Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төзекләндерү буенча икеайлык башланды

Күркәм традициягә тугры калып, һәр елны яз килгән саен район халкы, оешмалар һәм учреждение хезмәткәрләре йорт тирәләрен, урамнарны, административ бина тирәләрен, беркетелгән участокларны тәртипкә китерү, чистарту эшенә керешәләр һәм районыбызны ямьле итәләр.

22  мартта район башкарма комитеты тарафыннан 1 апрельдән 31 майга чаклы районның торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту эшләре буенча 2 айлык үткәрү турындагы карар кабул ителде. Шушы чорга үткәреләсе чаралар планы төзелеп, район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов җитәкчелегендә оператив штаб оештырылды.
Чаралар планы буенча территорияләрне, паркларны, скверларны, юл буйларын, посадка, елга, күлләр, чишмә, производство базалары тирәләрен җыештыру-чистарту, яшелләндерү һәм агачлар утырту, юллардагы чокырларны ремонтлау, зиратларны төзекләндерү-тазарту, чәчәк түтәлләре ясау, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча байтак эшләр башкару ниятләнә.
Шул нисбәттән 5,20,30 апрельдә һәм 17 майда  шимбә өмәләре үткәрү, атна саен чәршәмбе көннәрендә административ биналар янындагы территорияләрне чистарту эшләре планлаштырыла.
Ринат Фәсахов җитәкчелегендә район штабы  икеайлыкның  барышын контрольдә тотачак һәм юнәлеш бирәчәк.
Икеайлык барышында районның административ комиссиясе даими рейдлар үткәрәчәк. Җирлек территорияләрен төзекләндерүдә муниципаль кагыйдәләрне  һәм калдыкларны урнаштыру кагыйдәләрен бозган очракта, комиссия гражданнарга 2 мең сумнан башлап 3,5 мең сумга кадәр, урындагы  кешеләргә 15 мең сумнан башлап 30 мең  сумга, юридик шәхесләргә 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штрафлар салырга мөмкин.
“Яңа Чишмә ТКХ” МУП һәм “Экосервис” АҖ гә чүп-чарны оператив төстә чыгару буенча махсус техниканың нәтиҗәле эшен оештыру йөкләнгән, контейнер мәйданчыкларын чисталыкта тотарга. Без, район халкы да коммуналь хезмәткәрләр хезмәтен хөрмәт итәргә тиешбез, чүп-чар тулы пакетларны контейнерлар янында бәреп калдыру бер дә матур күренеш түгел (кайчакларда контейнер капкачларын ачарга иренәләр, мәйданчыкларны чүплиләр). 
Кече ватаныбыз өчен җаваплылык, иң элек, бергәләп аны ямьлерәк һәм уңайрак  итүгә омтылуда чагылыш таба.
Без  бергәләп үз йортыбызны, урамыбызны, авылны  чиста һәм төзек итәчәкбез. Районыбызның йөзе үзенең кабатланмас матурлыгы белән безне, яңачишмәлеләрне генә түгел, ә район кунакларын  да сөендереп торсын өчен барысын да эшләрбез.
Туган ягыбыз хакына безнең тырышлыгыбыз районның уңышлы үсешенә нигез булып торачак.


Азат МУСИН   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев