Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уңышның биштән бер өлеше урып-җыелган

Район кырларында урып-җыю эшләре көннән-көн киң колач ала бара. Хәзер барлык культуралар да, сабан бодаеннан кала, өлгергән (бөртекнең дымлылыгы 22% тан да артык түгел), югалтуларга юл куймас өчен аларны тиз арада урып-җыярга кирәк.

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 15 августка район буенча бөртеклеләр барлык җыеп алынасы мәйданның 20%ында суктырылган - 10 мең гектардан артык. - Хәзер арыш, көзге бодай һәм арпа суктыралар, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. - Бөртеклеләр уңышы яхшы- гектарыннан 30 центнердан артык, көзге игеннәр гектарыннан 35-40 центнер уңыш биргән участоклар да бар.
Фермерлар Фәргат Вәлиев, Владимир Зубов һәм Николай Скоковлар арыш суктыруны төгәлләгәннәр дә инде, "Козлова М.И." һәм "Архангельское" КФХ-да борчак урып-җыюны төгәллиләр. "Аксу-Агро" ҖЧҖ-дә әлеге кыйммәтле культурадан (борчактан) бик тә яхшы уңыш үстергәннәр. Моңа элиталы орлыклар чәчү, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы үзвакытында эшкәртү алып бару аркасында ирешелгән.
Газета укучыларыбызга хәбәр иткәнебезчә, район башкарма комитеты тарафыннан игеннәрне урып-җыю чорында комбайнчыларга һәм шоферларга матди кызыксындыру чаралары эшләнгән.
Үткән атна азагында бишкөнлеккә нәтиҗәләр ясалган, район башлыгы Вячеслав Козлов һәм Леонид Богомолов җиңүчеләргә кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.
"Мега", "Лексион" һәм "Тукано" комбайннары арасында "Кулон" а/ф комбайнчысы Сергей Муханов алдынгы булып тора, ул ярдәмчесе - әтисе Федор МУХАНОВ белән урып-җыю эшләре башланганнан бирле 325 тонна бөртек суктырган("Мега" комбайны).
"Акрос" һәм "Дон" комбайннары арасында шул ук агрофирмадан комбайнчы Владимир ГАРЕВ бишкөнлек алдынгысы булган, ул үзенең ярдәмчесе - ир туганы Александр белән урып-җыю башланганнан бирле 370 тонна бөртек суктырган ("Акрос-530" комбайны).
"Нива" һәм "Енисей" комбайннары арасында "Вәлиев Ф.Р." КФХ-дан Михаил Козыревның күрсәткечләре иң яхшысы, ул СК-5 "Нива" комбайнында 130 тонна бөртек суктырган.
Шоферлар арасында "Кулон" а/ф-дан МАЗ шоферы Сергей Куприянов комбайннардан ындыр табагына барыннан да күбрәк бөртек ташыган - аның күрсәткече 495 тонна.
Район хуҗалыклары кредитларны каплау исәбенә Чистай элеваторына бөртек тапшыра башлаганнар. 15 август көненә "Скоков Н.А." һәм "Архангельское" КФХ дан 400 тоннадан артык бөртек илтеп тапшырылган.
Көзге игеннәр чәчәр вакыт та җитте, әлеге эшне 16 мең гектардан артык мәйданда башкарырга кирәк. Хәзер чәчү өчен җир әзерләү һәм орлык хәзерләү эше бара. Орлыкны күчмә фондтан файдалану кирәк, әгәр яңа уңыштан икән, шыту сәләтен арттыру өчен алар 7-10 көн ятырга тиеш.
Әлегә көннәр бик матур тора, август ахырына бөртекле культураларның шактый мәйданында урып-җыю эшләрен башкару өчен барлык ресурслардан максималь төстә файдаланырга кирәк.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев