдире, 1 Украина фронты. "Батырлык өчен" ике медале һәм 1 һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. 1945 елда сугыш вакытында гвардия полк байрагын һәм немец десанты белән барган сугышта сер итеп тотылган документларны саклап калган.
    Сәлахетдинов Минвәли Мингали улы, 1926 елда туган, кече сержант, разведчик, 1 Белоруссия фронты. Кызыл Йолдыз һәм 2 һәм 3 дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән.
    Тюгаев Сергей Фадеевич, 1925 елда Яңа Чишмәдә туган, кече сержант, зенит орудиесе командиры, 2 нче Балтик буе фронты. 1944 елның 13 октябрендә дошман авиациясе һөҗүм иткән вакытта, мөһим дәүләт һәм хәрби объектларны саклап, бомба ташларга ирек бирми. Ике аягы да нык яралана. Шушы батырлыгы өчен ул 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
    Шабалов Петр Сергеевич, Красновидово авылыннан, 1915 елда туган, РККА-да 1937 елдан бирле, майор, артиллерия начальнигы, 1 Украина фронты. 1-2 дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнгән.
    "ЯЧХ" туганнарының җавап бирүен сорый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: